Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:26

2015 – чикләүләр, югалтулар, фаҗигаләр, куанычлар елы да булды. Азатлык вакыйгаларга күз йөгертеп чыкты.

2015 ел Русиядә икътисади һәм сәяси кризисның тирәнәя баруы, Русия һәм башка күпсанлы дәүләтләр арасында киеренкелекнең арта баруы белән дә истә калачак. Бу – чикләүләр елы да, югалтулар елы да, фаҗигаләр елы да. Русиядә ватанпәрвәрлекнең ныклап эшкә җигелүенә дә, читтән дошман эзләүгә дә шаһит булдык. Шул ук вакытта азмы-күпме уңышларга да сөенергә урын бар.

Өч каз кыйссасы, юк ителгән агачлар һәм Назарбаев урамы

Казанда Эсперанто урамын Нурсолтан Назарбаев исеменә алыштыру зур каршылык тудырды. Урам исемен алыштыруда ни өчен шәһәр кешеләреннән, шушы урамда яшәүчеләрнең фикерен белешмәдегез, дип урам активистлары һәм түрәләр арасында җәнҗал да купты. Ахыр чиктә тантаналы рәвештә узарга тиешле бу чара халыктан һәм журналистлардан качып кына үткәрелде. Урамга Казакъстан президенты исемен бирү тантанасы "Дуслык йорты"нда гына узды.

2015 елда танылган галим, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Ясәвиев һәм Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, эшмәкәр Равил Җиһаншин арасында җәнҗал чыкты. Галим Казансу елгасы буендагы инвалидлар, балалар, арбалы әти-әниләр һәм өлкәннәр өчен җайланмаган баскычларны фотога төшереп, "Киртәсез шәһәр" инициатив төркеме исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка юллады, һәм Казанда яр буйларын төзекләндергәндә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең теләкләрен дә истә тотуны, җитешсезлекләрне төзәтүне үтенде. Ясәвиевнең Казансу буенда йөрүе Равил Җиһаншинга ошамаган, ул сакчыларына аны куып чыгарырга әмер биргән. Галим агачларны сындырган, сүгенгән дип гаепләгән. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Искәндәр Ясәвиевне, вак хулиганлыкта гаепләп, тәртип бозган өчен 600 сум түләргә дигән карар чыгарды. Равил Җиһаншинга берни дә булмады.

КФУ җитәкчелеге Искәндәр Ясавиев белән килешүне озайтмады. Ясәвиев уку йорты ректоры Илшат Гафуровның эшчәнлеген, аның сан артыннан гына кууын даими тәнкыйтьләде, башбаштаклыклары турында дөньяга чыгарып торган иде.

Чит илдә җитештерелгән тауарга каршы Русиядә чын-чынлап сугыш игълан ителде. Чикләүгә эләккән ризык юк ителергә тиеш дигән фәрман 6 августта чыкты. Чит илдән кайткан сырлар, җиләк-җимешләр трактор-бульдозерлар астында калды, чүплекләрдә юк ителде.

Башка төбәкләрдә ризыклар тонналап юк ителде, әмма Татарстан өч каз түшкәсен трактор белән таптатып дөнья каршында хур булды. Апаста Маҗарстанда җитештерелгән өч каз түшкәсе табылды, Апас районы прокуроры, Россельхознадзор белән бергә аны юк итте, бу видео бик тиз интернетта таралды. Әлеге хәл иң нык тәнкыйтьләнгән, төрле мәзәкләр тудырган вакыйга булды. Шулай ук Татарстанның Әгерҗе районында берничә помидорның, Казан һава аланында өч роза үсентесенең чикләүләргә әләгүе дә зурлап язылды.

Быел КФУда математиканы татар телендә укытырлык белгечләр әзерләү бетерелде. Ректор Гафуров моңа күз йомды, Татарстан хөкүмәте дә берни эшләмәде. Республика бу эшкә 5 млн сум акча таба алмады.

Татарстанда 2015 ел – Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителсә дә, Казанда берничә шау-шулы вакыйга булды. Башкаланың Урицкий паркында тугыз агач юк ителде. Аларның алтысы кешеләргә куркыныч тудыра дип табылган, әмма өчесе юл салырга комачаулый дип киселде. Парк символы булган бер гасырлык тал агачына да ясин укылды. Бу казаннар бөтенләй көтмәгән хәл дип бәяләнде. Паркны төзекләндерү эшен башкарган "Волга Автодор" оешмасына штраф салынды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров фәрманы белән дә Ленин бакчасының өске өлешендәге агачлар киселде, биредә машина кую урыны ясалырга тиеш иде. Бу эшне башкарыр өчен Казан мэриясе рөхсәт биргән. Бу гамәл Казан җәмәгатьчелегенең ачуын кабартты. Матбугатта, интернетта шау-шу купты. Моңа Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте. Активистлар җиңде – Миңнеханов парковка ясарга рөхсәт итмәде, киселгән агачлар урынына яңаларын утыртырга кушылды.

2015 елда Илшат Гафуровны КФУ ректоры вазифасыннан азат итү турында петиция язылды, аны Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка юлладылар.

Русия-Төркия низагы йогынтысы

24 ноябрьдә Төркия чигендә чик бозган өчен Русиянең Су-24 очкычы бәреп төшерелде. Бу низаг ике дустанә илне дошман ясады. Русиядә Төркия белән элемтәләрне өзәргә, туристларны анда ялга җибәрмәскә, Төркиядән сатып алынган азык-төлекне, текстиль эшләнмәләрне тыярга, Төркиядә белем алган русияле шәкертләрне кире кайтарырга дигән фәрманнар бер-берсен уздыра-уздыра ява башлады.

Мәскәүдә Төркия вәкиллеге каршында урам җыеннары оештырдылар, Төркия байрагын да яныдырдылар, тәрәзәләргә ташлар да ыргытылды. Төркия ватандашларын кыйнау очраклары ешайды. Русия мәдәният министры Владимир Мединский Русиядәге милли республикаларга, шул исәптән Татарстанга да ТӨРКСОЙ оешмасы белән бөтен элемтәләрне өзәргә дигән фәрман бирде. Уфа бу әмерне шунда ук үтәде. Төркия белән Русиянең арасы бозылганга күрә Татарстан исеменнән чыгыш ясарга тиешле "Ямьле" ансамбле дә, Сәйдә Мөхәммәтҗанова да Истанбулда узган TürkVizyon җыр бәйгесенә бара алмый калды.

Шулай ук быел Татарстанда шау-шу куптарган җинаятьләр, мәхкәмә эшләре дә булды. 15 сентябрьдә Чаллы мәхкәмәсе милли хәрәкәт активсты Рәфис Кашаповны социаль челтәрдә Русия президенты Путин гамәлләренә каршы язмалар урнаштырган өчен өч ел төрмәгә хөкем итте. Татарстанның Югары мәхкәмәсе дә Кашаповка чыгарылган карарны үзгәрешсез калдырды. Милли хәрәкәткә басым ясау дәвам итте. Алабуга, Чаллы активистлары утырыш уздырганда көч кулланып тоткарланды. Казанда узган Хәтер көненә Фәүзия Бәйрәмова белән Айдар Хәлим килә алмады, аларны юлда тоткарладылар.

Яшел Үзәндә 63 млн сум акча урлап качкан инкассатор Игорь Богачев белән Илья Кострубинга карата мәхкәмә булды, Чаллыда табиб Андрей Железновны үтерүдә гаепләнүче Мисбах бабай Сәләхетдинов та сак астына алынды.

Быел Мәскәү Татарстанга яңа метрополит билгеләде. Феофан атакай җиң сызганып эшкә тотынды. Ул Казан кирмәнендәге тарихи биналар Казан епархиясенә карый, алар православ руханиларга кайтарылырга тиеш дип белдерде. Шулай ук Казанның үзәгендә зур чиркәү салыначак дип әйтте.

Татарстанның сәяси мәйданында үзгәрешләр юк

Татарстанда сәяси мәйданда иң мөһим вакыйга – ул президент сайлавы. Президент сайлавы республиканың үзен, президент институтын саклау өчен дә тавыш бирү, халык референдумы буларак бәяләнде. Рөстәм Миңнеханов 95 процент тавыш җыеп җиңде. Аның көндәшләре Хафиз Миргалимов 2,34 процент, Рушания Билгилдиева 1,22 процент, Руслан Йосыпов 0,68 процент тавышка ия булды. Рөстәм Миңнехановның инаугурациясендә федераль үзәктән зур түрәләр юк иде. Идел буе төбәгендәге Русия президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Рөстәм Миңнехановны республика башлыгы дип атады. Владимир Путин декабрь аенда узган матбугат очрашуында Татарстанда атаманы калдырыргамы-юкмы икәнен республика халкы хәл итә дип әйтсә дә, Русиядә бер генә президент булырга тиеш дигән канун гамәлдән чыгарылмады.

Республиканың министрлар кабинеты әллә ни зур үзгәрешләр кичермәде. Шулай да Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов эшеннән азат ителде, аның урынына Альберт Кәримов килде. "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Аңа кадәр эшләгән Ирек Миңнәхмәтов "Татспиртпром" белән идарә итә башлады. Ел азагында "Татмедиа" ААҖ дә үзгәрешләр кичерде. Аның генераль директоры итеп озак еллар дәвамында Рөстәм Миңнехановның сүзчесе булган Андрей Кузьмин билгеләнде. Фәрит Шаһиәхмәтов эшсез калмады, ул да "Татспиртрпром"га китте.

Быел Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешен бәйрәм итү булды. Республиканың парламенты оешуына 25 ел тулды.

Татарстан Русия дәүләт думасы тарафыннан урыс теле һәм рус әдәбиятын укыту концепциясе проекты белән килешмәде. Татарстан дәүләт шурасы федераль үзәкнең милли мәгариф системасын бетерү проектына каршы мөрәҗәгать кабул итте.

Быел Казанда Төркиянең яңа баш консулы Турхан Дилмач эшли башлады. Дипломат барлык чараларда да татарча чыгыш ясавы белән барысының да күңелен яулады.

Татарстанга АКШның Русиядәге илчесе Джонн Теффт килде. Аны Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәехразиев каршы алды, озатып йөрде. Аны Чаллы белән дә таныштырдылар.

Русиянең чит илләр белән борчагы пешмәгәнгә күрә Татарстан да зыян күрә. Инвесторларны җәлеп итү елдан ел авырлаша. Татарстан президентының да чит илләргә сәфәрләре кими бара. Моңа кадәр ул Көнбатыш яки Көнчыгыш илләреннән кайтып керми иде дияргә була, әмма хәзер сәфәрләр итәген җыя төштеләр. Быел Рөстәм Миңнеханов Иран, Кытай, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Ирландия, Швейцария, Финляндия, Катар һәм башка илләргә эшлекле сәфәргә барды.

2015 елның фаҗигаләре

Кызганыч, быел да Русияне дә, Татарстанны да фаҗигале вакыйгалар читләп узмады. Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге янды. Анда 17 кеше һәлак булды, ике кеше хәбәрсез югалды, 70тән артык кеше тән җәрәхәтле алды дип белдерелде. Йөзләгән эшмәкәр эшсез калды. Әлегә кадәр бу җинаять өчен кем җавап тотарга тиеш дигән сорауга җавап юк. Фаҗига вакытында янгын сүндерүчеләр дә, гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре дә тиешенчә эшләмәде дип гаепләнде. Әмма бу хезмәтләрнең башлыклары берсе дә эштән азат ителмәде. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге башлыгы фаҗига булган вакытта хезмәткәрләренең селфи төшкәне өчен гафу үтенде. "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын чыгуда төп гаепләнүче – миллиардер Семин дип игълан ителде.

Русиянең "Когалымавиа" һава ширкәтенең очкычы Мисырда 31 октябрьдә һәлакәткә очрады. Анда булган 224 юлчының барысы да һәлак булды. Башта очкыч техник сәбәпләр аркасында җимерелде дип әйтелде. Әмма бомба шартлау ихтималы турында АКШ, Британия, Израиль махсус хезмәтләре белдерде. Соңыннан Русия иминлек хезмәтләре дә моны теракт дип таныды. Очкыч һәлакәтеннән соң, Русия хакимияте Мисырга очышларны тыйды, туристларны Русиягә махсус рейслар белән һәм багажлардан аерым алып кайттылар.

Быел шулай ук Франциядә дә коточкыч фаҗига булды. 13 ноябрьдә Парижда булган террор гамәлләрендә 130 кеше һәлак булды, 350ләп кеше яраланды.

2015 ел Русиянең Сүриядә хәрби операция башлавы белән дә истә калачак.

Быел һава торышы Татарстанны кабат сынады. Җәй көне урыны белән температура 37 градуска кадәр җитте. 27 районда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Җәй көнне давыллар да күп булды. Татарстанда каты җил аркасында йортларга, электр челтәренә зыян килде.

Сөенечләргә дә урын бар

7 июньдә Бөтенрусия татар авылы Сабан туе Оренбурның Татар Каргаласында узды.

9 июньдә Татарстанның Югары Ослан районында яңа IT-шәһәр – Иннополис ачылды. Бу – Русиядә IT һәм югары технологияләр белгечләре яши һәм эшли торган шәһәрнең беренчесе. Биредә башлангыч һәм урта мәктәпләр дә эшли башлады.

Татарстан башкаласында су спорты төрләре Дөнья чемпионаты узды. Аның рәсми ачылышы 24 июльдә үтте.

"Дакар" раллиенда "КАМАЗ-мастер" такымына үнөченче тапкыр уңыш елмайды. Беренче өч урын да чаллыларга эләкте.

Казан зур чараларны үзендә уздырырга күнекте. Казан 2019 елда World Skills эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатын үзендә үткәрүне отты.

Казанда VI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы узды. 14 июньдә алар Болгарда җыенда булды. Болгарда Бөтенрусия Ислам академиясе ачылды. Болгар Русиядәге 7 мең 500 мәчеттә хезмәт итәчәк имамнарны әзерләү үзәге булачак.

27 июньдә Казанда чираттагы III республика күләмендә ифтар узды. "Казан-Арена"да оештырылган авыз ачуда 5 мең мөселман катнашты. Ахшам намазын Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та укыды.

2015 елда Казанда яһүдләрнең синагога бинасы төзекләндерелде. Гыйбадәтханәнең 100 еллык тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

5-11 сентябрьдә XI Казан мөселман кинофестивале узды. 52 илдән 700 гариза кабул ителде. Татарстан иҗатчыларына быел уңыш елмайды. Салават Юзеевның "Ишекне ябып чыгып китте" кыска метражлы киносы, Денис Красильниковның Идел-Урал легионы турындагы "Кичерелмәгәннәр сугышы" документаль фильмы җиңү яулады.

Татар иҗатчылары дөньяга берничә кино чыгарды. "Рудольф Нуриев. Рудик", "Айсылу", "Җәза" кебек фильмнар әзер булды. "Татарстан–Яңа гасыр" телеканалы ел ярым дәвамында төшерелгән "Ак чәчәкләр" сериалын тәкъдим итте.

Шулай ук узып баручы ел "Нәүрүз", "Һөнәр", Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре, Казанда Туфан Миңнуллин декадасы белән истә калачак. Тинчурин театрында "Кара пулат" операсының премьерасы булды. Камаллар "Хуҗа Насретдин" спектаклен күрсәтте. Бу ике тамаша да "Тантана" бүләген тапшырганда "Ел вакыйгалары" исеменә лаек булды.

23 сентябрьдә Мәскәүдә яңартылган Җәмигъ мәчете ачылды. Ул Русия башкаласындагы иң зур мөселман гыйбадәт йорты санала. Биредә берьюлы 10 мең мөселман намаз кыла ала. Мәчетне төзекләндерү 170 миллион долларга төшкән. Сөләйман Керимов иң күп акча бирүче эшмәкәр дип санала. Тантанада Владимир Путин, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас та бар иде. Кунаклар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров та булды.

Татар фәне дөньясында 2015 елның иң зур вакыйгасы – ул "Татар тарихы"ның җиде томы да нәшер ителү дип бәяләнде. Бу фундаменталь хезмәтне тормышка ашырыр өчен 15 ел вакыт кирәк булды, бу эштә 200дән артык тарихчы катнашты. Фәнни хезмәт электрон вариантта да бар.

Казанда туып-үскән Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" дип аталган әсәре Русиядә ел китабы дип табылды. Ә Татарстанда бу исемгә Зифа Кадыйрова ия булды.

Казанның тарихи өлешендәге биналарны төзекләндерү эше 2015 елда да дәвам итте. Тукай белән Париж Коммунасы чатында урнашкан Галиев мәчетенә дә чират җитте. Ике манаралы тарихи бинаны төзекләндерү эше тәмам, биредә Татарстан диния идарәсе урнашыр дип көтелә. Шулай ук Бауман урамындагы Матбугат йорты да кунакханә булып төзекләндерелеп бетте. Анда кечкенә генә булса да, татар китаплары кибетенә дә урын табылды.

Быел Илһам Шакиров, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева юбилейларын бәйрәм итте. Камал артисты Ринат Таҗетдин мәртәбәле "Алтын битлек" премиясенә ия булды.

Кемнәрне югалттык?

9 март көнне республиканың аякка баскан чорында эшләгән, Татарстанның беренче премьер-министры булган Мөхәммәт Сабиров вафат булды.

29 апрельдә озак авырудан соң татар журналисты Алсу Хәсәнованың гомере өзелде.

4 августта атаклы язучы, публицист Фәнзаман Баттал 76 яшендә вафат булды.

23 ноябрьдә Камал артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге иясе Ирек Баһманның гомере өзелде.

Татарстанның халык рәссамы Ирина Колмогорцева да вафат булды. Татар милли хәрәкәтенә даими ярдәм итеп торган “Казан компрессор машиналарын төзү” заводының элекке директоры Әхмәт Галиев, Татарстанның элеке сәламәтлек министры, озак еллар Казан дәүләт медицина университеты ректоры булып эшләгән Камил Зыятдиновны да соңгы юлга озаттылар.

2015 ел танылган сәясәтче Борис Немцовны 28 февральгә каршы төндә атып үтерелүе белән истә калачак. Җинаятьчеләр әлегәчә табылмады.

Хөрмәтле укучылар, безнең игътибардан читтә калган вакыйгалар, чаралар да булырга мөмкин. Сез дә елъязмага мөһим дип санаган вакыйгаларны өсти аласыз. Сезнең елыгыз ничек узды? Уртаклашыгыз!

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG