Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар ФСБга коралсыз кешеләрне ату хокукы бирүгә каршы


ФСБ турында канунны Думаның көн тәртибенә куйган депутат Эрнест Вәлиев
ФСБ турында канунны Думаның көн тәртибенә куйган депутат Эрнест Вәлиев

Русиядә төрле хокук яклау оешмалары вәкилләре Федераль иминлек хезмәте турында канунны үзгәртүгә каршы чыкты. Думада аны көн тәртибенә куйган Эрнест Вәлиев исә бу канунны кеше хокукларын кайгырту дип атый.

Русиядә төрле хокук яклау оешмалары вәкилләре Федераль иминлек хезмәте турында канунны үзгәртүгә каршы чыкты. Русия Дәүләт думасына узган җәйдә кертелгән әлеге канун өлгесе 22 декабрьдә Думада ашыгыч рәвештә икенче һәм өченче укылышта кабул ителеп Федерация шурасына юлланды. Бу карау да көн тәртибенә һич көтелмәгәндә, шул көнне иртән генә кертелде. Аны көн тәртибенә Думаның Иминлек комитеты рәис урынбасары Эрнест Вәлиев тәкъдим итте.

Хокук яклаучылар канунның дәүләт хокук яклау оешмаларында, Җәмәгать пулатында һәм, гомумән, җәмәгатьчелек арасында фикер алышу уздырмый гына шыпырт-шыпырт уздырылуына ризасызлык белдерә.

Эрнест Вәлиев Азатлыкның бу канунны шулай кешеләр игътибары Яңа ел бәйрәмнәре белән мәшгуль булган арада ашыгыч рәвештә кабул итүнең ни кадәр мөһим булуы турындагы соравына җавап биргәндә, үзенең татарча әйбәт белүен, әмма Русия кануннары турында сөйләшүнең урыс телендә барырга тиешлеген әйтте.

Аның сүзләренчә, бу канун һич тә көтелмәгән нәрсә түгел һәм бу канунның нигезендә кешеләрнең хокукларын кайгырту максаты тора.

Ватандашларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен ныграк яклау кирәклеген исәптә тотып...

"Мин бу канунның нигә кемгәдер көтелмәгән булып күренүен аңламыйм. Федераль иминлек турында канун шактый күптән кабул ителгән иде. Ул чакта корал, махсус җиһазлар һәм көч куллану тәртибе хөкүмәт карары белән билгеләнә иде. Русия хокукый системы тәрәккый итә барганда, ватандашларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен ныграк яклау кирәклеген исәптә тотып, корал куллану тәртибен канунга нигезләнгән карар белән түгел, ә канун белән билгеләргә кирәк дигән фикергә килдек", диде Вәлиев.

Хокук яклаучылар исә, киресенчә, бу канунның кеше хокукларын бозуга юл ачуы турында мисаллар китерә.

Федераль иминлек оешмалары хәрбиләре затларга һәм оешмаларга килгән зыян өчен җавап бирми

Әлеге канунда "Федераль иминлек оешмалары хәрбиләре затларга һәм оешмаларга килгән зыян өчен җавап бирми", дип язылган. Хәтта аларның көч, махсус җиһазлар һәм кораллар куллануы канунга каршы килмәскә тиеш дигән шарт та куелмаган. Хокук яклаучылар фикеренчә, бу инде зыян күрүчеләр бернинди очракта да мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итә алмаячак дигән сүз. Канунда ФСБ хезмәткәрләренең зыян өчен җавап бирмәве язылган.

Шулай ук ФСБ хезмәткәрләренең үз җитәкчеләре фәрманнары нигезендә кешеләргә карата корал, махсус җиһазлар һәм физик көч кулланырга тиешлеге турында язылган. Ә ул фәрманнарның канунга каршы килмәскә тиешлеге турында бер сүз дә юк. Шулай ук фәрманның канунга каршы булуы көн кебек ачык булганда хезмәткәрнең аңа буйсынмаска тиешлеге турында да берни язылмаган.

Махсус җиһазлар теләсә кайсы җинаятькә, шул исәптән, яла ягучыларга һәм машинада барганда тизлекне арттырып административ хокук бозучыларга каршы да кулланыла ала

Яңа канун өлгесендә хәрбиләрнең "җинаятьне яки административ хокук бозуны булдырмау өчен" махсус җиһазлар һәм көч куллана алуы турында язылган. Димәк физик көч һәм махсус җиһазлар теләсә кайсы җинаятькә, шул исәптән, яла ягучыларга һәм машинада барганда тизлекне арттырып административ хокук бозучыларга каршы да кулланыла ала дигән сүз.

Чынлыкта бу канун, "террор гамәлләрен булдырмау", "тотыкларны азат итү", "куркынычлы урыннарга һөҗүмне кире кагу" дигән пәрдәләр кулланылса да, кешеләр җыелып ризасызлык белдергән урында ФСБ хезмәткәрләренә корал куллануны рөхсәт итәчәк.

Эрнест Вәлиев исә Азатлыкның бу турыдагы соравына җавап биреп, "террор гамәлен булдырмау өчен корал куллану белән ниндидер демонстрацияләр арасында бернинди уртаклык та юк. Тотыкларны азат итү белән дә. Демонстрацияләргә каршы корал куллану турында уйлау өчен бик зур фантазия кирәктер", диде.

Яңа канун хәрбиләрнең социаль челтәрләрдә аралашу мөмкинлекләренә дә яңа чикләүләр куя.

Эрнест Вәлиев исә "хәрбиләрнең социаль челтәрләрдәге аралашуын, чик аша узуны билгеләүгә һәм андагы башка мәсьәләләргә килгәндә, алары да заман таләпләренә җавап буларак әзерләнгән. Аларда ватандашларның хокукларын чикли торган берни дә юк. Бу бары тик федераль иминлек хезмәтенең эшчәнлеген тәфсиллерәк итеп билгеләү генә", ди.

"Заман таләпләренә җавап" бирерлек бу кысаларны билгеләүгә, күрәснең, 2014 елда гамәлгә ашырыла алмаган Новороссия төзү омтылышында булган хаталар этәргәндер. Русия хәрбиләренең Донбасстагы сугышларда катнашуын раслаучы күп кенә мәгълүматлар нәкъ менә ул хәрбиләрнең интернеттагы социаль челтәрләргә чыгарган фото һәм видеоларыннан алынган иде.

Хокук яклаучылар Федерация шурасын һәм президентны бу канун өлгесен кире кагарга чакыра. Әлеге мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы, "Ватандашлар контроле", "Ватандашлар хезмәттәшлеге", "Кеше хокуклары институты", "Мемориал", "Кеше хокуклары өчен" һәм башка оешмалар вәкилләре дә бар.

XS
SM
MD
LG