Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Украина хәрбие Савченконы сак астында калдыруны кануни дип тапты


Надежда Савченко
Надежда Савченко

Ростов өлкә мәхкәмәсе Савченконы ярты елга сак астында калдыруны кануни дип тапты.

Ростов өлкә мәхкәмәсе украин очучысы Надежда Савченконы 2016 елга кадәр сак астында калдыру карарын кануни дип тапты. Донецки шәһәре мәхкәмәсе бу карарны 17 декабрь көнне чыгарган иде, аннан соң Савченконың адвокатлары аны шикаять итте. Донецки мәхкәмәсе карарыннан соң Савченко янә ачлык игълан итте.

Өлкә мәхкәмәсе утырышына Савченконың әнисе белән сеңлесе һәм Украинаның Дондагы Ростов шәһәрендәге консулы Александр Ковтун да килгән иде. Савченко белән видео элемтә урнаштырылды. Ул: "Мин Русиядә бер генә көн дә төрмәдә утырырга тиеш түгел идем", дип белдерде һәм үзен урлауларын, канун бозып сак астында тотуларын, әлегеләр кеше хокукларын бозу булып тора, дип әйтте.

Русиядә Савченконы Луһански янында ике русияле журналистның һәлак булуында һәм чик бозуда гаеплиләр. Очучы бу гаепләүләрне кире кага. Журналистлар белән булган хәлгә кадәр үк сепаратистлар тарафыннан тоткарлануын, аннан соң Русиягә алып китүләрен белдерә.

XS
SM
MD
LG