Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия стратегик тикшеренүләр институты белгече Рәис Сөләйманов тоткарланган


Рәис Сөләйманов
Рәис Сөләйманов

Рәис Сөләймановны ике көн элек сорау алу өчен Татарстанның экстремизмга каршы үзәгенә чакырган булганнар.

Бүген Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Экстремистик билгеләр пропагандасы" өчен Русия стратегик тикшеренүләр институты эксперты, үзен ислам белгече дип санаучы Рәис Сөләймановны җиде көнгә сак астына алу карарын чыгарган.

Мәгълүмат агентлыклары язуынча, ул социаль челтәрләрдәге үз битләрендә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир", "Ислам дәүләте" террор оешмасы байраклары булган рәсемнәр урнаштырган өчен гаепләнгән.

Сөләйманов ике көн элек сорау алу өчен Татарстанның экстремизмга каршы үзәгенә чакырылган булган.

Рәис Сөләйманов 2011 елдан Русиянең стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе үзәген җитәкләде. 2013 елда ул әлеге вазифадан алынса да, институтта эшен дәвам итте.

Элегрәк Татарстан прокуратурасы Рәис Сөләймановның мәгълүмат чараларына язган республикада радикал ислам таралу, җирле халыкның мигрантларны кысырыклавы һәм шулай ук ваһһабиларның хәрби лагерьлары булу турындагы мәгълүматны тикшергәч язмаларның нигезсез, ваһһабилык таралу мөмкинлегенә дәлилләрнең булмавын, экстремизм чагылып китүнең күпертелүен ачыклаган иде.

XS
SM
MD
LG