Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:35

"Төрки караш" 2016 елны Садри Максуди елы дип игълан итә


Казанда "Төрки караш" ("Тюркский взгляд") бәйсез газетының икенче саны дөнья күрде. Газет редакциясе 2016 елны сәясәтче, татар һәм төрки халыкларның җәмәгать эшлеклесе, галим Садри Максуди елы дип игълан итте. Бу хакта Азатлыкка газетның баш мөхәррире, даими авторлары сөйләде.

"Төрки караш" ("Тюркский взгляд") газетының беренче саны чыгу турында Азатлык хәбәр иткән иде. Ул халык һәм “Азатлык” яшьләре берлеге акчасына нәшер ителә, әлегә иганәчеләр дә, дәүләт тә ярдәм итмәгән.

Газетның баш мөхәррире, “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин белдергәнчә, алар билгеле татар җәмәгать эшлеклесе, галим Садри Максуди эшчәнлеген төрки халыкларга җиткерү ниятеннән 2016 елны аның исеме белән бәйләргә булганнар.

“Садри Максуди татар халкының гына түгел, бөтен төрки халыкларның да бөек галиме, сәясәтчесе. Ул үз вакытында Төркия парламентында да депутат булган, төрки дөньяда эшчәнлеге шактый зур. Шуларны истә тотып, моны төрки халыкларга җиткерү максатыннан без 2016 елны аның елы дип игълан иттек”, ди Наил.

Тарихчы галим, "Төрки караш" газетының авторы Рафаэль Мөхәммәтдинов басманың күбрәк татар интеллегенциясенә юнәлтелгәнен әйтә. Яңа чыккан икенче санда “Чыңгызхан чәе”, “Татар теленең төп проблемасы”, “Төрки халыкларның биюләре” кебек язмалар күрергә мөмкин. Шулай ук “Төрки шигьрият”, “Төрки рух”, “Төрки символлар” рубрикалары да бар. Газет русча булса да, икенче санда шагыйрь Фәнил Гыйләҗевнең Гаяз Исхакыйга багышланган татарча шигыре дә басылган.

“Төрки караш”та иҗтимагый -фәнни шура төзелгән. Анда Надир Дәүләт, Искәндәр Гыйләҗев кебек галимнәр кергән. Икенче санда тарихчы галим Рафаэль Мөхәммәдинов, политолог, икътисадчы Султанморат Ерментай һәм Фәндәс Сафиуллинның язмалары урын алган.

“Газетның тиражы кечкенә (5000 данә) булу сәбәпле, аны теләсә-кемгә таратып булмый. Билгеле, интеллегенция һәм милли оешмаларга, ягъни халык белән эшләгән кешеләргә бирергә кирәк. Ләкин барыбер газет төрле халыкка юнәлтелгән, үз милләтеннән ерак булган манкорт та андагы язмаларны укып, милләте белән горурлана башласын иде, газет кешедә кызыксыну уятырга тиеш”, диде Нәбиуллин.

“Төрки карашны” булдырган вакытта иң зур авырлыкларның берсе – финанс мәсьәләсе булган. Газет “Азатлык” оешмасы активистлары һәм гади халык тарафыннан чыгарыла.

“Газетны бастыру өчен шактый акча кирәк. Пенсионерлар, студентлар әз-әзләп бирә-бирә, акча җыелды. Безнең бай иганәчеләребез юк, дәүләт тә финансламый. Безнең гәҗит үзен бәйсез итеп күрсәтә, шуңа үзебез эшлибез”, дип белдерде баш мөхәррир.

Газетаның бары тик ике саны гына чыгып өлгерүенә карамастан, Наил Нәбиуллинга өч административ эш тә ачып өлгергәннәр. “Түрәләр “төрек” һәм “төрки” сүзләрен аера белмәү сәбәплеме, Төркия белән сәяси мөнәсәбәтләр бозыла башлагач, газетыбызга бәйләнеп, беренче санында хаталар таптылар. Мәхкәмә көтәбез хәзер, штрафлар булуы мөмкин”, ди Наил. Аңа кадәр ике ай буе аның турында беркем ишетеп тә, уйлап та карамаган. Мөхәррир сүзләренчә, Төркия Русия очкычын бәреп төшерү белән "Төрки караш"ка бәйләнә башлаганнар. Редакция моны газетага басым ясау һәм сәяси бәйләнү буларак кабул итә.

Газетаны актив рәвештә казакълар, хакаслар, якутлар, карачайлар сорый икән. Аның географиясе Русия белән генә чикләнеп калмыйча, Казакъстан, Кыргызстанга, Гагауз автономияләренә дә барып җитәчәк дип белдерде "Төрки караш" газетасын чыгаручылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG