Accessibility links

Медиа: Кол Шәрифне төзегән төрек ширкәте дә "ак исемлек"кә кергән


Кол Шәриф мәчете
Кол Шәриф мәчете

Русиядә эшләрен дәвам итәчәк Төркия ширкәтләре исемлеге төзелгән.

Русия хөкүмәте Анкарага карата чикләүләр кертелгәч тә илдә эшли алачак ширкәтләр исемлеген төзегән. "Коммерсант" язуынча, исемлеккә эре төзелеш ширкәтләре кергән. Бу хакта газетка федераль түрә белдергән. Бу исемлек әлегә расланмаган һәм бу түрә белдерүенчә, анда Enka, IC Ictas, Renaissance Construction, Ant Yapi, Mebe һәм Odak Group ширкәтләре бар. Контрактлары тәмамлангач бу ширкәтләрнең Русиядән китү мөмкинлеге дә кире кагылмый.

Odak Казанда "Баскет-Холл"ны, Төркиянең Казандагы консуллыгы бинасын, "Park House"ны, Кол Шәриф мәчетен төзегән иде.

Быел җәй Odak-ны Мәскәүдә транспорт-күчеп утыру корылмаларын төзергә чакырдылар. "Коммерсант" язуынча Русиядә эшләүче төрек ширкәтләренең еллык гомум кереме 50 млрд сум тәшкил итә.

Чик бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч, Мәскәү һәм Анкара арарсында мөнәсәбәтләр кискенләште, Русия Төркиягә карата чикләүләр кертә башлады.

XS
SM
MD
LG