Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Ислам дәүләте"н финанслауда гаепләнгән студент кызга карата мәхкәмә башлана


gavel
gavel

24 яшьлек кыз "Ислам дәүләте" террор оешмасына караган фондка акча җибәрүдә гаепләнә.

Мәскәү бүлгесе хәрби мәхкәмәсендә Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террор төркеменә ярдәм күрсәтү һәм финанслауда гаепләнгән 24 яшьлек студент кыз Саидә Халиковага карата мәхкәмә утырышы башлана. Бу хакта "Открытая Россия" сайты хәбәр итә.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына күрә, Әстерхан медицина академиясе студенты "Ислам дәүләте" оешмасына караган фондка 43 мең сум күчергән. Адвокатлар кызның акчаның кайда китәчәген белмәвен, ә бары сабын сатып эшләгән акчасын танышы Дарья Ицанкова биргән хисапка җибәрүен әйтә. Адвокат Сабир Агаев хәбәр итүенчә, тикшерүче җәзаны киметү хисабына Халиковага гаепне үз өстенә алырга күндергән.

Саидә Халикованың әнисе Русия президенты Владимир Путинга хат язган. Ул анда кызына гаепне үз өстенә алган кәгазьне мәҗбүриләп имзалатуларын әйтә һәм гаделлек сорый.

XS
SM
MD
LG