Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:58

Элегрәк тикшерү комитеты Немцовны Руслан Мухудинов үтерткән дип белдерде.

Русия сәясәтчесе Борис Немцовны үтерүдә гаепләнүчеләрнең берсе Шадид Губашев элегрәк биргән аңлатмаларыннан баш тарта. Бу хакта Новости агентлыгына аның адвокаты Магомед Хадисов белдергән. Адвокат сүзләренчә, яңа ел ялларыннан соң Шадид Губашевтан янәдән сорау алыначак һәм ул анда «ни өчен элегрәк бу гаепне үз өстенә алуын һәм башкаларны каралтуы турында бәйнә-бәйнә сөйләячәк».

Сишәмбе көнне Немцовны үтерүдә гаепләнгән дүрт кеше – Заур Дадаев, Губашев, Тамерлан Эскерханов һәм Хамзат Бахаевка соңгы укылышта гаепләү карары белдерелде. Аларны гомерлек төрмә көтә. Анзор Губашевка карата гаепләү карары якын көннәрдә чыгарылачак.

Дадаевның адвокаты Шамсудин Цакаев сүзләренчә, гаепләү белдерүнең соңгы укылышында тоткарланучыларның акча өчен кеше үтерүләре әйтелә. Charlie Hebdo журналында Мөхәммәд пәйгамбәр карикатурасы турындагы сүзләре өчен Немцовтан уч алу дигән гаепләү анда кертелмәгән.

Цакаев хәбәр итүенчә, Дадаев карар чыгарылганнан соң, гаебен танымаган. Адвокат әлеге эш нигезендә мәхкәмә утырышчыларын җәлеп итүне сораячак, дип яза «Интерфакс».

Тикшерү комитеты Немцовны үтертүдә Руслан Мухудинов шикләнелүен белдерде. Аңа карата аерым җинаять эше ачылачак.

Немцов гаиләсе адвокаты Вадим Прохоров тикшерү комитетының белдерүен Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка «яңа ел бүләге» дип атады. Прохоров фикеренчә, тикшерүчеләр чын үтертүчедән эзне ераккарак алып китә. Адвокат исә Мухудиновның Немцовны үтерүгә сәбәбе булмаган дип саный. Мухудинов Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның дусты булган батальон командирының элекке урынбасары Руслан Геремеевның дусты һәм машина йөртүчесе иде.

Оппозиционер Илья Яшин “Тикшерү комитетында Кадыйровтан куркалар” дип саный.

“Бу Немцов эше тирәсендә барган хәлләр Немцовның якыннарыннан көлү”, дип язган Яшин үз “Фейсбук” битендә.

Борис Немцов Мәскәү үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелде.

XS
SM
MD
LG