Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:38

Хисап авторлары Сүрия һәм Гыйрак журналист эше өчен иң куркыныч илләр булуып калуын әйтә.

Парижда урнашкан "Чикләрне танымаган хәбәрчеләр" оешмасының еллык хисабына караганда, 2015 елда дөньяда эш урыннарында ким дигәндә 67 журналист һәлак булган. Аларның күбесе сугыш бармаган илләрдә үтерелгән. Оешма белдерүенчә, 43 журналистның үлем сәбәпләре әле билгесез.

Хисап авторлары Сүрия һәм Гыйрак журналист эше өчен иң куркыныч илләр булуып калуын әйтә.

Нью-Йоркта урнашкан Журналистларны яклау комитеты мәгълүматларына күрә, 2015 елны массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең һөнәре белән бәйле 69 хезмәткәр һәлак булган, аның 29 радикал ислам төркемнәре сугышчылары корбаны булган.

Исламчылар тарафыннан Парижда гыйнвар аенда Charlie Hebdo журналына һөҗүм нәтиҗәсендә сигез журналист үтерелгән иде.

XS
SM
MD
LG