Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

Татарстан 2016 елның 1 гыйнварыннан соң да Төркиядән эшчеләр җәлеп итә алачак. Русия хөкүмәте рөхсәт иткән төбәкләр исемлегендә Татарстан да бар.

Русия хөкүмәте 2016 елның 1 гыйнварыннан соң да Төркиядән эшчеләр җәлеп итә ала торган ширкәтләр исемлеген төзеде. Исемлеккә 53 ширкәт һәм оешма кергән. Алар Русиянең 13 төбәгенә: Башкортстан, Кырым, Татарстан, Краснодар, Владимир, Калуга, Түбән Новгород, Самар, Төмән, Мәскәү өлкәләренә, Петербур һәм Мәскәү шәһәрләренә, Ямал-Ненец автоном бүлгесенә урнашкан.

Ширкәтләрнең исемнәре күрсәтелми. Төзелеш, машина төзелеше, төзелеш кирәк-яраклары, полимер торбалар, сантехника җиһазлары, идән җитештерүгә карый, дип кенә белдерелә. Бу карар Русия хөкүмәте сайтына урнаштырылган.

24 декабрь көнне Русия мәгълүмат чараларында бу исемлеккә кергән кайбер төрек ширкәтләренең исемнәре күрсәтелде. Алар арасында Odak та бар. Ул Казанда "Баскет-Холл"ны, Төркиянең Казандагы консуллыгы бинасын, "Park House"ны, Кол Шәриф мәчетен төзегән иде.

Чик бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч, Мәскәү һәм Анкара арарсында мөнәсәбәтләр кискенләште, Русия Төркиягә карата чикләүләр кертә башлады.

XS
SM
MD
LG