Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов фикере белән килешеп булмый


Чаллыдагы 2нче татар гимназиясе укучысы Илхан Әхмәдишин
Чаллыдагы 2нче татар гимназиясе укучысы Илхан Әхмәдишин

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татар телен мәктәптә өйрәнеп булмый дигән фикере белән һич кенә дә килешмим.

Ноябрь аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында: “Әгәр син гаиләдә ана телендә аралашмыйсың икән, аны мәктәптә өйрәнеп булмый”, – дигән. Бу фикер белән килешү һич мөмкин түгел. Мәсәлән, 90нчы елларда республика шәһәрләрендә барлык фәннәрдән дә татарча белем бирә торган мәктәпләр ачылды. Ана телен гаиләдә юньләп ишетмәгән балалар шул елларда әлеге мәктәпләрдә укып татарча сөйләшергә өйрәнде. Татар мәктәпләрендә белем алган башка милләт балалары да татар телен үзләштерде.

Совет заманында татар авылларына күченеп килгән урыс гаиләләре бар иде. Шуларның балалары да татар телендә белем алды, үз ишләре белән татарча аралашты. Ул вакытта интернет, балалар өчен көн дәвамында урысча эшләп торучы телеканаллар булмады: авылларда мохит тулаем татарча иде. Берән-сәрән авылда урысча укыту, телне саклауга зыян китерә алмады.

Совет чоры азагында шәһәр җирендә мохит урыс теллегә әйләнде. Казан белән Чаллыда берешәр генә татар мәктәбе калган иде. Урысча укырга мәҗбүр булган татар балаларының күпчелеге урыслашып барды. 90нчы еллардагы милли күтәрелештән соң, 2000 еллар башында кабат шуңа әйләнеп кайттык: Казанда татарча укыта торган бер гимназия калган булса, Чаллыда инде анысы да юк. Та­тар уку йортлары мәгариф хезмәткәрләре башлангычында урыс те­лен­дә белем бирүгә кү­че­релде.

Мәктәпләрдә, бакчаларда урысча тәрбия-белем алган татар балалары урыс теллегә әйләнеп бара. Татарча сөйләшкән гаиләләрдә дә бу шулай. Хәтта күренекле татар язучылары, артистлары оныкларының урыс телле булуы турында йөрәге әрнеп сөйли. Язучылар арасында: “Тел бетә”, дип китапларын урыс теленә тәрҗемә итүчеләр дә бар. Укучылар татарча аңламаганга күрә, Чаллы татар театры артистлары мәктәпләрдә урысча спектакль куя. Күренекле халык артистлары: “Урысча булса да, татар драматургыныкы”, дип ничек тә үзләрен юатырга тырыша.

13 сентябрьдә узган президент сайлауларында халыкның күпчелеге Рөстәм Миңнехановны "үзебезнең татар кешесе" дип сайлады. Президент тарафыннан, халык ышанычын аклап татар мәгарифен торгызу өчен тиешле чаралар күрелер дип өметләнгән идек...

Хәзерге вакытта Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе әзерләнгән. Ул документта төп фәннәрдән урысча гына белем бирү каралган. Мәскәү шуны канунлаштырып, татарча белем бирүне тәмам бетерергә омтыла. “Теле барның – иле бар”, дип юкка гына әйтмәгән ата-бабаларыбыз. Үз тарихыннан һәм әдәби теленнән аерылган халыкның киләчәге юк. Моңа юл куймаска кирәк.

Тәлгать Әхмәдишин
Бөтендөнья төрки яшьләре берлегенең шәрәфле президенты, Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG