Accessibility links

Мөхәммәтшин: "Президент атамасы турында бернинди дә яңалык әйтә алмыйм"


Спикер Фәрит Мөхәммәтшин
Спикер Фәрит Мөхәммәтшин

Русия думасы кабул иткән канунга күрә Татарстанда президент атамасы 2016 елның гыйнварыннан гамәлдән чыгарга тиеш.

Татарстанда президент атамасын үзгәртү-үәгәртмәүдә республика хөкүмәте ахыргы карарны көтәчәк.

“Президент атамасы нигезендә бернинди дә яңалык әйтә алмыйм. Соңгы карар кабул итүне көтәбез. Әмма хокук саклау оешмалары, прокуратура тарафыннан Дәүләт шурасына документ кермәде”, дип китерә “Реальное время” Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның матбугат конференциясендәге сүзләрен.

Документ дигәндә Мөхәммәтшин прокурорның протест белдерү мөмкинлеген истә тота, чөнки 1 гыйнвардан республика кануны федераль канун белән каршылыкка керәчәк.

Татарстан президенты атамасын үзгәртү-үзгәртмәү мәсьәләсе турында Русия президенты Владимир Путин моны республика халкы үзе хәл итәргә тиеш дип әйтте.

XS
SM
MD
LG