Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина кырымтатар Мәҗлесенә 60 миллион гривня аерды


Украина түрәләре парламентның 2016 елга бюджет раслау карарына алкышлый. Киевб 25 декабрь 2015
Украина түрәләре парламентның 2016 елга бюджет раслау карарына алкышлый. Киевб 25 декабрь 2015

Украина 2016 ел бюджетында кырымтатар мәҗлесенә 60 миллион гривня (якынча 2 млн 600 мең доллар) аерылды. Украинаның яңа тарихында Мәҗлескә бюджеттан акча аеру беренче тапкыр булды.

Бу акчалар Мәҗлеснең төрле програмнарына тотылачагы да игълан ителде. Беренче чиратта бу акчага кырымтатар телендә китаплар нәшер итү, фильмнар чыгарырга планлаштырыла. Шулай ук Украинаның информацион сәясәте министрлыгының бюджетында Кырымнан Киевка күченергә мәҗбүр булган АТР кырымтатар телеканалының продукциясен Украина телеканалларында урнаштыру өчен дә акча аерылган.

Шулай итеп, 2014 елда Кырым Русия кулына күчкәч, Украина бюджетында кырымтатар мәсьәләләре белән бәйле чараларга беренче тапкыр шактый акча аерылды һәм бу акчаларны Мәҗлес контроль итәчәге билгеле булды. Бу инде әлбәттә Украина кырымтатар мәсьәләләрендә Мәҗлес белән исәпләшеп, килешеп эш итәчәген, шулай итеп Украина Мәҗлесне таныганын раслый.

Украина чорында кырымтатарларны урнаштыру програмнарына Украина бюджетыннан аерылган акчалар катгый рәвештә Кырымдагы Рескомнац аркылы сарыф ителә иде. Мәҗлес исә тик чикле рәвештә үзенең хакимияттәге вәкилләре аркылы бу акчаларның сарыф ителүенә ниндидер тәэсир итә ала иде.

Төрле елларда Украина бюджетыннан төрле күләмдә акча кырымтатарларны урнаштыру програмнарына аерылып торса да, елдан ел бу акча кими барды. Моны соңгы елларда аерылган акчаларның күләме дә раслый:

2013 ел – 25 млн гривня бюджетка кертелде, аерылган акча 11 млн гривня булды
2014 ел – 5,8 млн гривня
2015 ел – 780 мең гривня
2016 ел – 60 млн гривня

Кырымтатарлар үз мәнфәгатьләреннән чыгып эш итергә тиеш

Мәҗлес 2016 елга бюджетта күрсәтелгән акчаларга кырымтатар телендә китапларны Украинада нәшер итәлсә дә, бу китапларны Кырымга кертү мөмкинлеге булмаячагын фараз итергә мөмкин. Русиянең тиешле хезмәтләре моңа юл бирмәячәкләре билгеле. Кырымдагы кырымтатар матбугатына Мәҗлес ничек итеп ярдәм итә алыр – ул да билгесез.

“Авдет” исемле Мәҗлес газетасы 999 данә тираж белән Акмәчеттә чыкса да, ул Роскомнадзорда матбугат чарасы булып теркәлә алмады, аның рәсми статусы да юк, ул почта аша да таралудан мәхрүм. Әлбәттә, Кырымда авыр шартларда эшләп килгән кырымтатар матбугат чараларына ярдәм итү өчен ниндидер рәсми булмаган механизмнар да уйланып чыгарылыр бәлки.

АТР телеканалын Кырымнан Киевка китәргә мәҗбүр иткән хакимиятләр Кырымда хакимият яклы “Милләт” кырымтатар телеканалын оештырырга тотындылар. Бу каналны барлыкка китерү өчен бюджеттан инде 214 млн рубль акча сарыф ителде. Аны аякка бастыру өчен Русия бюджетыннан барлыгы 700 млн рубль аерылачагы игълан ителгән иде. 1 сентябрьдән башлап бу каналның тапшырулары эфирга чыга башлады, 2016 елдан иярчен аша да эфирга чыгачагы игълан ителде. Шуны да әйтергә кирәк, бу каналның продукциясе АТР каналы продукциясеннән сыйфат ягыннан шактый калыша.

Шулай итеп, Украина да, Русия дә кырымтатар матбугат чараларына ярдәм итүне үзләренә максат итеп куя, ике илнең үзара алып барган информацион сугышында кырымтатар факторына зур игътибар бирә дигән сүз. Бу инде Мәҗлес позициясеннән һәм аның кырымтатарларга булган тәэсиреннән килеп чыккан игътибар. Кырымда кырымтатарлар бүген сан ягыннан зур булмаган халык булса да, Кырым мәсьәләсендә кырымтатар факторының әһәмияте тиешле сәяси шартларда хәлиткеч дәрәҗәгә бердән күтәрелә ала. Аның өчен ике як та киләчәкне уйлап эш итә. Кырымтатарлар исә моны белеп, төрле сәяси уеннарга бирелмичә, үз мәнфәгатьләрен уйлап эш итергә тиеш. Төрле яктан, төрле максат белән аерылган акчалар белән халыкның милли үзаңына тәэсир итергә әзер булган көчләр һаман бар иде һәм булачак. Шуны да әйтергә кирәк, 2014 елда Кырымда булган кискен үзгәрешләрдән соң ике ел узса да, кырымтатарларның күпчелеге, Украина әле зәгыйфь булса да, аның яклы булып кала.

XS
SM
MD
LG