Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты Немцовны үтертүченең исемен атады


“Северный” батальоны сугышчысы Руслан Мухудиновка карата аерым җинаять эше ачылачак.

Русия тикшерү комитеты сәясәтче Борис Немцовны Чечня эчке эшләр министрлыгының “Северный” батальоны сугышчысы Руслан Мухудинов үтерткән дип саный. Аңа карата аерым җинаять эше ачылачак. Бу хакта “Интерфакс”ка тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин белдергән.

18 ноябрь көнне Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе канунсыз корал әйләнешендә гаепләп, Мухудиновны читтән торып сак астына алу карарын чыгарды. Хәзер ул федераль һәм халыкара эзләүгә игълан ителгән.

Тикшерүчеләр Немцовны үтерү өчен 25 миллион сум вәгъдә иткән ниндидер “Русик” исемле кеше шулдыр дигән фикердә. Әлеге “Русик” турында аңлатма биргәндә җинаятьне кылуда шикләнелгән, “Север” батальонының элекке хезмәткәре Заур Дадаев әйткән иде.

Мухудинов батальон командирының элекке урынбасары Руслан Геремеевның дусты һәм машина йөртүчесе булган дип шикләнелә. Немцов гаиләсе нәкъ Геремеевның әлеге җинаятькә катнашы бар дигән фикердә.

Элегрәк Би-би-сига әңгәмәдә Немцов туганнарының адвокаты Вадим Прохоров “Геремеев Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның якыннары исәбендә булганга тикшерүчеләрнең аңа гаепләү белдерергә көчләре җитми” дигән иде.

Кадыйровның үзеннән сорау алу мөрәҗәгатен тикшерүчеләр кире какты. Шулай ук алар Борис Немцовны үтерү аның сәяси һәм иҗтимагый эше белән бәйле түгеллеген белдерде.

Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, тикшерүчеләр бүген Заур Дадаев, Анзор һәм Шадид Губашевлар, Хамзат Бахаев, Тимерлан Эскерхановка соңгы укылышта гаепләү белдерәчәк. Алар барысы да оешкан төркем буларак акча өчен кеше үтертүдә, канунсыз корал алу, йөртү, ташу һәм саклауда гаепләнеп сак астына алынган иде.

Борис Немцов Мәскәү үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелде.

XS
SM
MD
LG