Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Европа татарлары турында документаль фильм төшерәбез"


"Бу көннәрдә Брюссельда булсагыз, Елизабет паркына кереп чыгыгыз. Биредә уза торган Раштуа ярминкәсендә Зәйнәп апаны да таба аласыз, ул сезне татар һәм рус ашлары белән сыйлар", дип белдерә фильм төшерүчеләр
"Бу көннәрдә Брюссельда булсагыз, Елизабет паркына кереп чыгыгыз. Биредә уза торган Раштуа ярминкәсендә Зәйнәп апаны да таба аласыз, ул сезне татар һәм рус ашлары белән сыйлар", дип белдерә фильм төшерүчеләр

Yummy Group студиясе җитәкчесе Ильяс Гаффаров татарлар турында бәйсез студияләр төшергән фильмнар юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә бу эшне башларга булдык ди.

Yummy Group студиясе җитәкчесе Ильяс Гафаров һәм журналист Рәдиф Кашапов бу көннәрдә Европада. Алар 18 декабрь көнне Казаннан чыгып киткәннәр, 7 гыйнварда гына кайтып төшәчәкләр. Егетләр Европада яшәүче татарлар турында документаль фильм төшерә. Проект җитәкчесе Ильяс Гаффаров татарлар турында бәйсез студияләр төшергән фильмнар юк дәрәҗәсендә һәм үзләрен бу юнәлештә юл яручылар, дип белдерә. Аның фикеренчә, бәйсез студияләр бер үк проблемга төрлечә һәм киңрәк карый ала.

– Ильяс, Европада сәфәрдә икәнсез. Нинди максатлар белән?

Ильяс Гафаров
Ильяс Гафаров

– Башта Европага бару идеясе килеп туган иде. Максатсыз гына йөрү безгә хас түгел, шуңа күрә видео да төшерергә кирәк дигән карарга килдек. Без элек шундыйрак төрле проектлар өстендә эшләгән идек инде. 2013 елда велосипедларда Петербурдан Стокһольмга һәм аннан Һельсинкига кадәр сәфәрдән документаль фильм эшләдек. Казанда төшергән документаль фильмнар да бар. Хәзер исә бер камера алып, төрле кешеләр белән очрашып, алар белән сөйләшеп, татарлар турында бер фильм төшерәбез.

Без башта Ригага килдек һәм аннан Брюссельгә очтык. Брюссельдә олы яшьтәге, 80 яшьлек Роза апа белән таныштык. Амстердамда социология фәннәре профессоры Данис Гәрәев белән күрештек. Хәзер ул ислам тарихын өйрәнә. Аннары Антверпенда Камилә белән очраштык. Ул татар мәдәниятеннән күптән инде аерылган булган, соңгы елларда аны тамырлары кире тарта башлаган. Ул Амстердамда политолог белгечлеген үзләштерә.

Брюссель шәһәрендә бер ярминкәдә уйламаган җирдән татарларны таптык. Ул – урта яшьтәге эшмәкәр Зәйнәп ханым. Ярминкәдә татар һәм урыс ризыклары сатып тора иде. Аннары Парижда да очрашулар булды. Без очрашкан кешеләр арасында кайчандыр татарлар белән элемтәләре өзелгән һәм кабат бу милли мохиткә әйләнеп кайтканнар да бар. Әлеге сәфәр вакытында көтелмәгән кешеләр дә очрарга мөмкин. Татар шулай ук кайдадыр яши, каядыр сәяхәт итә.

– Минем Европада яшәгән татарларны шушы яктан ачасым килә, дигән берәр максатыгыз бармы?

– Бер җөмлә белән генә әйткәндә, татарларның Европада ничек яшәгәнен беләсебез килә. Әңгәмәдәшләребезнең һәрберсенә дә бер үк төрле сораулар бирәбез. Әмма җаваплары, тарихлары, дөньяга карашлары да бөтенләй аерыла. Татарлыгына кайту тарихлары да һәркемнеке үзенчә. Без төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре белән сөйләшергә тырышабыз.

Безнең беренче геройларыбыз: Роза апа, Данис һәм Камилә. Брюссель, Амстердам һәм Антверпен
Безнең беренче геройларыбыз: Роза апа, Данис һәм Камилә. Брюссель, Амстердам һәм Антверпен

– Беркем дә өстән кушмаган, иҗади эш була инде бу сезнең?

– Әлбәттә! Безнең Казанда видео җитештерә торган студиябез бар. Мин үз тәҗрибәмә таянып, бу язманы ничек зур проект итеп үстерү мөмкинлеге турында да уйлыйм. Бер тапкыр барып язу белән генә эш бетмәскә мөмкин. Әлегә без кечкенә генә документаль фильм ясарга телибез. Грант алып берәр зур проектка кушылсак – шат булыр идек. Үз көчебез белән дә җиренә җиткереп эшләп бетерергә дә әзер.

– Сез Европада яшәгән татарлар белән сөйләшкән вакытта аларның Казан белән, татар дөньясы белән бәйләнешен ничегрәк тойдыгыз?

– Әңгәмәдәшләребез үзләренең тормышларын Казан белән бәйләнештә күрә. Кемдер Дөнья татар конгрессы белән бәйләнештә тора, кемдер Татарстанның фән дөньясы белән бәйләнештә. Ниндидер бәйләнешләр урнаштырмаган, әлегә татар дөньясы белән кызыксынучылар гына да бар. Кайберәүләр өчен интернет һәм татар телендә, татарлар турында чыккан материаллар татар дөньясы белән бәйләнеш булып тора.

– Әңгәмәдәшләрегез арасында "Европа татарлары альянсы" вәкилләре дә булгандыр?

– Альянсны телгә алучылар булмады, алар күбрәк үзләрендәге оешмалар белән элемтәдә. Ә кем өчендер җирле оешмалар белән элемтәгә керү кирәк тә түгел, ул бөтенләй башка юллар аша татар дөньясы белән элемтәсен саклап тора.

– Сез бу сәфәрегез алдыннан Русия тышкы эшләр министрлыгы күзәтүендә булган "Европа татарлары альянсы" барлыгын белгән идегезме?

– Альянс турында ишеткән идек. Алар аша контактлар табарга, очрашулар оештырырга теләгән идек, ләкин барып чыкмады. Дөресрәге, алар безгә җавап бирмәде.

– Татарлар турында эчкерсез, бәйсез рәвештә төшерелгән фильмнар кирәк дип исәплисезме?

– Мәдәнияттә бәйсез җитештерүчеләр кирәк. Бәйсез студияләрнең иҗади мөмкинлекләре күбрәк. Алар бер үк проблемга төрлечә һәм киңрәк карый ала. Без менә шундый традицияне башлап җибәреп, башкаларны да шуңа этәрергә телибез. Фильмның миссиясе әнә шул дип әйтергә дә мөмкин.

XS
SM
MD
LG