Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:42

Уфада узган Мәүлид кичәсендә Таҗетдин Американы дөньяны болгатуда гаепләде


26 декабрь Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Мәүлид кичәсе уңаеннан зур илаһи-мәдәни чара узды. Аны "Ихлас" мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм оештырды. Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин чираттагы тапкыр Америкага тәнкыйть белдерде.

Чара дөнья һәм кешелек барлыкка килү, ислам дине кабул ителү, Мөхәмммәт пәйгамбәр турында фильм белән башланды. Чараны Мөхәммәт хәзрәт Галләм алып барды. Ул Коръән сүрәләре укыды, Мөхәммәт пәйгамбәргә салаватлар әйтте, шулай ук үзенең шигырьләрен дә укып ишеттерде. Аның чыгышы “Илаһилар” төркеме башкаруында мөнәҗәтләр, җырлар белән үрелеп алып барылды.

Бәйрәмдә Русия үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Башкортстан хакимияте җитәкчесе каршындагы дин эшләре шурасы рәисе Вячеслав Пятков та катнашты һәм чыгыш ясады. Вячеслав Пятков Башкортстанда 160 милләт вәкиле һәм 20 дин оешмасы булуын, аларның дустанә яшәвен телгә алды. Дин тоту өчен бернинди каршылыклар да булмавын ассызыклады:

“25-30 ел элек дин тоту өчен мондый шартлар турында хыялланып та булмый иде. Без милли, дини карашларга карамый, һәр кеше уңайлы яшәсен өчен эшлибез. Русия дигән кораб давылларга каршы торсын дип тырышабыз. Гәрчә, корабны чайкалдырырга, батырырга тырышучылар җитәрлек ”, дип белдерде.

Башкортстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин:

“Мөселманнар патша Русиясе чорында ук иң белемле халык булган. Белем эстәгән. Бүген дә дин тотарга, мәгърифәтле һәм мәдәниятле булырга бар шартлар да бар”, дип белдерде. Ил һәм республика җитәкчеләренә, республикадагы дини оешмалар һәм хакимият арасын тоташтырып торган дин эшләре буенча шура рәисе Вячеслав Пятковка рәхмәт сүзләре белдерде. Башкортстан мөфтие мөселманнарны пәйгамбәр кушканча тәрбияләүдә мәгърифәт, гаилә, балалар тәрбияләү, сәламәтлекнең урыны турында сөйләде. Мөселманның тәне дә, җаны да, күңеле дә таза булырга тиешлеген әйтте. Динне, милләтне, телне сакларга чакырды.

Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин чыгышын дөньяда барган каршылыклар турында сөйләүдән башлады. Ул дөнядагы 23 гарәп иле бер-берсе белән дустанә яши алмауга борчылу белдерде. Русиянең террорчылыкка, ваһһабилыкка каршы көрәшүенә югары бәя бирде. Американы, киресенчә, дөньяны бутап ятучы ил дип атады.

“Америка бар дөньяны болгатып ята. Җир йөзенең теге ягында бизоннарны да, индеецларны да кырып бетерделәр дә, хәзер безнең якны кулга җыештырып хуҗа буласылары килә. Гарәп илләре, ислам илләре аларның кулында, 300-400 ел буе малларын талап, хәзер безнең илгә күзләре төшкән. Олбрайт дәүләт секретаре булган чорда: “Русия байлыклары ни өчен бер генә илнеке булырга тиеш? Аның бар байлыкларында: нефтендә, алмазларында, алтынында безнең дә өлеш бар”, дип чыгыш ясаган иде. Өлешең булса, кил, 80 яшеңдә фахишә булып йөрерсең Мәскәү урамнарында. Халыкларны кырып, азгынлык-бозыклык таратып, хәлифәт төзим дип йөргәннәре һәркайсысы Америка ЦРУсыннан бишәр мең доллар акча ала. Тагын күпме йортларны талый, шуның белән кинәнә. Хәтта безнең Башкортстаннан да дистәләп-дистәләп киткәннәре бар. Шунда кан коярга. Әле берничәсен Бөредә дә тоттылар. Икесе урыс малае. Урыс малае нәрсәгә бара анда? Ком күрергәме? Чүл, сәхрәме? Шул ук биш мең долларга кызыгып. Аларның кайтуыннан Ходай үзе сакласын. Шунда ук Аллаһы тәгалә әҗәлләрен тизрәк китерсен. Безнең илгә кайтып, кан түгеп, сугыштырып, безне бу бәхетебездән аера күрмәсен.

Йөзләгән, меңләгән мәчетләр ачтык, аны мин күз алдыма да китерә алмыйм. 1980 елның 19 июнендә сайланган вакытымда Башкортстанда нибары 16 мәчет иде. Татарстанда 15 иде. Нәзарәт буенча 94 мәчет иде. Бүген нәзарәт буенча өч мең ярым, калганнарын, аерылып-төртелеп ятканнарын да санасак, биш мең ярым мәчетебез бар. Русия буенча - 7500. Бер илдә дә 15 елда бу кадәр мәчет салу булганы юк. Хәзер Аллаһ насыйп итсә, яздан ике мең ике йөз егерме ике шәкерт сыярлык университет бинасы салырга җыенабыз. Русия генә түгел, барлык бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән, Әфганстаннан һәм башка илләрдән дә укырга киләбез дип торалар” диде Таҗетдин.

Мөфти шундый уку йортларының Русиядә Грозный һәм Махачкалада да салыначагын әйтте. Ваһһабилар әзерләү, миңгерәтүләрнең бетәчәген ышандырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG