Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:50

Җылы һава һәм кризис сәбәпле Казанда чыршылар начар сатыла


Яңа ел бәйрәме алдыннан Казанда дистәләгән урында чыршы базарлары эшли башлады. Илдәге кризис һәм аномаль җылы һава торышы сәбәпле, Казанда чыршылар авыр сатыла икән. Азатлык хәбәрчесе башкалада чыршы сатучылар һәм алучылар белән аралашып кайтты.

Быел чыршы базарлары Казанның 19 ноктасында урнашкан. Без Мәскәү һәм Колхоз базарларындагы чыршы сатучылары белән аралаштык. Мәскәү базарында чыршыларны дүрт урында саталар. Чыршылар арасында нарат, пихта агачы да очрый. “Безнең чыршылар коелмый, алар искиткеч матур”, дип башлады сүзен Колхоз базарында ун ел чыршылар сатучы Юрий әфәнде.

“Агачларны махсус питомникта үстереп, Пермь өлкәсеннән алып кайтабыз. Халык күбесенчә тере чыршыларны алырга тырыша, чөнки өйдә таралган исе генә ни тора һәм ул үпкәләргә дә файдалы”, ди ул.

Чыршыларны гадәттә 31 декабрьгә кадәр саталар икән. Быел кризис һәм һава кинәт җылыну сәбәпле, чыршыларны аз алганнар. Шуңа сатучыларның финанс хәле дә катлауланган. Сатучы белдергәнчә, Колхоз базарында бәяләр былтыргы сыман калса да, чыршыларны алырга ашыкмыйлар.

“Доллар күтәрелсә дә, бәяләр шул ук калды. Безнең чырышылар 400 сумнан башлап 2000гә кадәр җитә. Гади чыршы һәм нарат куакларын 100 сумнан сатабыз. Чыршылар күбесенчә ял көннәрендә сатыла. Мондый көннәрдә алучылар сирәк”, ди Юрий әфәнде.

Башкаланың халык күп йөри торган икенче урыны - Мәскәү базарында чыршыларның бәяләре уртача 300-500 сумнан башлана. Кайда, кайсы якта үскәннәрен, кызганычка каршы, әйтмәделәр. Өч ел буе чыршылар сатучы Радим тере агачларны сатып алырга киңәш итә. Кризиска карамастан, аларда чыршы әйбәт сатыла икән. Шул ук базарда сатучы Светлана ханым киресен әйтә: атна уртасында чыршылар сатылмый, бер-икене генә алалар, сату өчен ял көннәрен көтәбез, ди ул. Сатучы әлеге хәлне кризис һәм җылы һава торышы белән бәйләде.

Эшкуарларның кайберләре видеога төшәргә теләмәде, төшкәннәре чыршылар сатырга кирәкле кәгазь-документларыбыз бар дип белдерергә ашыкты.

“Барлык сату эшләрен дә канун буенча башкарабыз, зәңгәр чыршылар гына сатылмый, аларны сатсаң – утырталар”, диде Колхоз базарында сатучы Юрий әфәнде.

Мөселманнар, сатучылар әйтмешли, “яулыкка уранган” кешеләр чыршыларны бик алмый икән. Гомумән, татарлар сирәк-мирәк алгалый, ә дини кешеләр бөтенләй юк, диләр. Сатучылар әлеге хәлнең ни белән бәйле икәнен белмиләр. “Бәлки Яңа елны үткәрмиләрдер, кеше гаиләсенә кереп тыкшынып булмый бит инде, бәлки ясалма чыршы куялардыр”, ди алар.

Ел да чыршы куючы, ислам динендә булган Фаяз әфәнде фикеренчә, дин каршы килә, дип мөселманнарның чыршы куймаулары дөрес түгел.

“Бу дингә кагылырга тиеш түгел, чыршының бернинди гаебе дә юк. Чөнки бу – табигый хәл. Җәй көне чәчәкләр бирәбез, кышын чыршы куябыз – ничек инде ул дингә кагылырга мөмкин? Чыршы шатлык кына өсти”, ди ул. Ислам динендә булучы Таҗикстанда үскән Малия ханым да чыршының начарлыгын күрмәде. “Дин буенча чыршы куярга ярый, аның бер дә гөнаһы да юк. Кечкенә вакытта сугыш елларында әниебез безнең өчен чыршы куя иде. Урманга барып, бер-ике ботак булса да алып кайта иде. Йомырканы агызып, кабыгын чыршы ылысларына элеп куя идек. Чыршы бизәмичә калган юк иде”, ди ак яулыкы Малия ханым.

Сораштыру шуны күрсәтте: чырышга карата халык төрле фикердә. Берәүләр хуш исе өчен генә булса да чыршының бары тик тересен куябыз дисә, икенчеләре чыршыларны кисмәү һәм саклап калу ниятеннән ясалманы кулай күрә, аларның уңайлырак булуын да әйтә.

“Бер көн өчен тере агачларны юк итәргә һич кенә дә ярамый. Чыршыларны кискәннәрнең үз кул-аякларын кисәр идем”, дип каты җавап бирде безгә исемен әйтергә теләмәгән бер ханым. Кайберәүләр чыршыларны бәяләре кыйммәт, быел Яңа ел төсе дә, кыш төсе дә, кызыгы да юк, дип сатып алмый икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG