Казанда композитор Рөстәм Яхин һәм шагыйрь Һади Такташка һәйкәл куелачак. Һәйкәлләр 2016 елның июленә әзер булырга тиеш.
Яхинга һәйкәлне Олы Кызыл урамындагы скверга, ә Һади Такташка Сәлимҗанов һәм Такташ урамнары чатына куячаклар. Һәйкәл тирәсенә эскәмияләр урнаштырачаклар, куаклар һәм чәчәкләр дә утыртачаклар.
Казан хакимияте әлеге һәйкәлләрне кую өчен 12 миллион сум акча тотарга җыена.