Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:48

Язучы Фәүзия Бәйрәмова 65 яшен халык белән уздырды


Чаллының үзәк китапханәсе язучы, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың 65 яше уңаеннан иҗат кичәсе, халык белән очрашу уздырды.

Әдәби кичәне алып барган өлкән китапханәче Исламия Динмөхәммәтова “Фәүзия Бәйрәмованың беренче әсәрләреннән башлап һәркайсында татар тормышы, яшәеше, татарның тарихы чагылыш таба. Аның сәхнә әсәрләреннән әлегә “Безне онытмагыз” драмасы гына куелды. Киләчәктә, аның һәр китабындагы язмаларны сәхнәгә күтәрерлек дип саныйбыз һәм аларны күрербез дигән ышанычта калабыз” диде.

Аннан сүз Фәүзия Бәйрәмованың үзенә бирелде.

– Үзем дөньяга килгән декабрь аенда шәһәрдәшләрем белән очрашуга килүемә мин бик шат һәм бәхетлемен. Динебез буенча туган көннәр уздырып йөрмәсәк тә, илле яшьлектә Чаллының элекке хакиме Рәшит Хәмәдиев “халыкка, милләткә кирәк” дип мәҗбүриләп диярлек тантананы концертлар залында уздыртты. Калганнары иҗат кичәләре исеме астында, менә бүгенгесе дә шул исем астында уза. Шунысын да әйтәсем килә, Аллаһ насыйп иткәч, менә мин сезнең каршыда утырам һәм хисабымны да әлегә сезнең каршыда бирәм. Ахирәт көнендә кылган гамәлләрем өчен хисапны Аллаһ каршында бирермен.

Фәүзия Бәйрәмова (у) һәм китапханәче Исламия Динмөхәммәтова

Фәүзия Бәйрәмова (у) һәм китапханәче Исламия Динмөхәммәтова

Менә 65 еллык гомер бәйрәмем көннәрендә мин сезнең каршыдамын. Үзәк китапханә хезмәткәрләренә, Исламия ханым сезгә, минем бар бәйрәмнәрне – китаплар чыгу, туган көнне берләштереп иҗат кичәсе ясавыгызга зур рәхмәт. Мин күптән түгел генә Төркиядән кайттым. Шулай килеп чыкты, очкыч бәреп төшерелгән көнне билет алырга туры килде. Шушы вакытта Төркиядә “Күчем хан” романының төрекчәсе басылып ята иде. Мине анда татарлар көтә. Мин паникага бирелмәдем, шушындый ыгы-зыгылы, һәр тукталышта тентүләр булган заманда, билет алынгач, тоттым да чыгып киттем. Төркиядәге кадерле милләттәшләрем янында егерме көннән артык булдым. Алар мине кадерләп, зурлап кына йөрттеләр. Күп кенә шәһәрләрдә, татар авылларында булдык. Шул авылларның берсе – Бөгердәлек иде.

Тамаша залы

Тамаша залы

Ни өчен сугышлар башланырга торган вакытта Сүрия чигендәге шушы авылга чыгып киттегез дип сорасагыз – мин үземнең “Һиҗрәт” дип аталган китабыма материаллар туплау өчен киттем. Чөнки бу авылда Төркиягә Себердән ислам динен саклап калу өчен 1907 елда күченеп килгән татарлар яши. Төркиядә һиҗрәт кылган Урал-Идел татарлары авыллары бар. Аларны без Казан татарлары дибез, алар турында күп сөйләнде. Әмма Себернең биш авылыннан чыгып китеп, Төркиягә барып җитеп урнашкан Бөгердәлек авылы – бердәнбер. Монда инде өченче тапкыр булуым. 2007 елда авылның 100 еллыгында булсам, 2012 елда галим Габдрәшит Ибраһимов истәлегенә урман утырту тантанасында катнаштым. Чөнки шушы якларга халыкны Габдрәшит Ибраһимов алып килгән. Ул 1900 елларда ук халыкны җыеп, “Русиядә бик зур үзгәрешләр көтелә. Патшаны бәреп төшерәчәкләр. Шуннан соң дингә әллә ирек була, әллә юк дип, иманны саклап калу өчен һиҗрәт кылырга өндәгән. Ләкин аларга рөхсәт бары 1907 елда гына бирелгән. Төркиягә китү буенча халыкта фикер төрле булган. Тукай да шуларның берсен бәян иткән. Төркиягә китү өчен патшадан рөхсәт алына. Халык зур газаплар белән шушы илгә барып җитә. Төркия аларны булганча яхшы каршылый. Чөнки Габдрәшит Ибраһимов Төркия хакимиятләре белән күченүчеләр хакында алдан сөйләшеп куйган була. Сөйләшүләр барышында татарлар аларга Себергә охшаганрак табигатьле, кар ява торган җирләргә урнаштыруны сорыйлар. Аларга Анталиядән 300 чакрымлап булган шундыйрак җирне табалар. Анда кар да ява.

Фәүзия Бәйрәмова Төркиягә булган иҗади сәфәре барышында шундагы татарлар тарфыннан: “Биредә генә калыгыз. Сезне Русиягә кайткач та Рафис Кашаповны кулга алган кебек кулга алулары ихтимал бит”, дип кисәтүләре хакында да әйтте. “Туган илем Татарстан, ирем шунда, балаларым шунда дип әйттем“, диде Фәүзия ханым.

Исламия Динмөхәммәтова

Исламия Динмөхәммәтова

Кичәдә язучыга сораулар да бирелде. Шуларның берсе “Болын” әсәре буенча иде. “Ул чакта болыннарны күпләп сөрделәр, юк иттеләр. Шул исемдә китап та яздым. Аннан инде 90нчы еллар, милли күтәрелеш еллары килде. Аннан тагын мал бүлешү, кеше аеру чоры килде. Шундук кеше үтерүләр дә китте. Монда инде “карурман” чоры, дәүләтне, халыкны сату чоры китте. Тора-бара менә шул “Карурман”, “Намаз”ларга, “Кырык сырт” китапларына күчтем. Шунда уйлар да туды. Без шушының өче көрәштекме? Безне ни өчен үтерәләр, безгә ни өчен террорист дигән ярлык тагалар? Заманы нинди булды – әдәбияты да шундый булды.

Тамашачылар

Тамашачылар

Тора-бар инде милли каһарманнарыбызны күрсәтүне дә максат итеп куйдым. Моның өчен Сахалинына да, Себеренә дә, Котыбына да барып җиттем. Кырык ике китабымның утыздан артыгы татар тарихына багышланган. Биредә башлап язучылар да килгәндер дип уйлыйм. Алар игътибарына әйтәм, хәзер бик тиз яза башладылар. Урамда бер апаны тотып алалар да, аңа диктофон сузып башыннан үткәннәрне сөйләтәләр. Һәм “роман” дигәннәре әзер. Бу роман түгел. Бу – романга чимал гына булырга мөмкин. Мондый чималлар белән газетларыбыз тулган. Үзләрен чын язучылар дип йөрүчеләр дә шушындый юллар белән “роман”нар яза башладылар. Себергә дә барасы юк, Кытайдагы тарихны да өйрәнәсе юк. Әгәр сез роман хәтле роман язарга уйлыйсыз икән, аның идеологиясе булырга тиеш. Идеология совет чорында да булды. Дәүләте җимерелгән, коллыкка дучар ителгән халыкның идеологиясе бер генә – азатлык, иреккә чыгарга омтылу. Шуның юлларын эзләү, тарихтагы гыйбрәтләрне күрсәтү. Татар язучысының башкага хакы юк.

Беренче әсәрләремдә күңел турында язсам да, 65 яшемә килеп җиткәндә Ходай рәхмәте белән шушы юлга килеп җиттем. Мин дә диктофон күтәреп кенә әсәрләр яза алган булыр идем. Тагын шул сүз, хәзер гайбәт язып роман чыгаралар. Аның идеологиясе нәрсәдә соң? Шундый ук нәрсә белән татар эстрадасы да тулды. Анда күздән яшьләр чыгарырлык бернәрсә дә юк. Язылган әсәрләрдә дә бернинди милләт фаҗигасе дә, татар тарихы да юк. Әгәр биредә булачак татар язучылары утыра икән, уйлагыз, син – халкыңнын язучысы. Әсәреңне нәрсә өчен язасың? Акча өченме? Ул вакытта моны ачыктан-ачык әйт, бу әсәрдә идеология дә, тәрбия дә юк, акчага гына язам диген.

"Зөләйха күзләрен ача" китабы – милләткә каршы китап"

Әле соңгы вакытта гына “Зулейха открывает глаза” дигән әсәр турында бик күп сөйли башладылар. Бар халык үрле-кырлы сикерә. Мин бу язманың кайбер аннотацияләрен, кайбер өзекләрен укыдым. Бу китап – татар халкына каршы язылган китап! Коточкыч китап. Монда әйтелә, татар хатынының урыска чыккач кына күзе ачыла. Урыс белән зина кылып, Себергә китеп баласына урыс исеме биргәч кенә рәхәт чигә башлый. НКВД әфисәре аның ире Мортазаны үтерә. Сөргенгә сөрелгән Зөбәйдә тормышы җәннәт итеп сурәтләнә. Халык, ай, сөрген турында китап юк иде әле дип ахылдый. “Кырык сырт”, Ибраһим Сәлахов, Гурий Тавлин, Аяз Гыйләҗев әсәрләре бар иде. Имеш, бу әсәр урысча чыккан да, Мәскәү күтәреп алган. Мәскәү юкка гына күтәрми. Мәскәүнең үз идеологиясе бар. Янәсе, Теләчеме, Сабамы районында туган, яшәгән Зөләйханы ире йортында кыйнаганнар, кискәннәр. Анда аның кайнанасы Убырлы карчык-Упыриха буларак бирелә. Урыс әдәбиятында Кабаниха бар иде. Шуңа ошатканнар. Монда әле татарлар пычрак, әшәке итеп тә күрсәтелә. Ә монда урыска чыккан Зөләйханың сөргендә янәсе күзе ачыла. Монда дәүләттән ике максат куела. Беренчесе – сөргенне яхшы итеп күрсәтү, икенчесе – татар хатынының урыска тормышка чыкканнан соң гына яхшы тормыш кичерә башлавы, күзе ачылуы. Янәсе, Зөләйха Игнатов белән тора башлагач эшли башлый, әллә кемнәр булып китә.

Тамаша залы

Тамаша залы

Күрегез әле, милләткә каршы шушы китапны хәзер татарчага тәрҗемә итәләр. Февраль аена тәрҗемә итеп бетерергә диелгән. Димәк ки, февральгә моны чыгаралар һәм Тукай премиясенә тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Шушы китапның Флера Тарханова тәрҗемәсен инде “Шәһри Казан” газеты бастыра башлады. Интернетта да күренә. Февраль дигән сүз чыкты. Чөнки 15 февральдә Тукай бүләге кандидатлары билгеле була. Мәскәү күтәргән һәм дә Мәскәү идеологиясе белән язылган бу китапта, кабатлыйм, татар хатыны урыска тормышка чыкканнан соң гына бәхетле булып, канатланып яши башлый икән. Әлеге әсәр Сабалар белән, Рөстәм Миңнехановның укытучысы белән бәйле булуы турында сүзләр бар. Шулай булганда Гүзәл Яхина Тукай бүләген ала да ала инде.

"Җиде китап – милләтемә бүләк"

Кичәдә “Татар тарихы”ның җиде томлыгы чыгуы уңаеннан да Фәүзия Бәйрәмовага сорау бирелде. “Менә җәмәгать, бу татар тарихына кагылышлы китапларда идеология бар дип уйлыйсызмы? Бар. Әмма татар фаҗигасе турында түгел. Монда татар язмышлары да, милли каһарман да, бәйсезлек өчен көрәш тә юк. 1552 елгы басып алулар да урыс сүз әйтмәслек итеп кенә язылган. Бәлки бу татар тарихыдыр, әмма милләт тарихы түгел. Шушы уңайдан мин дә бераз елмаеп кына булса да шуны әйтәм, минем дә җиде томлыгым бар. Алар милләт тарихы дип атала. Шушы циклдан җиде китап яздым. Исемнәрен дә атыйм:

1. "Таралып яткан татар иле"

2. " Алтын Урда-Алтын җирем"

3. "Туран иле"

4. "Ачылмаган татар тарихы"

5. "Дала Атлантидасы яки Эчкен татарлары"

6. "Сахалин утравы һәм татарлар"

7. "Котыпта татар тормышы"

Менә урыннарга барып, Салехардлардан Сахалиннарга чаклы үз аякларым белән йөреп, кешеләрне күреп, сандыклардагы шәҗәрәләрне өйрәнеп, зиратларда булып, архивларда утырып милләт йөрәге, үз йөрәгем аша уздырган шушы җиде китап милләтемә бүләк булсын. Шуларны яза алуым өчен Аллаһка рәхмәтемне әйтәм".

"Фәүзия Бәйрәмова – Нобель премиясенә лаек язучы"

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова чыгышыннан, сорауларга җаваплар бирүеннән соң сәхнәгә әдәбият белгече, профессор Әнвәр Шәрипов күтәрелде. Ул: “Фәүзия Бәйрәмова барлык иҗаты, барлыгы белән милләткә бирелгән. Безнең исән булуда аның өлеше бик зур”, дигән фикерләрне җиткерде.

Иҗат кичәсендә Алабуга педагогия университетының 3 курс студенты Алия Жаркова Фәүзия Бәйрәмова әсәрләреннән өзекләр укыды. Мәгариф ветераны Рузалия Уразаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева һәм башка бик күпләр Фәүзия Бәйрәмова иҗатына матур бәяләрен бирделәр. Тазалык теләделәр.

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

Язучы Айдар Хәлим чыгышы да алкышларга лаек булды. “Фәүзия Бәйрәмова – бөек милләтче. Димәк, халкыбызның иң яхшы кешесе. Сез, килгән кешеләр, тын да алмый кичәдә утырасыз. Рәхмәт сезгә. Кичә генә төне буе “Убить империю” дигән китабымны актарып утырырга туры килде. Белгәнегезчә, мине кайсыдыр чыгышта “Убить империю” китабындагы “русская нация, русский народ проспали бога”, “безбожный народ”... дигән сүзләрне әйткәнмен. Бу сүзләрне мин шушы китабымнан алып әйткән идем. “Убить империю” китабы кулга алынганнан соң 1997 елда Русия генераль прокуратурасы тарафыннан азат ителде. Анда инде шушы фикерләр әйтелгән иде. Шушы сүзләр өчен болар мине икенче тапкыр эзәрлекли башлады. Монысы башка мәсьәлә. Җәмәгать, без үз шәхесләребезне күрсәтә белмибез. Фәүзия Бәйрәмованың шушы җиде китабын гына да Стокһольмга җибәрсәк, Нобель премиясенә лаек дип табылыр иде. Гафу итәсез, мескен генә генә бер язучы Светлана Алексевичның китабы, аны кимсетеп әйтүем түгел, Фәүзия Бәйрәмованың милләтләр турында язган китаплары белән тигезләшә алмый. Без бәлки Фәүзияне Нобель премиясенә тәкъдим итә алган булыр идек. Моңа ул лаек.

Безнең әдәбиятта, милләтләр, җир тарихында урыс империясенең никадәр юньсез, мәгънәсез, халыкларның күз яшендә, башка халыкларны талап яшәве турындагы “Убить империю” китабына да тиңнәр юк. Мин моны мактанып әйтмим. Бездә шул булганнарны күтәрү осталыгы юк. Фәүзия ханымның җиде китабы Нобель премиясенә лаек әсәрләр рәтенә керә. Болар – биш гасыр изелеп тә, һаман телле вә динле булган халык турында җир шарының бер почмагыннан икенче почмагына барып язылган китаплар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG