Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

Кырымда Төркиягә каршы истерия көчәя


Акмәчеттә урыс активистлары Эрдоган карачкысын яндыра

Акмәчеттә урыс активистлары Эрдоган карачкысын яндыра

Төркиянең дини эшләр идарәсенең Кырымдагы вәкиле Хикмет Юваджы һәм Төркиянең Кырым мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә укыткан 15 дин укытучысы Кырымнан китергә мәҗбүр булды. Җирле хакимиятләр Акмәчеттәге Төрек урамына Олег Пешков исемен бирү эшен башлаган.

Бу укытучылар да, Кырым мөфтиятендәге Төркия вәкиле дә, барысы да Кырым мөфтияте белән Төркиянең дини эшләр идарәсе арасында аңлашу буенча еллар буе эш алып баралар иде.

Хикмет Юваджы Кырымнан чыгарылды дип АТР кырымтатар телеканалы хәбәр итте. Мөфтият җитәкчеләренең берсе хәбәр итүенчә, Хикмет Юваджының Кырымда тору мөддәтенең әле тагын өч ае бар иде, ләкин Кырымда төрекләргә булган мөнәсәбәт аркасында ул китәргә мәҗбүр булган. Мөфтият вәкиле әйтүенчә, бүгенге көндә Кырымда дини укыту алып барган төрек укытучылары калмаган. Русиядә аерым ширкәтләргә төрекләрне эшкә кабул итү мөмкинлеге биреләчәк дигән хәбәрләргә таянып, бәлки мөфтият тә ниндидер килешү имзалап бу эшне дәвам итә алыр, дип өстәде ул.

Җирле миграция хезмәте Карасубазар районы Васильевка авылында хатыны урыс булган, 4 балалы гаиләнең башы булган төрек кешесен дә Кырымнан чыгару күрсәтмәсен биргән. Инде ничә ел Кырымда яшәгән төрек кешесе бу карарны мәхкәмәгә бирергә мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә зур штраф түләп котылган.

Төркия Русиянең СУ-24 хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң Кырымда Төркия белән бәйле бизнеска, фәнгә, төрекләргә, төрек телендә укытуга рәсми хакимиятләр ягыннан басым туктамый.

Акмәчеттә урыс активистлары Эрдоган карачкысын яндыруга әзерләгән

Акмәчеттә урыс активистлары Эрдоган карачкысын яндыруга әзерләгән

Соңгы айда Кырымның кайбер мәктәпләрендә төрек телен укыту да тыелды. Мәсәлән, заманында Төркия ярдәме белән ачылган сәләтле балалар өчен Бакчасарай районындагы Буюк Сюрень (Танковое) авылындагы гимназия-интернатта һәм аның Акмәчеттәге филиалында төрек телен укыту бу елның декабрь аенда туктатылды. Гимназиядә якынча 360 бала укый. Кырымда дәүләт теле дип саналган кырымтатар теле дә монда, хәтта 100% кырымтатар укучылары булган сыйныфларда атнага тик бер сәгать укытыла. Кырымтатар теленең менә шундый “дәүләт” статусы бар Кырымда.

Бу гимназиядә элек-электән кырымтатар балалары күпчелекне тәшкил итә иде, төрек укытучылары шактый иде. Төркия интернатка матди ярдәм дә күрсәтә иде. Монда дәресләр нигездә инглиз, төрек, урыс телләрендә алып барыла иде. Ләкин инглиз телендә төрле дәрәсләрне укыткан төрек укытучылары Кырым Русия кулына узганнан соң ике елда гимназиядән китергә мәҗбүр ителде. Моның механизмы да гап-гади. Җирле хакимият төрекләрнең вакытлыча яшәү мөддәтен озатмый, вәссәләм. Төп сәбәп исә икенче: төрекләр һәм кырымтатарлар арасында булган тел, мәдәният якынлыгын бетерү, аңа юл куймау. Төрекләр оештырган һәм укыткан Акмәчеттәге халыкара мәктәпнең тәкъдире дә шундый ук булды. Моннан да төрек укытучылары китергә мәҗбүр ителде.

Акмәчеттә урыс активистлары Төркиягә каршы чара үткәрә

Акмәчеттә урыс активистлары Төркиягә каршы чара үткәрә

Кырымтатарлары күпләп укыган Кырым дәүләт инженер-педагогия университетында да шундый ук хәл күзәтелә. Киләсе елдан башлап моңдагы төрек-инглиз, төрек-урыс телле группаларның төрек бүлекләре бетерелә, абитуриентларны кабул итү туктатыла. Бу телдә укыткан укытучыларга университетка өстән мондый күрсәтмә килгәнен тар бер даирәдә хәбәр иттеләр. Университет галимнәренә Төркия университетлары белән булган фәнни хезмәттәшлекне дә туктатырга өндиләр билгеле хезмәтләр. Шундый ук хәл тюркология кабинетына да яный икән. Бу кабинетны бетермәсеннәр дип укытучылар монда кырымтатар теле буенча лингафон кабинетын оештырырга хәрәкәт итмәкче булалар. Димәк, университетта да Төркия, төрек теле белән бәйле фәннәрне бетерәләр.

Истанбулда узган TürkVizyon 2015 җыр бәйгесендә катнашу өчен Кырымнан намзәт сайланса да, Кырым бу конкурстан да баш тартты.

Акмәчеттәге Төрек урамының исемен алмаштыру исә төрекләргә каршы Кырымда җәелә барган истериянең югары бер ноктасы була ала. Шәһәр хакимиятләре шундый үтә дә “акыллы” тәкъдим белән чыктылар. Депутатлар инде шәһәрдәге бер гасырлык (1891 елда исемләнгән) Төрек урамының исемен алмаштырырга тотындылар. Имеш, аның исемен Төркия бәреп төшергән СУ-24 хәрби очкычының һәлак булган очучысы Олег Пешковның исеме белән исемләргә кирәк икән. Тик моңа инде шул урамда яшәүче халык ризасызлык белдергәне дә билгеле, ләкин шәһәр хакимиятләре моңа халыкның фикере кирәкми дип җаваплаган.

Шулай итеп, Кырымда Төркиягә каршы истерия, хакимиятләрнең надан, ахмак күрсәтмәләре киң җәелә барганын күзәтергә мөмкин. Мәскәүгә никадәр ышанычлы булганнарын расларга тырышкан “крымнаш” һәм “сүриябезнеке”ләрнең мондый истериясе күпме дәвам итәр икән?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG