Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым чигендә кырымтатар батальоны төзелә


Ленур Ислямов: "Казак дустың булса, артыңда балта булсын"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Ленур Ислямов: "Казак дустың булса, артыңда балта булсын"

Кырым чиге буенда кырымтатар батальоны төзелә. Нинди максат белән? Кем акчасына? Сорауларга Кырым блокадасы координаторы Ленур Ислямов җавап бирә.

Кырым чигендә Номан Челибиҗиһан исемендәге кырымтатар батальоны төзелә. Йөз ел элек Кырымда яшәүче барлык халыкларны саклар өчен кораллы көчләр оештырырга чакырган Челибиҗиһан – кырымтатар халкының беренче мөфтие, гомере фаҗигале тәмамланган милли каһарман. Кырым ханлыгы чорыннан бирле кырымтатарларның үз гаскәре булмаган. Аннексия вакытында Кырымны сакларга алынып караган кайбер хәрби бүлекләргә моңа вәкаләт бирелмәде. Кырым блокадасы координаторы Ленур Ислямов сүзләренә караганда, хәзер бу батальонга рөхсәт бар, аңа кеше туплау эше башланган. Батальон Украинаның иминлек саклау көчләре яки Милли гвардиянең бер өлеше булачак. Хәзер моны Украина Югары радасы депутатлары Мостафа Җәмилев һәм Рифат Чубаров Киевта хәл итә. Ленур Ислямов аны "Кырым халыклары батальоны" дип атый, чөнки анда милләткә карап алмаячаклар.

Кырымтатар батальоны

Бүгенге көндә блокадада чиратлашып 350ләп кеше кизүдә тора, аларның барысы да батальонга керәчәк дигән сүз түгел, ди Ислямов.

"Барысы да физик һәм психологик сынаулар аша узачак. Араларында төрмәдә утырган һәм авыру кешеләр була алмый. Иң мөһиме – безнең кебек фикер йөрткән кешеләр булырга тиеш", диде Ислямов. Батальон коралланачак. Рәсми рөхсәт белән кануни юллар белән алынган корал булачак. Ислямов коралның Төркиядән яки АКШтан киләчәген кире какты.

Һәр илнең үз мәнфәгате

Русия мәгълүмат чаралары Херсон өлкәсендә яңа кириеренкелеккә юрый. "Монда яшәүчеләр борчылып мөселман татар-төрек батальоны төзелүен көтә, аның оешуы төбәктә милләтара низагка китерәчәк", дип язалар.

Бу сүзләрне әйтүчеләр вазгыятьне белми һәм халыкның коткыга бирелүен тели, ди Ислямов. Блокадада торучылар Кырымга якын, шул ук вакытта Кырымда мөмкин булмаган өстенлекләргә ия - ирекле мәгълүмат чаралары белән аралаша һәм чынбарлыкны алар аша дөньяга җиткерә ала.

"Төркия безгә иртәгә корал җибәрә дигән сүз - уйдырма. Төркиядә яшәүче милләттәшләребез, ватанпәрвәрләребез, башка илләрдә яшәүчеләр үз исеменнән ярдәм итә, дәүләтләр дәрәҗәсендә ярдәм күргәнебез юк, көтмибез дә. Әмма шул ук кардәш саналган Төркия, шулай ук Америка, Украина да ярдәм тәкъдим итсә, без баш тартмаячакбыз. Һәр илнең үз мәнфәгате, безгә үз карашы бар, без моны бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә без үзебез башлыйбыз, акчабыз җитәрлек. Көн саен безгә кием, акча, ашарга-эчәргә китерәләр. Күпләр безнең кебек блокадага килергә курыкса да, шулай ярдәм итеп торырга әзер. "Зинһар китмәгез, көрәш туктаса, без ташландык халыкка әйләнәбез, кемгә кирәк без", дип елый-елый китәләр. Иң мөһиме безнең өчен әлегә шул", ди Ислямов.

Бүген Төркия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Танью Билгич кырымтатар батальонына Төркиянең ярдәм итүе яки итәчәге турындагы хәбәрне кире какты. "Бу нигезсез белдерүләр илебезгә каршы алып барылган кара пропаганданың дәвамы", диде матбугат вәкиле.

Батальонның миссиясе

Батальонның бүгенге миссиясе Херсон өлкәсе белән Кырым арасындагы чик буен саклау булса, аның киләчәктәге максаты – аның нигезендә кире кайтарылган Кырымның үз тәртип саклау көчләрен булдыру. Билгеле булганча, татарлар Херсон өлкәсе белән Кырым арасындагы административ чикне танымый. Блокаданың максаты - чик аша канунсыз йөргән йөкләрне туктату иде. Cоңгы берничә ай булган блокада нәтиҗәсендә активистлар Украинадан Кырым аша Русиягә миллионлаган долларлык канунсыз тауарның үтүен ачыклаган. Тауарлар Кырымда калмыйча Русия төбәкләренә тарала иде.

Төрек факторы күпертелә

Блокадада бозкуртлар (Соры бүреләр – Төркия милләтчеләренең радикаль хәрби канаты) булып киткәннән соң, кырымтатарларның да алардан ярдәм сорап радикальләшүе турында хәбәрләр йөри башлады. Ленур Ислямов сүзләренә караганда, бозкуртлар белән алар яхшы мөнәсәбәттә, алар килеп сугышырга әзер, әмма кырымтатарларга аларның катнашуы кирәк түгел.

"Бу блокада һәм батальон, безнең, кырымтатар эшебез", диде Ислямов.

"Айдар" батальоны

Кырымтатарларны экстремистлар дип күрсәтүче тагын бер фактор – Херсон өлкәсендәге "Айдар" батальоны хәрбиләре. Аларның кайберләре блокаданың иминлек көчләрендә дә бар. Русия мәгълүмат чараларында "Айдар" батальоны Херсон өлкәсендә кешеләрне талап, көч кулланып тәртип бозып йөри дигән хәбәрләр таратыла.

"Элекке "Айдар" хәрби батальоныннан инде 30% та калмаган. Алар Донбасста, башка хәрби чараларда һәлак булды. Исән калганнар – авыр рухи зыян күрүчеләр. Блокада булачагын ишетеп, алар Херсон өлкәсенә җыелды. Тыныч тормышка кайту алар өчен бик авыр. Блокада өметләрен акламады, чөнки без монда сугышыр өчен җыелмадык. Ватандашлар блокадасы ул – билгеле бер тәртип, чик буе нокталарында кизү тору, боерыкларга буйсыну. Ә бу кешеләргә сугыштан соң реабилитация кирәк. Арабызда "Айдар"дан кешеләр бар. Алар коралсыз. Җитәкчеләре Энвер исемле кеше үзе дә элекке хәрби. Бу айдарчылар беркемне дә таламый, кешеләргә һөҗүм итми. "Айдар" тамгасы белән Херсон өлкәсендә кеше талап йөрүчеләр – провокаторлар. Безнең аларга катнашыбыз юк", диде Ислямов.

"Татарские морды"

Кырымның үзендә татарларга рухи һәм физик басымның көчәюе чик буенда барган бу үзгәрешләр белән дә бәйле булырга мөмкин. Кичә Долинка авылында 25 кешелек казаклар төркеме кырымтатар өйләре буйлап йөргән. Авылның биш урамына бишәр кеше бүленеп алар ишек алларында сары һәм зәңгәр буяу эзләгән. Аңа кадәр бер көн элек авылның автобус тукталышы Украина әләме төсенә буялган булган. Кырымтатарлар яшәгән тугыз өйнең ишек алдында тентүләр оештырылган казакларны кырымтатарлар чакырган ФСБ һәм полиция күзәткән, әмма аларны туктатмаган. Казакларның ФСБ вәкилләреннән дә күпкә дорфарак кыланды, дип сөйләде Азатлыкка Долинка авылыннан бер апа.

"Нинди хокуклары бар ул казакларның? Кем алар безнең өйләрне тикшерергә? "Татарские морды" дигән күпме мыскыл сүзләре ишеттек. Безнең ишек алларыбызда кырымтатар байраклары эленгән, аларны салдырырга куштылар", дип ачынып сөйләде исемен әйтергә теләмәгән олы яшьтәге татар апасы. Авыл халкы бу хәлне тикшерүне сорап полициягә гариза язды.

Дүшәмбе Акмәчеттә "26 февраль" эше каралды. Кырым Югары мәхкәмәсендә һәм Акмәчетнең район мәхкәмәсендә берьюлы ике мәхкәмә утырышы барды. Әхтәм Чийгөз, Мостафа Дегерменджи, Али Асанов, Арсен Юнусов, Эскендер Емирвалиев һәм Талят Юнусов эшләре каралды. Юнусов 3.5 елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Калганнарның эшен карау 15 гыйнвар дәвам итәчәк. Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз Кырым аннексиясе вакытында рөхсәтсез урам җыены һәм анда көч куллануда, калганнар аңа ярдәм итүдә гаепләнә. Гәрчә 2014 елның 26 февралендә Кырым әле Русиягә кермәгән дә иде.

XS
SM
MD
LG