Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

Айдар Хәлим: "Америка кануннары кеше хакына, Русиянеке кешегә каршы эшли"


Ел азагында язучы Айдар Хәлимнең "Йөгереп кенәләй кайтыр җир түгел түгел" дигән китабы дөнья күрде. Ул китабында 2011 елда Америкада ике ай яшәп кайтканнан соң туган уй-кичерешләрен җиткерә. Без язучы белән күрешеп китапның ни өчен дүрт ел язылмый торуы, Америкадагы тормыш турында сөйләштек.

– Айдар әфәнде, яңа китабыгызның китапның эчтәлеге нидән гыйбарәт?

– Безнең татар исемнәргә бай милләт. Аның һәр өлкәдә үз Тукае бар. Минем китап үз юнәлешендә Тукай булган Вил Мирзаянов тормышы, эшчәнлеге белән бәйле. Мөмкин булса, сүземне китаптан өзек китерүдән башлар идем.

“Үткән гасырның 90нчы еллары башында, Советлар берлеге таркалгач, дөнья җәмәгатьчелеген яңа бер татар исеме тетрәндерде. Ул – күк гөмбәзен күкрәтеп, анда тупланган кара көекне коючы бөек гражданин. Ул – курку дигән нәрсәне онытып, хәрби газраилның күзенә кереп, аннан чүп чыгарырга хыялланган бөек романтик. Ул – кешене бәхетле итү юлында демократия һәм кеше хокукларын төп нигез итү хакына милләттәше Рудольф Нуриев, Андрей Сахаров, Александр Солженицын, кырымтатарлар бәхете өчен башын салган генерал Петр Григоренколар башлаган көрәшне дәвам иткән Дүртөйле егете, химия фәннәре докторы, бүген Американың Принстон университеты профессоры, күренекле җәмәгать эшлеклесе Вил Мирзаянов иде. Адәм зиһене сыйдырырлык хәлме – үзенең исеме, эшләгән урыны, гаиләсенә кадәр яшерен исемлектә тотылган, үзе үк яшерен химик коралларны барлыкка китерү белән турыдан-туры шөгыльләнергә мәҗбүр булган галим, уңга-сулга карамыйча, тарихта беренче тапкыр кеше үтерү чараларының иң “нечкәсе”, иң “хуш исле” кыргые булган химик агулау коралларын куллануны тыюның халыкара килешүләре артына капланып, гомере буе 70 мең тонна химик агулы матдәләр туплаган һәм тагын да матур битлек киеп тагын да көчлерәк яңа агулар булдыру өстендә лаборатор тәҗрибәләр һәм полигон сынаулары алып барган Советлар берлеге җитәкчелегенең җинаятьчел йөзен “Куранты”, “Московские новости”, “Аргументы и факты” кебек демократик матбугат битләрендә ачып сала!”

Айдар Хәлимнең "Йөгереп кенәләй кайтыр җир түгел түгел" китабы

Айдар Хәлимнең "Йөгереп кенәләй кайтыр җир түгел түгел" китабы

Китап исемдә ниләр кала дигән мәгънәдәрәк, дүрт ел язылмый торды. Аннан инде бик җиңел язылды. Чөнки монда тасвирланган кешенең кул арты бик җиңел иде. Монда “Америкадагы татар Әфләтүне”, “Океан белән кавышу”, “Хуш, Америка” кебек бүлекләр, “Кушылмаган штатларда” дигән шигъри гөләндәм барлыкка килде. Шунысы кызык, мин Америкага күпне күрергә дип барсам да, Вил әфәнде хатыны Гейл белән мине ике тапкыр Нью Йоркка алып барды. Бер тапкыр Вашингтонда һәм Атлантик Ситида булып, анда су керү бәхетенә дә ирештем. Шунда гомердә булмаганча хикәяләр язарга да керештем. “Үрнәк эшелон” хикәясе кырымтатарлар язмышына багышланса, “Чын җиңүче кем?” дигәне фронтовик авылдашларыма багышланган иде.

“Кушылмаган штатларда” дигән шигырьләр җыентыгыма Вил Мирзаяновның сөекле хатыны, татарыбызның яраткан килене Гейл ханымга багышланганы да бар. Гейл ханым бай гаиләдән, Принстон шәһәре мэры кызы. Урман эчендә, ике катлы коттеджда яшиләр. 4-5 гектар җирләре бар. Гейл безнең татар моңын, татар көен, безнең дөньябызны яраткан. Ләкин әлегә кадәр Виленең туган ягына кайтып, аны күрә алмаган татар килене үзенә эш тапкан. Америкадагы урман эчендәге кош-кортлар, җәнлек-җанварлар госпиталенә атнасына ике тапкыр барып, аларны карап, дәвалап кайта. Шушыларны күргәннән соң мин “Гейл лачыннары” дигән шигырь дә яздым. Анда мондый юллар да бар:

Конгресс барлыгын белә идем,
Белмим, белмәс идем никогда
Яралы бөркетләр госпитале
Булганлыгын Америкада.
Гөлли җиңги безнең шунда эшли,
Санитар гына түгел, ул – табиб.
Кошларны дәвалап илһам таба
Дөньялар беткәндә буталып.
Чаң-чоң итеп лачын-бөркет халкы
Иңнәренә куна Гейлның.
Канат асларына дару кадый
Виле җырлаганда “Уел”ны...
Ханым кыргый кошларга җим бирә,
Сусаулларын аңлап эчерә.
Кошлар югалтуны Атлантида
Югалтуга тигез кичерә...
Ул Вилен дә шулай коткарды бит,
Илендә кыйналгач бу лачын.
Америка Гейл исеме белән
Күпме Вилгә ачты колачын.
Нишләтәсең, хатын-кыздан гына
Килә шундый изге боҗыра:
Бөркетләр дәвалап терелтә дә
Кире урманнарга очыра...
Вил тыңлата аңа Илһамыбыз
Башкарган үлемсез “Уел”ны.
Киләчәктә алар кайта алыр,
Әмма кайта алмас быелны...

Америкага барып мин туганнардай якын гаиләне күреп кайттым. Алар белән аралашуыма, шушы китап чыгуына аларга рәхмәтлемен. Китапта Нью Йорктагы Сабантуе, Америкадагы татар миграциясе хакындагы уйлануларым да бар.

– Айдар әфәнде, китабыгызда Русия һәм Америка тормышларын чагылдыру белән дә үрелеп бара. Шунда ук “Русиядә проблем булырга тиеш булмаган җирдә дә даими проблем туа. Америкада исә проблем булырга тиеш җирдә дә проблем юк” дигәнрәк нәтиҗә дә ясыйсыз.

Язучы Айдар Хәлим

Язучы Айдар Хәлим

– Әйе, ниндидер дошманлыктан яки тегене-моны яратмаудан түгел бу. Мин гади кеше буларак кына шушында бер нәтиҗә ясадым. Бездә һәркем акча таратырлык миллионер була алмый. Һәркем мәчет салып изге юлга керә алмый. Ләкин безнең барыбызда да елмаю дигән байлык бар. Әгәр без елмаеп башкаларны да елмайта алганбыз икән, Аллаһы тәгалә каршында аны баетканбыз һәм үзебез дә баеганбыз. Америка елмаюга бай. Чөнки нечкә эчкерсезлек белән бер-берсе турында кайгырта белә. Кануннар бездә дә, Америкада да күп. Әмма шуны аңладым: Америка кануннары кеше хакына эшли, ә бездәгеләре кешегә каршы эшли. Без юк кына нәрсәдән әллә ничә төрле проблем тудыра алабыз.

– Русия тарафларыннан килүчеләрнең елмаюлары анда яшәүчеләрнекеннән аерыламы?

– Америкада шактый вакыт яшәүчеләрнең генә елмаюлары америкалыларныкына охшый. Әгәр бездән бер-ике көн элек кенә яки күптән түгел генә килүче булса, аның елмаюы йөзен яктыртмый. Аның елмаюы чалыш чыга, йөзе кәкрәя. Ул әле тегендәге кайгысын оныта алмаган, шул кайгысы йөзенә бәреп чыга. Моны күп тапкырлар күзәттем.

Вашингтонга Вил һәм Гейл белән уллары Солтанга машина алырга бардык. Автосалоннан һава суларга дип тышка чыксам, кибет кырында бер хатын тәмәке тартып тора. Мин моңарчы Америкада тәмәке тарткан яки исерек кешене очратмаган идем. Янына барып сүз куштым. Русиядән, Тула каласыннан күптән түгел генә килгән булып чыкты. “Эш эзлим”, ди. Безнең халыкның мескенлеге шундук күренеп тора. Аны гаепләп тә булмый. Алтын арасында алтын булып яшисе урында, аның кадерен белүче юк, аның бәгырен талап яшиләр. Америкада ике ай яшәп, паспорт сораучы булмады. Вашингтонга барганда паспортымны алырга онытканмын. Мин шагыйрь дигән сүземә ышандылар. Шәһәрнең иң гүзәл кунакханәсендә паспортсыз урнаштым.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә карата Русиянең тикшерү комитеты җинаять эше ачты. Аңа 282нче маддәнең беренче бүлеге буенча гаепләү белдерелә. Хокук органнары тарафыннан эзәрлекләүләр булуга да карамастан, Айдар әфәнде иҗат итә. Шушы көннәрдә генә аның библиографик язмаларының икенче бүлеге дә басылып чыкты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG