Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:49

Читада төзекләндерелгән мәчет ачылды


Чита мәчете төзекләндерелгәннән соң (zabinfo фотосы)

Чита мәчете төзекләндерелгәннән соң (zabinfo фотосы)

Чита шәһәрендә 1907 елгы мәчет төзекләндергәннән соң янә ачылды.

Бу мәчет 1907 елда төзелә. Дин тоту тыелгач 1935 елда Байкал аръягы тимер юлы бүлегенә тапшырыла. Мәчетне 1992 елда мөселманнарга кире кайтаралар. Мәчентне төзекләндерү эшләре 2014 елның ноябрендә башлана. Чыгымнар 30 миллион сумга төшкән. Яртысын Татарстан каплаган, Русиянең башка төбәкләрендәге мөселманнар да үз өлешен керткән.

Бүген Байкал аръягында 20 мең мөселман бар, 5 меңләп мөселман төбәктәге мәчетләргә һәм гыйбадәтханәләргә йөри, аларның саны Урта Азиядән килгән мигрантлар исәбенә арта, дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG