Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доллар бәясе 73 сумнан артты


Русия бюджеты нефть бәясенең бер мичкәсе 50 доллардан чыгып хисапланган.

Мәскәү биржасында долларның бәясе чәршәмбе көнне 73 сумнан артты. Алдагы көнне евро бәясе август аеннан беренче тапкыр 80 сумга күтәрелде.

Рубльның төшүен белгечләр нефтькә бәя төшү һәм салым түләү вакыты бетү белән аңлата. Сишәмбе Brent нефтенең бер мичкәсенең бәясе 37,35 доллардан да түбәнәйде.

Русия финанс министры Антон Силуанов элегрәк 2016 елда нефть бәясе 30 доллардан да түбәнрәккә төшәргә мөмкинлеген әйткән иде. Шул ук вакытта ил бюджеты нефть бәясенең бер мичкәсе 50 доллардан хисапланган.

XS
SM
MD
LG