Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Тукай клубында Әдәбият елын озаттылар


Казанның Тукай клубында Әдәбият елын озаттылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

Казанның Тукай клубында Әдәбият елын озаттылар

29 декабрь Казандагы Тукай клубына татар матбагачылары, әдип-язучылар Әдәбият елын озатырга җыелды. Чараны Татмедиа җәмгыяте оештырды. Әдәби кичәнең максаты – үткән елга нәтиҗә ясау, язучы-матбугатчылар белән фикер алышу, яңа елга планнар кору иде.

Казанның Бауман урамындагы элекке Матбугат йортында быел ачылган Тукай клубында 29 декабрь үткән очрашу ирекле рәвештә оештырылган иде. Алдан програм төзелмәгән, исемлек белән сүз әйтүче җитәкчеләр, язучы-әдипләр дә күренмәде. Чараны Татарстанның халык артисты, сатирик язучы Алмаз Хәмзин алып барды. Аңа ярдәмгә алып барырга дип “Ялкын” журналы баш мөхәррире, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина чыкты. Алар бер-берсе белән аралаша-аралаша, “Хәзер кемне чакырабыз?” дия-дия, бер-бер артлы ирекле рәвештә язучыларны түргә дәштеләр. Сөйләмнәр арасында Алмаз Хәмзин үз җырларын һәм такмакларын башкарып торды.

Бу кичәгә алдан чакырылган күренекле язучылар, яшь шагыйрьләр, әдәби журнал-газетларның баш мөхәррирләре һәм журналистлар җыелды. Алар арасында Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Марсель Галиев, Җәүдәт Сөләйманов, Римзил Вәлиев, Вахит Имамов, Йолдыз Миңнуллина, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин күренде. Гомумән катнашучылар күп булмады, залда буш урыннар шактый иде.

Түргә чыккан һәрбер шагыйрь үтеп баручы елга, илдәге вакыйгаларга, милләт язмышына, Яңа елга бәйләп үз шигырен укыды. Бары тик Роберт Миңнуллин гына алдан әзерләнеп килмәү сәбәпле дип, шигырен сөйләмичә үз фикерләрен ничек бар шулай әйтергә булды. Аның чыгышы башкаларныкыннан борчылу, шомлы, уй-сораулы булуы белән аерылып торды.

“Безнең яшьлек шушы залда узды. Заманында Равил Фәйзуллинның баскычта Тукай клубына күтәрелгән вакытта төшкән фотолары хәтердә, бу бөек әдәбияткә күтәрелүне аңлатучы мәгънәле сурәтләр иде. Кызганыч, заманнар үзгәрә. Бүген безнең лифтта күтәрелгән бер төркем язучыларны беркем дә фотога төшерә алмый”, диде Роберт Миңнуллин моңсуланып.

Элек бөтен газет-журналлар, китап нәшрияты шушы бинада урнашкан булган. Роберт Миңнуллин фикеренчә, Әдәбият елы матбугатта әллә ни сизелмәгән. Милли матбагалар әлеге бинадан киткәч рухи үзгәреш кичергән.

“Без әлеге бинаны берәм-берәм ташлап киттек. Әйбәткәме, юкмы – моны беркем дә хәзер әйтә алмый, бәя бирү дә кыен”, ди шагыйрь. Быел иң зур казанышларның берсе дип, Мәскәүдә яшәүче язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын билгеләп үтте.

Замананың үзгәрүе, техник үсеш журналистларның эшләрен җиңеләйтте дип саный Роберт Миңнуллин. Ләкин таләплар шул ук калган. Чыгышын ул уй-сораулар белән тәмамлады. Киләчәктә барыбызны да бер сорау борчый – безнең газет-журнал белән ни булыр, үзебез белән нәрсә булыр, хезмәт хакы, гонорар артырмы?

“Безнең мирас” журналы баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон, Яңа елда мөхәррирләрнең, журналистларның төп теләкләре, беренчедән, үзләре эшләгән журналларны сыйфатлы, бай эчтәлекле итеп чыгару булса, икенчесе, тираж арттыру ысулларын уйлау, ди. Язучы шулай ук яшь шагыйрьләргә элекке гореф-гадәтләрне яңартып, Тукай клубында өлкән әдипләргә багышлап шигырь укуларны яңадан кайтару тәкъдиме белән дә уртаклашты.

XS
SM
MD
LG