Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тундрага кем хуҗа? Ямалда ненец кеше үтерүдә гаепләнергә мөмкин


Ямалда болан асраучы ненец
Ямалда болан асраучы ненец

Ямалда "Газпром"ның ике хезмәткәрен үтерүдә шикләнелүче ненец егете "мин ут ачканга җавап итеп, саклану өчен генә аттым", дип белдерә.

Даниель Пяк – тундрада яшәүче, болан үрчетеп көн күрүче азсанлы җирле ненецлар вәкиле. Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге (Ямал) тикшерү идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Евгений Занидорога Азатлык радиосына 22 яшьлек Пякның "Газпром"ның ике хезмәткәрен үтерүдә шикләнелүен һәм бүгенге көндә Тарко-Сале шәһәрендә сак астында булуын белдерде. Җинаять эше ачылган.

Үлемгә китергән атыш Ямал халкын шаккатырган. Бу хакта Азатлыкка "Ямал" телерадиоширкәте сүзчесе Денис Новиков белдерде. Ул мондый вакыйганың төбәктә әллә нигә бер генә булуын әйтә.

"Монда мин бары тик аракы гына сәбәпче дип атыйм. Бер очрак булган иде, җирле халык вәкиле исерек килеш полиция хезмәткәрен атып үтерде. Полиция аны тәртип бозмаска өндәгән, ә ул лаякыл исерек килеш аңа аткан.

"Газпром" вәкилләре белән булган очракта да, кем белә алар бәлки бергә ауга чыккан булганнардыр. Монда мин милләтара низаг килеп туган дип уйламыйм. Сәбәпче – бары тик аракы гына. Атышып кеше үлү – Ямал өчен кыргыйлык. Тундра кануннарына күрә, дустанә мөнәсәбәт булганда гына яшәп калып була. Ни килеп чыкканны тикшерү ачыклар, әмма күп эчкәнгә алар үзләрен кулда тота алмаганы көн кебек ачык. Кем күпме эчкән, кем кемгә атканны тикшерерләр дип уйлыйм.

Бүген нефть-газ табучы ширкәтләргә үтә дә каты таләпләр куела. Алар җирле халыкка ярдәм итәргә тиеш, шул ук вакытта табигатьне дә сакларга тиешләр. Алар җирле халыкка ягулык, көймәләренә моторлар, каргизгечләр белән ярдәм итәләр. Безнең Ямалдагы кануннар шулкадәр каты, җиргә тиккә генә көрәк белән дә төртеп булмый дип тә әйтергә була", ди Новиков.

Ямалның Пуров районы Самбург авылыннан 90 чакрым ераклыкта булган атышу турында Русиядәге күпләгән мәгълүмат чаралары хәбәр таратты. Барсы да дип әйтерлек "Газпром" ширкәтенең ауга барган ике менеджеры атып үтерелгән, җинаятьтә гаепләнүче тоткарланган дип кенә, дип язып чыкты.

Lifenews хәбәр итүенчә, Даниель Пяк бертуганы Денис һәм туганы Сергей Хатанзиев белән 19 декабрь көнне каргизгечләрдә (сенгоход) үзләренең боланнар йөри торган биләмәләрен тикшерә. Шунда каргизгеч эзе күреп алалар. Бу эздән баргач, аучы өенә килеп чыгалар. Болан үрчетүчеләр бу йорт эчендә таныш булмаган ике ир-атны күреп ала. Алар үзләрен Денис һәм Андрей исемле аучылар дип таныштыра. Денис Пяк сүзләренчә, аучылар исерек була һәм ненецларны да өйгә чакыралар.

Башта ненецлар чәй эчәләр, аучылар аракы чыгаргач, бергәләшеп аннан да баш тартмыйлар. Ярты сәгатькә балык тота торган күлгә дә барып киләләр. Җирле халык янында Андрей үзен тыныч тота, ә Денис исемлесе киеренке һәм ачулы була.

Тундрага кемнең хуҗа булуын ачыклый башлагач ике арада низаг туа. Әйткәләшә торгач, бу аучы йортына кем хуҗа дигән сорау да калкып чыга. Болан үрчетүчеләр сүзләренчә, бу йорт аларның ата-бабаларыннан күчеп килгән биләмәләрендә һәм кем төзегәнне беркем дә белми. Даниель Пяк әйткәләшкән вакытта әлеге аучылар – "Газпром" менеджерларын бу якларда беркайчан күрмәвен дә әйтә. Менеджерларның берсе бу җир уртак, шуңа күрә ненецларның үз биләмәләренә ия булырга хокуклары юк, дип белдерә. Ахырда әйткәләшү аздан гына тәпәләшүгә барып җитми. Тынычлана төшкәч, ненецлар өйләренә кайтырга җыена башлый.

Ненецлар каргизләренә утыргач, ауга килгән менеджерлар аларны кычкырып туктата һәм мылтыктан ата. Денис белән Сергей яраланып егылгач Даниель "Газпром" менеджерларына җавап итеп үзенең мылтыгыннан ата. Даниель сүзләренчә, ул менеджерларга ядрә тию-тимәүне белми. "Мин алар ут ачканга җавап итеп саклану өчен генә аттым", дип белдерә. Аннан соң туганнарын чанага сала да тирмәләренә юл ала. 21 декабрь көнне генә менеджерларны табып алалар.

Тикшерү идарәсе вәкиле Занидорога Азатлыкка һәлак булган ике аучының "Газпром" хезмәткәрләре булуны раслады. 35 яшьлек Андрей Ходаков "Газпром эшкәртү" ширкәтендә тезәтү хезмәте башлыгы, ә 34 яшьлек Денис Свистунов ягулык бүлеге башлыгы булган.

Белгечләр Себердә нефть-газ табучылар һәм җирле халыклар арасында низагның булгалап торуын белдерә. Ненецлар вәкиле, Финляндиядә яшәүче режиссер Анастасия Лапсуй Азатлыкка бүген тундрада аз санлы халыклар үз җирләрендә имин яши һәм электән килгән кәсепләре белән шөгыльләнә ала торган һәм сәнәгать тә үсәрдәй програмнар кабул итү зарур, дип белдергән иде.

Ханты-Манси автоном бүлгесендә җирле халыкларны парламентта үз вәкилләреннән мәхрүм итә торган документ кабул ителде. Белгечләр арасында бу хәл нефть табучылар хантларның биләмәләренә үтеп керә алсын өчен эшләнде диючеләр дә бар.

XS
SM
MD
LG