Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

Уфада мәчет төзегән ханымнан 600 мең сум салым таләп итәләр


Уфаның бер бистәсендә мәчет төзегән Мөнирә Байгилдина түрәләр белән көрәшергә мәҗбүр. Түрәләр аннан 600 мең сумнан артык салым таләп итә. Мәхкәмә приставлары аның мөлкәтен кулга ала башлаган. Мөнирә ханым үзе документларны рәсмиләштергәндә ниндидер хата киткәндер дигән фикердә. Шуңа 2008 елдан 2011 елга тиклем пенядан гына 600 мең сумлык бурыч җыелган. Үзенең хаклыгын аңа мәхкәмәдә якларга туры киләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG