Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык укучылары 2015 елның иң яхшы фильмнарын сайлады


“Башваткыч” – Азатлык укучылары фикеренчә иң яхшы фильм
“Башваткыч” – Азатлык укучылары фикеренчә иң яхшы фильм

2015 ел ахырына якынлаша. Азатлык радиосының “Киноханә” шәлкеме узып баручы елның иң яхшы фильмнарына күзәтү ясый.

Бүгенге көндә кино өлкәсе медиа кырының әйдәп баручы өлешенә әйләнде. Дөнья буйлап атна саен дистәләгән фильм, мультфильм, сериал, документаль фильмнар чыга. Алар идеология, пропаганда, күңел-ачу, җәмгыятьтәге теге яки бу проблеманы күтәрү, аларга игътибар җәлеп итү һәм башка максатлар үти. Кызганычка каршы, дөнья күләмендәге фильмнарны татар телендә карау мөмкинлеге юк. Татар фильмнарны да бик сирәк чыга.

Моны истә тотып, татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү максатыннан Азатлык 2015 елда “Киноханә” шәлкемен ачып җибәрде. Аның кысаларына дөньяда чыккан яңа фильмнар турында мәгълүмат, рецензияләр, яңалыклар тәкъдим ителә.

“Киноханә” шәлкеме узып баручы елга нәтиҗә ясарга, елның иң кызыклы, мәгънәле һәм уңышлы фильмнарны барларга булды. Бу эштә безгә хөрмәтле укучыларыбыз да ярдәм итте. Берничә атна дәвамында без Азатлыкның Вконтактедагы сәхифәсендә “2015 елның иң яхшы фильмы?” дигән сораштыру уздырдык. Сораштыруда 300-дән артык кеше катнашты. Нәтиҗәләр ясарга вакыт.

Иң яхшы фильм

"Башваткыч" мультфильмыннан күренеш
"Башваткыч" мультфильмыннан күренеш

Азатлык укучылары фикеренчә, елның иң яхшы фильмы булып “Башваткыч” мультфильмы тора. Аның өчен 100дән артык кеше тавыш бирде. "Башваткыч" – балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә карарлык мультфильм. Ул аеруча балалар хис-кичерешләрен аңларга теләүче әти-әниләр өчен кызыклы булыр. Фильм үзәгендә баланың һәм, гомумән, бөтен кешеләрнең башында булган хисләр, аларның тотышы һәм кешегә тәэсире тора.

Әлеге мультфильмны Азатлык укучылары гына түгел, башка тамашачылар да яратты кебек. Мәсәлән, дөньякүләм фильмнар базасы булган IMDB сайтында “Топ-250” исемлегендә ул 90нчы урында. Русиянең популяр “Кинопоиск” порталында да ул барлык фильмнар арасында 108нче урынга менде.

“Башваткыч” мультфильмы “иң яхшы анимацион мультфильм” номинациясендә Оскар премиясенә дә тәкъдим ителде. Күп кенә кинотәнкыйтьчеләр фикеренчә, беренчелекне нәкъ ул яулар.

Беренче бишлек

"Марслы" филмыннан күренеш
"Марслы" филмыннан күренеш

Икенче урында 60-лап тавыш белән “Марслы” фильмы бара. Быелның октябрендә генә дөнья күргән бу фильм фән һәм астрономиягә зур кызыксыну уята алды. Фильмда NASAның Арес III дип аталган миссиясе вакытында үлгән дип саналган астронавт Марк Уотниның исән булып Марс планетасында бер үзе калуы тасвирлана. Исән калыр өчен ул көченнән килгәнне эшли: махсус шартларда бәрәңге үстерә, Җир белән элемтә урнаштырырга тырыша, рационнарын саный. Шул вакытта Җирдә аны коткару максатында эшләр алып барыла.

Азатлык радиосы бу фильмда фактларның чынлыгын яки уйдырма булуын анализлаган иде.

“Шпионнар күпере” фильмыннан күренеш
“Шпионнар күпере” фильмыннан күренеш

Өченче урынга “Шпионнар күпере” (Bridge of Spies) дип исемләнгән тарихи драма чыкты. Чын вакыйгаларга нигезләнгән бу фильм Джеймс Донован исемле Бруклин адвокаты турында. Салкын сугыш чорында хакимият аны Берлинга советлар кулына әсир төшкән очучыны коткару турында сөйләшүгә җибәрә. Фильмдагы пацифизм фикерләре хәзерге катлаулы халыкара вакыйгаларга да бер ишарә кебек кабул ителә.

Дүртенче урынны “АНКЛ агентлары” исемле комедияле боевик алды. Ул дөньяны коткаруга омтылган өч агентның маҗараларын күрсәтә. Бишенче урында – “Уч алучылар” фильмының икенче өлеше. Супергеройлар турындагы бу фильмнының төп җанатарлары – яшүсмер егетләр.

Исемлектә булмаганнар

Азатлык радиосы үткәргән сораштыру
Азатлык радиосы үткәргән сораштыру

Исемлектә шулай ук “Кингсмэн серле хезмәте”, “Башкара алмаслык миссия 5”, “Кырмыска-кеше”, “Яхшы динозавр” фильмнары өчен тавыш бирелде. Азатлык исемлеккә барлык фильмнарны да куя алмады, әлбәттә. Игътибарыбыздан читтә калган яхшы картиналар күп булды, кызганычка каршы, аларны барысын да санап бетереп булмый.

Декабрь ахырында гына дөнья күргән “Йолдыз сугышлары” фильмын исемлеккә кертеп булмаган иде. Шулай да аның күп рекордлар куюы аны да елның иң уңышлы фильмы итә. Бүгенге көндә IMDB исемлегендә ул 21нче урынга менә алды. “Киноханә” шәлкеме бу фильм турында рецензия әзерли.

Шулай итеп 2015 кино елы ахырына якынлашты. Аның нәтиҗәләре әле алдагы елның беренче айларында “Оскар”, “Алтын глобус” кебек күпсанлы премияләр биргәндә ясалыр. Без исә, дөньяның иң уңышлы, мәгънәле һәм матур фильмнарын алдагы елда барларбыз.

XS
SM
MD
LG