Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57

Урыс активисты Каскара мәктәбе проблемын татар теленә каршы сәясәтендә куллана


2нче санлы Каскара мәктәбенә кереш

2нче санлы Каскара мәктәбенә кереш

Урыс активисты Михаил Щеглов Төмән районы Каскара татар мәктәбе проблемын Татарстанда татар теленә каршы сәясәтен үткәрү өчен куллана.

Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щегловның Төмән районы Каскара авылындагы татар теле дә укытыла торган мәктәпнең җимерек хәлгә җитеп килүе турында губернатор Владимир Якушевка хат язуы шау-шу тудырды. Мәгълүмат чаралары арасында бу хәлне Казандагы урыс җәмгыяте башлыгы татар мәктәбен кайгырта дип куертучылар да булды.

Щеглов Каскарадагы урыс балалары да татар телен һәм әдәбиятын теләп укыган мәктәпнең 30 ел буе ремонт күрмәве, ярым җимерек хәлдә булуы турында яза. Бу хакта ул Мәскәүдә мәгариф, фән, мәдәният, техника хезмәткәрләре конгрессының III утырышында белеп алуын әйтә.

"Каскараның ике мәктәбендә дә төрле милләт балалары белем ала, 1нче санлысы урыс мәктәбе булса, 2нче санлысында – әти-әниләре татар телен белүен теләгән урыс балалары да бар. 2нче санлы мәктәптә күп булмаса да урыс укучыларының ана теле булмаган татар телен өйрәнүләре – милләтара мөнәсәбәтләрнең нечкә бер җирендә үзара аңлашып көн күрүнең әһәмиятле бер өлеше булып тора. Русиядәге төрле халыкларның телен һәм мәдәниятен саклау – дәүләт бурычы, бу – бәхәссез", дип белдерә Щеглов.

Ерак Себердәге Каскара авылы мәктәбе проблемының Мәскәү аша әйләнеп губернаторга мөрәҗәгать ителүе хакында каскаралар да ишеткән. Укытучылар, исемнәрен күрсәтмәгән очракта гына, бу хәлнең ничек килеп чыгуы турында Азатлыкка сөйләргә ризалашты.

"Бу хатны бер укучының әнисе оештырган. Аның икенче бер кызы Мәскәүдә эшли. Үткән ел Мәскәүгә язганнар, быел Төмән өлкәсенең мәгариф департаментына да мәктәпкә ремонт кирәклеген җиткергәннәр. Аннан соң килеп тикшерделәр. Тикшерүчеләр, мәктәп авария хәлендә түгел, дип белдерде. Киләсе елга бу бинаны төзекләндерү планга кертелгән, аңа миллион сумнан артык акча каралган. Тик бу зур акча түгел. Мәктәптә һәр сыйныфта диярлек мультимедиа такталары урнаштырылган, дәүләт стандартлары таләпләренә туры китереп укыту өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Ел саен агымдагы ремонт үткәрелә, уку елы алдыннан мәктәпне гел комиссия тикшереп китә", дип сөйләде алар.

Авыл халкы сүзләренчә, үткән кышларның берсендә бер тәрәзә ярылган, каты суыкларда бина эчендә җылылык 18 градуска кадәр төшкән очраклар да булгалаган. Пластик тәрәзәләр куелмаган бүлмәләр дә бар. Борчылып Мәскәүдәге кызына хат язган ханым кайчандыр мәктәпне ябылудан да саклап калган булган.

Бу мәктәп бинасы 1982 елда балалар бакчасы өчен төзелә. 1992 елда анда 2нче санлы мәктәп эшли башлый. 1997 елда татар мәктәбе буларак ишекләрен ача. Беренче директор Лилия Гафарова үз вакытында татар теле һәм әдәбиятын укытуга, тәрбия сәгатьләренең дә татар телендә үтүе өчен күп көч куя.

Әле дә бу мәктәп татар рухы белән генә көн күрә дип әйтеп булмый. Ул 1нче санлы урыс мәктәбе белән кушылган, директоры Валентина Лукина. Тиздән Каскарадан 16 чакрым ераклыктагы Талымхан мәктәбе дә бу урыс мәктәбенең бер бүлеге булачак. Ата-аналар арасында милли мәгариф, татар рухы юкка чыгарга мөмкин, дип борчылучылар да бар.

2нче санлы мәктәптә этномәдәни сыйныфлар бар. Бу сыйныфларда укучы һәркем дә, милләтенә карамастан, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Бу мәсьәлә 1нче сыйныфка кергәндә үк хәл ителә, шуңа күрә каршы килүче ата-ана юк. Туган тел дәресләре 1, 2, 5 сыйныфларда өчәр, башкаларда икешәр сәгать укытыла. Ике мәктәптәге 1077 укучының 366сы этномәдәни сыйныфларда белем ала.

Михаил Щеглов плакат белән

Михаил Щеглов плакат белән

Щегловның бу хаты соң елларда урыс активистларының Татарстанда алып барган сәясәтнең, республикадагы ике дәүләт теленең берсе булган татар теленә каршы көрәшнең яңа бер ысулы булып тора. Щеглов, бер яктан, Татарстаннан читтә булган татар мәктәбе өчен, янәсе, борчыла, ә икенче яктан, республикада дәүләт теле буларак Конституция нигезендә ныгытылган татар телен өйрәнүгә каршы икәнлеген чагылдыра. Аның хатында "безнең регионда укучының теләгенә һәм милләтенә карамастан татар телен өйрәнү мәҗбүри. Һәм татар теле урыс теле белән бер дәрәҗәдә укытыла да, бу хәл урыс теллеләр күңелендә татар теле фәненә карата тискәре караш тудыра" дигән юллар да бар.

Щеглов бу хатында Кремль үткәргән милләтләрне, милли республикаларны бетереп, бердәм русияле ясау сәясәтен дә алга сөрә. Ул: "Татарлар – Русиянең, урыс дөньясының аерылгысыз бер өлеше", дип тә өсти.

Мәгарифтә милли компоненты юк иткән 309нчы канун кабул ителгәч, Русия мәгарифенең яңа кануны көчкә кергәч милли телләрне укыту, милли тәрбия бирү авырлашканнан авырлаша бара.

Бу көннәрдә Русиядә урыс теле концепциясенең өлгесе тикшерелә. Белгечләр, бу документ шул килеш кабул ителә калса, милли мәгариф бөтенләй юкка чыгачак, дип белдерә. Татарстан Дәүләт шурасы 2015 елдагы соңгы утырышында бу документ үзгәртелергә, милли телләрнең үсеше дә исәпкә алынып халыкара нормалар, Русия Конституциясе нигезендә эшләнеп бетәргә тиеш дип дума рәисе Сергей Нарышкин исеменә мөрәҗәгать кабул итте.

Щеглов татарны, Русиянең түгел, ә нәкъ "урыс дөньясының бер өлеше" дигән шигарне әледән-әле күтәреп килә. Казанда 4 ноябрь көнне үткән "Наш родной язык – русский!" дигән чарада да әлеге шигар күтәрелде. Щеглов Татарстанда татар теленә каршы булган чараларны әледән-әле оештырып тора.

2015 елның май аенда урыс активистлары "Русиядәге милли республикаларда урыс телен һәм милләтара килешеп яшәүне коткарыгыз" дигән мөрәҗәгать таратты. Бу мөрәҗәгатьне алар Русия җитәкчелеге, дума депутатлары, сәяси фиркаләрнең башлыкларына юллап, Татарстандагы мәктәпләрдә урыс теле аз өйрәнелә, татар теле урыс балаларына мәҗбүри укытыла дип дип зарланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG