Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

"Ислам дәүләте" террор оешмасына акча күчерүдә гаепләнгән cтудент кызлар колониягә хөкем ителде


Алдагы көнне Саидә Халикованың адвокаты Сабир Агаев тикшерүче җәзаны киметү хисабына Халиковага гаепне үз өстенә алырга күндерүен әйткән иде.

Сишәмбе көнне Мәскәү бүлгесе хәрби мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террор төркеменә акча күчерүдән гаепләнгән студент кызларга гаепләү карары чыгарды.

Елена Аршаханова 5 ел 3 ай, Саидә Халикова биш ел ярымга колониягә хөкем ителде. Хокук һәм мәхкәмә мәгълүматы агентлыгы (РАПСИ) мәхкәмә вәкиленә сылтама белән ике кызның да үз гаебен тануын әйтә.

Дүшәмбе көнне “Открытая Россия” үз сайтында Мәскәү мәхкәмәсендә 24 яшьлек Саидә Халиковага карата мәхкәмә утырышы башланганын һәм аның әнисенең Русия президентына язган хатында кызына әлеге гаепне үз өстенә алган кәгазьне мәҗбүри имзалатуларын әйткән иде.

Террорчылыкны финанслауда гаепләнгән әлеге чыгышы белән Дагыстаннан булган кызларга карата тикшерү ноябрьдә тәмамланган иде.

Тикшерүчеләр фикеренчә, кызлар балалар әйберләре һәм кулдан эшләнгән сабын сатудан кергән акчалараны террор төркеме хисабына юллаган. Тикшерүчеләр фикеренчә, акча җыюны Әстерхан медицина академиясенең элекке студенты Дарья Ицанкова оештырган.

XS
SM
MD
LG