Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:19

Фән дөньясында да ахырына якынлашкан 2015 елның нәтиҗәләрен ясыйлар. Төрле белгечләр һәм гади интернет кулланучылары иң әһәмиятле вакыйгалар арасында New Horizons-ның Плутон янында очуы һәм CRISPR геномын төзәтүне атыйлар. Азатлык радиосы фән елына йомгак ясый.

Узып баручы ел фәнни вакыйгаларга шактый бай булды. Әлбәттә, узган гасырлардагы ачышлар турында сүз алып барып булмаса да, бүгенге тормышны яхшырту, яшәү сыйфатын арттыру, галәмне тирәнтен өйрәнү өстендә зур тырышлыклар алып барыла.

Нинди соң ул ачышлар һәм тырышлыклар? Азатлык дөньякүләм танылган Science журналы белән бергә фәнни елга күзәтү ясый.

Геннар инженериясе: CRISPR технологиясе

Science журналы редакциясе бер икеләнмичә бу технологияне “елның фәнни уңышы” дип атады. Дөрес, бу тикшеренүләр инде 2007 елда ук башланып киткән, әмма нәкъ менә бу елны системны ныклап өйрәнеп, аның кулланылышын гамәлгә кертеп җибәрделәр.

Кеше ДНК-сы

Кеше ДНК-сы

CRISPR (Clustered Regularly Interspaced Short Palindromic Repeats) – геннарга кертелә торган бактерияләр белән көрәшү системы. 2007 елда ук аны бактериофаг белән көрәшә торган стрептококкларда тапканнар. Соңрак бу ген системыннан “имун системасы”н ясарга өйрәнделәр.

Быел Кытай галимнәре кеше эмбрионнарын модификацияләп карады. Шуннан соң кеше организмында мондый тәҗрибә ясауны тыйдылар. Октябрь аенда ген үзгәртү нәтиҗәсендә шул ук Кытайда көчле мускуллы этләрне чыгардылар.

CRISPR/Cas9 системы авторлары Эммануэль Шарпантье (Германия) һәм Дженнифер Дудна (АКШ) химия Нобель бүләген дә алырлар дип көтелгән иде, тик әлегә алар аңа ирешә алмады. Кешеләрдә беренче клиник тәҗрибәләр 2017 елда башланыр дип көтелә. Шул ук вакытта фәнни даирәләрдә кеше геномын үзгәртүнең әхлакый ягы турында бәхәсләр бара.

Плутонга сәяхәт

Science журналы белгечләрләрдән тыш үз укучыларына да иң әһәмиятле фәнни вакыйганы барларга тәкъдим итте. Укучылар исә иң әһәмиятле дип New Horizons планетаара автомат станциясенең Плутон планетасын якыннан өйрәнүен атады.

2006 елда ук Җирдән кузгалган “Яңа офыклар” (New Horizons) станциясе бу елның июль аенда Плутонга барып җитте. Галимнәр аннан килгән мәгълүматны әле 16 ай дәвамында эшкәртәчәк. New Horizons сәфәре NASA тарафыннан да уңышлы дип табылды. Хәзерге вакытта станция Җир шарыннан 5 миллиард чакрым ераклыкта һәм Койпер астероидларын өйрәнергә әзерләнә.

Әлеге миссия зур резонанс тудырды. Аның турында хәбәрләр, фикер алышулар интернетны шаулатты, ә станция җибәргән фотосурәтләр барлык диярлек мәгълүмат чараларында күренде. Күрәсең, шуңа күрә дә әлеге вакыйга да елның иң әһәмиятле фәнни вакыйгасына әйләнгән дә инде.

3D-принтердан кабыргалар

Медицина өлкәсеннән тагын бер зур яңалык - 3D-принтерда ясалган кабыргаларны кешегә урнаштыру. Сентябрь аенда ул ясалма органнарны күкрәк саркомасы белән авырган бер испан ир-атына урнаштырдылар.

Титан протезлар Австралиянең Anatomics ширкәте тарафыннан ясалды. Операцияне испан табиблары төркеме башкарды. Классик протезлар ысулы белән бу авыруны инде дәвалап булмаган. Шуңа табиблар мондый сынау башкарырга булган. 12 көн авыруны күзәткәннән соң, аның хәле яхшы дигән нәтиҗә чыгарылды.

Әлеге вакыйга медицинага зур үзгәрешләр китерә ала. 3D-принтер белән ясалма органнар ясау шактый гына авыруларны дәвалауга юл ачарга мөмкин. Дөрес, әлегә бу технология бик кыйбат.

Homo naledi – яңа төр кеше

Homo naledi баш сөяге

Homo naledi баш сөяге

Science редакциясе билгеләгән тагын бер әһәмиятле ачыш - Homo naledi дип исемләнгән яңа төр борынгы кеше сөякләрен табу. Йоһаннесбург янында булган мәгарәдә йөзләп галимнәр әлегә танылмаган кеше сөякләре табылган. Бу кеше төренә Homo naledi исеме бирелде.

Homo sapiens белән чагыштырганда аларның баш мие ике тапкыр кечкенәрәк, тик аяк табаны хәзерге кешенекенә бик охшаш. Бу кешеләрнең җилкәләре исә австралопитекларныкына бик охшаш. Кыскасы, бу өлкәне әле шактый тикшеренүләр һәм ачышлар көтә.

Тарих фәне

Тарих фәнендә Science быел бик кызганыч вакыйганы билгеләде. Русиядә тыелган “Ислам дәүләте” Сүрия һәм Гыйрак җирләрендә урнашкан күпсанлы тарихи һәйкәлләрне юк иткән. Пальмираның төп символы булган егерме метрлы Триумфаль аркасы да хәзер инде юк.

Галимнәрне тетрәндергән тагын бер вакыйга – күренекле Сүрия археологы, Пальмираның төп караучысы булган Халид Асаадның үлеме. Аны халык алдында август аенда юк иттеләр. Галимнәр моны елның иң зур югалтуларның берсе дип атады.

* * * *

Science журналы киләсе елларга фаразлар да кыла. Редакция фикеренчә, якын киләчәктә гравитацион дулкыннар ачылачак, этләрнең барлыкка килү сере чишеләчәк, Microscope француз иярчене Эйнштейн теориясен дәлилләячәк.

Азатлык радиосының “Фән-фәсмәтән” шәлкеме дә фән дөньясындагы вакыйгаларны күзәтүен дәвам итәчәк һәм укучыларына хәбәр итеп торачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG