Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

28 декабрь Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте агымдагы елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады, алдагысына план кабул итте. Аңа ярашлы, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең алдагы ел башында конференциясе узачак.

"2015 ел бик нәтиҗәле ел булды. Телгә алырлык эшләр байтак. Шуларның иң зурларына килгәндә, быел дүртенче тапкыр "Тукай моңнары" дигән чара уздырдык. Анда республика мәктәпләреннән килгән 200гә якын бала катнашты. Конкурс-фестивальдә Тукай шигырьләре 8 телдә яңгырады.

Агымдагы елда беренче тапкыр “Тукай, Пушкин, Мостай” дигән чараларны башлап җибәрдек. Башкортстандагы татар гәзит-журналлары, атап әйткәндә, “Кызыл таң”, “Өмет” гәзите, “Тулпар”журналы һәм бәйсез “Диләфрүз” басмасында көн күргән иң яхшы проза, шигърият, сатира-юмор һәм тәнкыйть язмалары бәйгесе уздырдык. Республика күләмендә мондый чараның узганы юк иде. Аңа йомгак Уфа “Нур” татар дәүләт театрында ясалды.

Римма Үтәшева

Римма Үтәшева

Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин исемнәрен мәңгеләштерү, рухи мирасларын саклау, милли җырларны башкаручы яшь сәләт ияләрен ачыклау максатыннан “Ике аккош” исемле фестиваль үткәрдек. Быел ул икенче тапкыр узды. Бу чара да традициягә кереп бара. Уфада Тукайга һәйкәл кую өчен эшләр башланды. Шулай ук Фәридә Кудашевага һәйкәл кую өчен эшчәнлек башланды", дип сөйләде мохтарият шурасы рәисе Римма Үтәшева.

Утырышта алдагы елда Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең конференциясен уздыру мәсьәләсе тикшерелде. Низамнамә буенча ул һәр дүрт елга бер үтәргә тиеш. Чараны уздыруга хөкүмәтнең махсус карары әлегә булмаса да, рөхсәт алынган. Ул 11 март “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтәчәк. Анда 44 районнан 500дән артык делегат, 50гә якын кунак катнашачак. Утырышта чарага әзерләнү, яңа шура сайлау кебек мәсьәләләр каралды. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң чарага әзерлек утырышлары һәм районнарда делегатлар сайлау конференцияләре узачак. Оешманың шурасын сайлауда кайбер үзгәрешләр дә кертеләчәк. Әгәр моңа кадәр шурага 30дан артык кеше керсә, яңасына 50дән артык кеше сайланачак. Алар арасына Башкортстандагы барлык татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре дә керәчәк. Шулар арасыннан ике дистәгә якын кешедән идарә төзеләчәк. Моңа кадәр бары тик шура гына сайлана иде.

Тәфкилев сарае

Тәфкилев сарае

Утырышта Бүздәк районы Килем авылындагы Тәфкилев сарае язмышы да тикшерелде. Агымдагы елда ул бинада утырган Килем татар тарихи-мәдәни үзәге ябылып, экспонатлар район үзәгенә күчерелгән иде. Мохтарият шурасы Русиянең мәдәният министры Владимир Мединскийга мөрәҗәгать юлларга дигән карар чыгарды. Мөрәҗәгатьтә федераль әһәмияткә ия ядкарь буларак, бинаны төзекләндерүдә ярдәм соралачак.

Алдан ясаган хисап буенча, төзекләндерүгә 400-500 миллион сум акча кирәк. Музейны хезмәтләндерүчеләрнең штат берәмлекләрен булдыру, аларга федераль казнадан хезмәт хакы бүлү соралачак. Бинаны тоту, хезмәтләндерү, эшчәнлек алып бару өчен елына 3 миллион сум акча таләп ителә. Мохтарият мондый биналарның Башкортстанда булмавын искә алып, киләчәктә турист маршруты оештыру тәкъдиме белән дә чыга. Бинаны канунлаштыру буенча да каршылыклар бар.Тәфкилев йорты федераль милек булып исәпләнсә дә, җире авыл биләмәсенә карый. Анда эшләп, агымдагы елда Бүздәккә күчерелгән тарихи-мәдәни үзәк исә Уфадагы Дуслык йорты бүлекчәсе булып исәпләнә. Әлеге вакытта аны Үзәк диния нәзарәтенә рәсмиләштерү эшләре бара. Нәзарәт анда мәдрәсә һәм ислам музее төзергә җыена. Шул ук вакытта Килем тарихи-мәдәни үзәген, халык театрын һәм “Хәтирә” фольклор ансамбльлен бинага кире кайтару да каралган. Алар агымдагы елда бина ябылганчы Тәфкилев сараенда эшлиләр иде.

Утырышта алдагы елда эшләнәчәк башка мәсьәләләр дә каралды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG