Accessibility links

Башкортстан ТИҮе алдагы елда яшьләрне җәлеп итмәкче


ТИҮ утырышы
ТИҮ утырышы

29 декабрь Башкортстан татар иҗтимагый үзәге чәй табыны артында елга йомгак ясады. Ул җыр-моң, милли музыка белән үрелеп алып барылды.

Йорттан-йортка йөрүче ТИҮ утырыр урынын тагы үзгәрткән булып чыкты. Җәй Рамил Бигновның Октябрь проспектындагы бинасы сүтелгәннән соң ТИҮ Красин базары идарәсе бинасында, аннан соң “Ихлас” мәчетендә утырышлар уздырды. Июль аеннан башлап “Яблоко” фиркасе утырган бинада җыела иде. Инде килеп ТИҮ математика институтында җыелды.

Чараны ачып, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов елда башкарылган кайбер эшләрне телгә алды:

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

“Агымдагы елда Рәфис Кашаповны яклап каршылык чарасы һәм өч ялгыз пикет уздырдык. Шулай ук татар телен яклап һәм татар милли-мәдәни мәнфәгатьләрен яклап берәр тапкыр пикет уздырдык. Бәләбәй татар гимназиясе директоры Нурмөхәммәт Хөсәеновны урынына кайтаруны таләп итеп бер тапкыр каршылык чарасы уздырдык. Татар теленә Русиядә дәүләт теле статусы бирүне таләп итеп, татар мәнфәгатьләрен яклап һәм республикадагы татар халкының аянычлы хәле турында Русия президенты Владимр Путинга өч тапкыр мөрәҗәгать юлладык. Дөрес, аларга реакция сизелмәде.

Агымдагы елны ТИҮ Чехословакия батыры, халыкта “Кара генерал” дип аталучы Даян Мурзин елы дип игълан иткән иде. Аның исемен мәңгеләштерү буенча кайбер эшләр башкардык. Хәтер кичәсе уздырдык, туган ягына сәфәр кылдык. Бу юнәлештәге эшчәнлегебез өчен Чехиянең Русиядәге илчесеннән рәхмәт хаты да алдык. Башка кайбер эшләр башкарылды”.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов:

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

“Нефтькә бәяләр төшә, рубльочсызлана, халыкның сатып алу мөмкинлеге кими. Ел финанс, социаль яктан бик авыр булды. Алдагы елда тагы да авыраюын фараз итәләр. Безнең оешма илдәге авырлыкларга карамый үз юнәлешендә эшләде. Елны исән-сау үткәрдек. Алдагы елда да тоткан мәсләгебезгә тугры калып, эшчәнлекне дәвам итәрбез. Максатлар изге – Башкортстан татарларының тел, милли-мәдәни ихтыяҗларын яклау һәм үстерү.

ТИҮ идарәсе әгъзасы Вил Латыйпов:

Вил Латыйпов
Вил Латыйпов

“Бүгенге режим демократик көчләрне чүпләргә, куркытырга тырышса да, демократик хәрәкәт бар. Татар рухы, милли үзаң сүнмәгән. Мөмкинлекләр дә бар. Дөрес, оешмабыз шактый картаеп бара. Алдагы елда яшьләрне җәлеп итү, яңарту, яңа сулыш бирү, бүлекчәләрне төзү эшләрен дә уйларга кирәк. Низамнамәдә каралган корылтайны җыю вакыты да күптән узган. Аны да уздырырга кирәк. Алда эшләр күп. ТИҮ һәрвакыт гадел, авырлыклардан курыкмаган, хакимият кесәсенә кермәгән оешма булды. Шәт, шулай калырбыз да.”

Утырышта милли халык җырларын башкардылар, баян, гитара, мандолина көйләре яңгырады. “Каләм җене” кагылганнар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләде. Вил Латыйпов һәр ТИҮ әгъзасына язган эпиграммаларын укып ишеттерде.

XS
SM
MD
LG