Accessibility links

Кайнар хәбәр

2015 елда Татарстанда хокук яклаучылар ярдәмендә 16 полиция хезмәткәре мәхкәмәгә тартылган


“Дальний” полиция бүлеге хезмәткәрләренең җинаятьләрен фаш итү иң зур нәтиҗәләрнең берсе булып тора.

2015 елда Татарстан хокук яклаучылар 16 полиция вәкиленең мәхкәмәгә тартылуына һәм зыян күрүчеләргә 1,8 миллион сум түләтүгә ирешкән. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге матбугат үзәге хәбәр итә.

Февраль аенда Татарстан югары мәхкәмәсе тоткарланучыларны кыйнау һәм җәзалау өчен “Дальний” полиция бүлегенең элекке хезмәткәрләренә чыгарылган гаепләү карарын раслады. Полиция хезмәткәрләренә кылган җинаятьләренә карап, төрле дәрәҗәдәге гаепләү карары чыгарылды: 1 ел 8 ай колониядән алып 13 ел 11 айга кырыс шартлы колониягә кадәр. “Дальний эше”ндә зыян күргән дүрт кеше Русия эчке эшләр министрлыгыннан рухи зыян өчен 460 мең сум компенсация алуга иреште.

Март аенда Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Разил Кәримовка карата хөкем карары үз көченә керде. Аның кыйнавы нәтиҗәсендә, тоткарланучының эчәге өзелгән, өч кабыргасы сынган, баш мие селкенгән иде. Сержантны 3,5 елга колониягә хөкем иттеләр. Русия эчке эшләр министрлыгына зыян күрүчегә 250 мең сум компенсация түләтү карары чыгарылды.

19 яшьлек егетне кыйнау һәм акча таләп итүе сәбәпле, Чаллыда ведомстводан тыш сак хезмәтендәге өч эшчегә гаепләү карары чыгарылды. Алар зыян күрүчедән гафу үтенде һәм үз теләкләре белән аңа 125 мең сум акча күчерде.

Июльдә Актаныш районы эчке эшләр идарәсенең өч хезмәткәре тоткарланучыны җәзалаганы өчен хөкемгә тартылды.

2015 елны Казан хокук яклау үзәге медицина хезмәткәрләреннән зыян күрүчеләрнең хокукларын яклау эшен дәвам итте. Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләрендәге медицина хезмәткәрләренә берничә җинаять эше ачылган. Аның икесе инде мәхкәмәдә тикшерелә. Медицина хезмәткәрләре игътибарсызлык сәбәпле кеше үтерү, авыруга ярдәм күрсәтмәүдә гаепләнә.

Август аенда шәфкать туташының хатасы аркасында кызын югалткан казанлы мәхкәмә ярдәмендә 700 мең сум алуга иреште.

Беренче тапкыр Казан хокук яклау үзәге армиягә алынып зыян күргән чакырылучыга компенсация түләтү мәхкәмәгә кадәр барып җитмичә хәл ителде. Татарстан чакырылучыларны җыю пункты капчык-капчык бәрәңге ташу нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян килгән егеткә 100 мең сум түләде.

Гомумән, җитәкчеләрнең канун бозуы нәтиҗәсендә, Татарстанның зыян күрүчеләр файдасына барлыгы 1 миллион 820 сум компенсация түләтүгә ирешелгән.

XS
SM
MD
LG