Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каскара мәктәбен төзекләндерәбез дип миллилеген юкка чыгарачаклар


Каскарадагы 2нче санлы мәктәп
Каскарадагы 2нче санлы мәктәп

Тарихка хилафлык кереп калырга тиеш түгел, дип әйтә торган иде милләтебезнең олы шәхесе Бакый ага Урманче. Шунлыктан, алай түгел ул – болай, диясем килә. Каскараның 2нче мәктәбе Төмән татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән татар мәктәбе итеп ачылган иде, гади генә 2нче санлы мәктәп булып түгел.

Беренче елларында 2нче мәктәптә татар балалары гына укыды, фәннәр урыс телендә укытылса да, укытучылар татарлар булды. Татар теле һәм әдәбияты укытылу, тәрбия эшләрендә туган телнең кулланылуы, милли гореф-гадәтләргә игътибар бирелү, психологик яктан күңел иркенлеге нәтиҗәсендә мәктәп тиз арада күзгә күренеп үсте, гаиләдәгедәй җылы мохит урнашты, укучылар арасында тәртип бозу очраклары булмады.

Директор булып Мария ханым килгәч, урыс милләтеннән булган укытучылар һәм укучылар кабул ителде, татар теле белән әдәбиятка 1 генә сәгать калдырылды. 10 еллар элек миңа ата-аналардан хат килеп төште, татар теле белән әдәбиятка – икесенә атнасына бер генә сәгать калдырдылар, икенче сәгатьне кайтарырга ярдәм итегез, дип язган иде алар.

Күп мәртәбәләр булдым мәктәптә, икенче сәгатьне кайтару өчен ата-аналар белән бергә киеренке көрәш алып бардык, урыс укытучылары да, урыс балаларының аналары да чарулап каршы тордылар ул икенче сәгатьне кайтармас өчен. Шулай да икенче сәгатьне кайтаруга ирештек ул чакта.

Икенче ялган шуннан гыйбарәт: урыс балаларын ата-аналары татар телен өйрәнсеннәр, дип бирмәделәр бу мәктәпкә, 1нче мәктәптән дәресләр калдырып укуда өлгермәүләре, начар тәртипләре өчен куылып чыгарылган балаларны алды 2нче мәктәп директоры. Мария ханымнан соң Александр әфәнде килде директор булып, нәтиҗәдә ул мәктәп 1нче мәктәпнең филиалы гына булып калды. Мәктәптә элекке җылы атмосфера торгызылуга өмет бөтенләй юк.

Ул мәктәпнең бинасын төзекләндерергә кирәк, тик төзекләндерү сылтавы белән аның этномәдәнилеген дә юкка чыгарачаклар әле. Шушы елның ноябрь аенда Тубылда татар мәгърифәте көннәре кысаларында үткәрелгән мәктәпләр ярышында аларга бәя биргәндә жюри милли составы катнаш мәктәпләргә өстенлек бирде. Щеглов кебекләр Каскара мәктәбе кебек мәктәптә урыс балалары бик теләп татар телен өйрәнәләр, дуслашалар, аңлашалар, дип ялган сөйләргә тиккә генә ябышмый. Бар ул татар теле дәресләренә татар дусларына ияреп йөргән үтә кызыксынучан урыс балалары да, тик бик сирәк андыйлар.

Мәктәпләрне кушу нәтиҗәсендә туган тел дәресләре факультативка калдырылганнан соң татар балалары һәм аларның ата-аналары арасында туган телне өйрәнүдән баш тартучылар саны кызык өчен татар телен өйрәнүче урыс балаларыннан күпкә артыграк. Татарлардан уяулыкны таләп итә торган хәлләр бу – мәктәпләрне эреләндереп катнаштыру сәясәтенең ашыгыч рәвештә гамәлгә ашырылуы.

Бибинур Сабирова
журналист, Төмән

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG