Accessibility links

Кайнар хәбәр

Электр үткәргеч җимерелгәнгә Кырым утсыз калды


Херсон өлкәсендәге электр үткәргеч
Херсон өлкәсендәге электр үткәргеч

Украинадан Кырымга электр җибәрелә торган бердән-бер үткәргечнең баганасы җимерелгәнгә 30 декабрь киченнән Кырым утсыз калды.

Украинадан Кырымга электр җибәрелә торган бердән-бер үткәргечнең Херсон өлкәсе "Каховка-Титан" өлешендә баганасы җимерелгәнгә 30 декабрь киченнән Кырым утсыз калды. Бу хакта журналистларга пәнҗешәмбе көнне "Укрэнерго" ширкәте вәкиле Зиновий Буцьо белдерде.

Кырымның ягулык һәм энергетика министры Светлана Бородуллина җылыткычларны көндез генә кулланырга, ә кичне "аралашуга багышларга" чакырды.

Шул ук вакытта Кырым хөкүмәте вице-премьеры Михаил Шеремет: "Ут белән тәэмин итүдә бернинди проблемнар да юк, үзебездәге электрны бөтен ярымутрауга тараттык", дип белдерде. Аның сүзләрен РИА "Новости" китерә.

22 ноябрь Украинаның Херсон өлкәсендә дүрт электр баганасын шартлату нәтиҗәсендә Кырым утсыз калган иде. Төбәккә гадәттән тыш хәл кертелде. 8 декабрьдә үткәргечнең "Каховка-Титан" дип аталган өлеше төзәтелгәч кенә электр бирелә башлады.

XS
SM
MD
LG