Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:01

Назиф Мириханов: "Тел мәсьәләсендә уйнау – ут белән уйнауга тиң"


Очрашуда катнашучылар

Очрашуда катнашучылар

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә "Татарстан якташлары" оешмасы координация шурасының еллык хисап утырышы булды. Дин һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш комитеты рәисе Назиф Мириханов Азатлыкка тел һәм милли сәясәт турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Очрашуны оешманың рәис урынбасарлары Фоат Солтанов белән Фарис Харисов алып барды. Солтанов оешманың инде рәсми теркәлеш алуын хәбәр итте. Оешмада мәгариф, фән, сәләмәтлек саклау комитеты, дин һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш комитеты, мәдәният һәм матбугат комитеты, яшьләр белән эшләү һәм спорт комитеты, ветераннар эше һәм патриотик тәрбия комитетлары барлыкка килү һәм аларның җитәкчеләре дә билгеләнүе хәбәр ителде.

Фоат Солтанов (c) белән Фарис Харисов

Фоат Солтанов (c) белән Фарис Харисов

Якташларын берләштерүче оешмалар Мәскәүдә 85тән артык икән. Шулай итеп, “Татарстан якташлары” оешмасы бу яктан бердәнбер оешма түгел. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу оешма хакында игълан ителгән беренче очрашуда: "Татарстанның потенциалы зур. Ләкин Мәскәү – Русиянең башкаласы. Мин биредә яшәүче милләттәшләребезнең, якташларыбызның потенциалын Татарстанга ярдәм буларак кулланырга тиешле дип саныйм" дигән иде.

Очрашуда катнашкан Дин һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш комитеты рәисе Назиф Мирихановка Азатлык хәбәрчесе сораулар белән мөрәҗәгать итте.

– Назиф әфәнде, "Татарстан якташлары" оешмасы Татарстанга ни белән ярдәм итә ала? Бүгенге көндә милли телләрне гамәлдән чыгарырга тырышкан чыгышларга бу оешма каршы фикер әйтә аламы?

Назиф Мириханов

Назиф Мириханов

Русия конституциясе нигезендә Русия күпмилләтле дәүләт булып санала. Димәк, ул күптелле дәүләт тә булырга тиеш. Ләкин Русиянең дәүләт теле бары тик рус теле генә. Шулай булгач, бу дәүләт күп милләтле түгел, бары тик бер милләтле дәүләт булып чыга! Милли сәясәт ул телләр турындагы сәясәт. Теге яки бу илдә милли сәясәткә җитди карыйлар икән, иң башта анда телләр мәсьәләсен хәл итәләр. Шуңа күрә Русиядә телләр турында федераль канун кабул ителергә тиеш дип саныйм. Әгәр дә Русия үзен федераль дәүләт дип саный икән, ул бер телле генә булырга тиеш түгел! Телләрнең статусы буенча квота кабул ителергә тиеш. Аның үз алгоритмы бар. Теге яки бу тел гомум халыкның күпме процентын тәшкил итә. Шуннан чыгып эшләнергә тиешле.

– Татарстанда рус теле белән беррәттән татар теле дә дәүләт теле булып санала бит?

– Ул Татарстанда гына түгел, башка республикаларда да шулай. Ләкин бит бу республикалар дәүләт түгел. Алар үзләре генә шулай дип атыйлар. Бүгенге көндә, мәсәлән, Татарстанда да татар теле дәүләт теле түгел ул. Чөнки республикада аның статусы юк. Без курчак театры уйнаган сыман. Без татар теле дәүләт теле дип әйтеп йөрибез, ә ниндидер фракцияләр, Жириновский кебекләр телгә дә, республикага да ташланалар. Әгәр дә без дәүләт икән, аларның ташланырга хаклары булмас иде! Алга киткән илләрдә бу мәсьәләләр хәл ителгән. Бар андый илләр – Канада, Швецария һәм башка илләр. Аларда ул телләргә бирелгән статус ”төбәк телләре статусы” дип атала. Димәк, әгәр дә канун булса, Русия федерациясендә республикалардагы милли телләр дә барысы да Русиянең дәүләт телләре статусында булырга тиеш. Һәм шулай ук татарлар күпләп яшәгән җирләрдә дә. Без татарлар турында сөйлибез икән, себердәме ул татар авыллары, башка җирдәме анда да татар теле дәүләт теле булырга тиеш.

– Бездә бит телләр күп. Русиядәге милләтләр йөздән артык телдә сөйләшәләр. Аларның барысына да дәүләт теле статусы бирергә кирәк дип уйлыйсызмы?

– Монда әлбәттә барысы турында да сүз бармый. Иң кимендә 21 республика теле турында сүз булырга мөмкин дип уйлыйм. Ул республикаларның конституциясе буенча алар – дәүләтләр. Аларны әле беркем дә үзгәртмәде. Ләкин андагы милли телләрне Русия дәүләт теле дип танымый. Бу бик каршылыклы мәсьәлә. Әгәр дә Русия җитәкчеләре үз конституцияләрен таныйлар икән, 21 республика теле дәүләт күләмендә дәүләт теле булырга хаклы. Чөнки конституциядә Русия күпмилләтле дәүләт дип язылган. Ләкин Русия телләр мәсьәләсендә бер табышмак. Ул мәсьәлә ачыкланмаган һәм аны ачыкларга да теләмиләр. Моны Русия башында торган җитәкчеләр дә аңламыйлар. Әгәр дә тел сәясәтен бетерүгә юл тотканнар икән, ул юл илне бетерүгә юнәлгән юл дип тә әйтергә була.

Менә Украина белән Русия арасында килеп чыккан низагка гына карыйк: ике кардәш милләт, туган милләт дисәк тә ярый. Русия Украинага үзенең телен бәйләде, бәйләде дә нәрсә килеп чыкты? Дошманлык килеп чыкты. Тел мәсьәләсендә уйнау – ул ут белән уйнауга тиң нәрсә. Мин бу сүзләрне тел турында канун булырга тиеш дип башладым. Беренчедән, күптеллелек игълан ителергә тиеш. Икенчедән – нинди телләргә нинди статус бирелә, өченчедән – телләр ничек кулланыла.

– Татарның 70% читтә яши. Татарлар аны ничек куллана ала дип уйлыйсыз?

– Ул телләрне куллану өчен милли-территориаль автономияләр булдырылырга тиеш дип уйлыйм. Федерация субъекты булмасалар да. Мәсәлән, Италиядә, барасың, барасың бер алман авылына килеп чыгасың (мисал өчен, Көньяк Тироль төбәгендә – ред.). Аларда барысы да алманча. Үзләре Италиядә яшиләр. Аларда ул инде хәл ителгән. Шуны гына әйтәсем килә: бер телле ил федерация була алмый беркайчан да! Бу инде ахмаклыкның бер төре дип уйлыйм.

Милли сәясәт юк бездә. Телләр статусы буенча канун кабул ителмичә, милли сәясәт турында сөйләү мөмкин түгел. Мәгариф министрлыгы үзенекен сөйли, дәүләт думасы фракцияләре үзенекен сөйли. Бу мәсьәләдә кыйбла да юнәлеш тә, нигез дә юк – теләсә кем теләсә нәрсә сөйләп тора. Һәм шуны кабул итәләр аннан соң. Аннары барысын да демократиягә сылтыйлар. 80% урыстан торган дәүләт әлбәттә үз файдасына хәл итәчәк. Шуның өчен күптеллелек турында федераль канун булмый торып, без үз телебезнең мөшкеллеген берничек тә хәл итә алмаячакбыз.

Русиядә күптеллелек кануны кермичә, аны күпмилләтле дәүләт дип атап булмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG