Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:40

Петрозаводски халкы эшеннән алынган оппозициядәге мэрны яклап митингка чыга


Галина Ширшина

Галина Ширшина

Петрозаводскида яшәүчеләр Галина Ширшинаны мэрлыктан алуга каршылык белдерә.

Петрозаводскида яшәүчеләр 26 декабрь көнне "Яблоко" фиркасе вәкиле Галина Ширшинаны мэрлыктан алуга каршылык белдереп митингка чыгачак. Ширшинаны яклау чарасы бу шәһәрдә 24 декабрь көнне дә узды.

Җомга Петрозаводски шәһәре шурасы Ширшинаны вазифасыннан алырга дип тавыш бирде. Шурада депутатларның күпчелеге "Бердәм Русия" вәкилләре. Янәсе Ширшина үзенә йөкләнгән эшләрне башкармаган. 2015 елның июнендә депутатлар Ширшина канәгатьләнерлек эшләми дип, аңа төзәлү өчен өч ай вакыт биргән булган.

"Депутатларның дәлилләре – буш куык. Сезнең гаепләүләрегезнең күпчелеге ул башкарма хакимияткә карый, ә җирле үзидарәгә түгел. Бер ел элек сезне мине алып ташлау өчен берләштерделәр. Моның өчен бөтен яклап эш җәелдерелде. Вазифамнан алырга мин канун бозмадым", дип Ширшина әлеге утырыштан чыгып китте. Элегрәк ул бу карарны мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдергән иде.

Ширшина 2013 елның 8 сентябрендәге сайлауда "Бердәм Русия"дән булган мэр Николай Левиновка караганда күбрәк тавыш җыеп җиңде. Мэр вазифасы 2018 елга кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Ширшина җиңгәч һәм низаг килеп чыккач шәһәр депутатлары быел августта карар чыгарып мэрны алга таба турыдан-туры халык сайлауны бетерде.

Ширшина Русия күләмендә абруй казанган мэрларның берсе. Ул шәһәр транспортында йөрүне 17 сумнан 10 сумга калдырды. Шәһәр тормышына кагылган әһәмияттәге сорауларны җәмәгатьчелек белән хәл итүне кертте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG