Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин ФСБга коралсыз кешеләргә ату хокукын биргән канунны имзалады


Русия Дәүләт думасына узган җәйдә кертелгән әлеге канун өлгесе 22 декабрьдә Думада ашыгыч рәвештә икенче һәм өченче укылышта кабул ителгән иде.

Русия президенты Владимир Путин Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләренең вәкаләтләрен киңәйтү, хәтта терактны юк итү өчен хатын-кызлар һәм балаларга ут ачарга рөхсәт биргән канунны имзалады. Аның документы хокукый мәгълүмат рәсми порталында урын алган.

Үзгәрешләргә күрә, ФСБ хезмәткәрләренә җинаятьчене тоткарлаганда һәм коралы булмаганда саклану өчен һәрбер кул астында булган әйберне куллану рөхсәт ителә.
Моннан тыш яңа маддә кертелә һәм аның нигезендә торак йортларга, башка биналарга һәм җир биләмәләренә керү тәртибе язылган. Анда ФСБ хезмәткәренә җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен һәм каршылык чаралары вакытында биналарга керү рөхсәт ителгән.

Бу канун нигезендә көч структаралары хезмәткәрләре терактларны булдырмау һәм тотыкларны азат итү өчен кешеләр күпләп җыелган урында корал куллана алачак, дип яза РБК.

Хокук яклаучылар Федерация шурасын һәм президентны бу канун өлгесен кире кагарга чакырган иде. Әлеге мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы, "Ватандашлар контроле", "Ватандашлар хезмәттәшлеге", "Кеше хокуклары институты", "Мемориал", "Кеше хокуклары өчен" һәм башка оешмалар вәкилләре дә бар иде.

Хокук яклаучылар канунның дәүләт хокук яклау оешмаларында, Җәмәгать пулатында һәм, гомумән, җәмәгатьчелек арасында фикер алышу уздырмый гына шыпырт-шыпырт уздырылуына ризасызлык белдерде.

XS
SM
MD
LG