Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google 2015 елга нәтиҗә ясады


Google ширкәте, гадәттәгечә, узып баручы елда иң популяр булган эзләү сорауларын барлады.

Дөньяның иң популяр эзләү системы булган Google 2015 ел нәтиҗәләрен чыгара. Ел саен ул төп дөнья вакыйгалары һәм интернет-кулланучыларын борчыган сорауларны үз эченә алган "Бу ел эзләүдә" дип аталган видео тәкъдим итә.

Быел иң күп кызыксыну уяткан вакыйгалар арасында массачыл һәлакәтләр һәм спорт ярышлары булган. Париждагы террор гамәлләреннән соң аның турында 897 миллионнан артык кеше белешкән. Катманду җир тетрәвеннән соң "Непалга ничек ярдәм итим?" дигән сорау трендка чыкты, бу сорау 85 миллион тапкыр бирелде.

Елның иң әһәмиятле темалары арасында Оскар премиясе, вафат булган танылган шәхесләр, хатын-кызлар арасында футбол һәм регби чемпионатлары, Елизавета II-нең иң озак идарә иткән патшабикәгә әйләнүе кебек вакыйгалар да кергән.

Google елның иң танылган трендларын да барлады. Алар арасына, мисал өчен, күлмәкнең нинди төстә булуы турында интернетны каплаган бәхәс (70 миллион тапкыр эзләнде) һәм “Йолдыз сугышлар” фильмы (аның трейлерын 155 миллион тапкыр эзләделәр) керде.

Видеоязмадан тыш Google елның иң популяр эзләүләрне карау өчен махсус сәхифә ачкан. Анда иң күп бирелгән сорауларны илләр буенча да карап була. Мисал өчен, Русиядә иң күп эзләнгән темалар – Евровидение җыр бәйгесе, хоккей буенча дөнья чемпионаты, кояш тотылуы. Иң күп эзләнгән шәхесләр – Жанна Фриске, Полина Гагарина һәм Борис Немцов.

XS
SM
MD
LG