Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә күпердән сикереп үләргә җыенган кешене Эрдоган туктатып калды


Тормыш авырлыклары, гаилә проблемнары аркасында күпердән сикереп үзен үтерергә җыенган иргә Төркия президенты Эрдоган бу проблемнарны чишәргә ярдәм итәргә вәгъдә биргән.

25 декабрьдә Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган кызыклы вакыйгага эләкте. Җомга намазын Азия ягында укып Европа ягына эш машинасы белән чыгып барган ил башлыгы күпердән Богазга сикерергә торган бер төрекне күреп ала. Эрдоган кортежны туктатып сакчыларны үзенә кул салырга теләгән кешене чакыртырга куша.

Вакыйга урынында бик күп журналистларның да булуы игтибарны җәлеп итә. Чарасыз ир-атны үлемнән коткаруны видеога төшерәләр.

Доган хәбәр агентлыгы видеосында күренгәнчә, Эрдоган сакчылары ир-ат янына килеп, аны сикермәскә үгетлиләр, машинада президент утыра, сине чакыра, диеп, аны алып китәләр.

Заман газетасы язганча, ир-атның исеме Вәзир Чатраш булып чыга һәм аның шулай ук президент хәйраны булуы ачыклана. Чатраш Эрдоган янына килеп, аның кулын үбә һәм бер минут чамасы аның белән аралаша. Президент исә бу вакытта сөйләшкән телефонын да куеп тормый. Кыска әңгәмәдән соң сакчылар ир-атны президент машинасыннан алып китәләр.

Аssociated Press хәбәр агентлыгы язганча, ул ир тормыш авырлыклары, гаилә проблемнары аркасында күпердән сикереп үзен үтерергә теләгән. Эрдоган аңа бу проблемнарны чишәргә ярдәм итәчәген вәгъдә иткән.

XS
SM
MD
LG