Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ислам Дәүләте" сугышчылары Дербендтагы һөҗүмне үз өстенә алды


Нарын-Кала кальгасы
Нарын-Кала кальгасы

Дербендта ут ачып бер кеше һәлак булды 11 кеше яраланды.

Чәршәмбегә каршы төндә Дагыстанның Дербент шәһәрендәге Нарын-Кала кальгасы янында кешеләргә ут ачуны "Ислам Дәүләте" сугышчылары үз өстенә алды.

Террор төркемнәрнең интернетта активлыгын күзәтүче SITE Intelligence Group сугышчыларның белдерүен таратты. Экстремистлар Русия хәрбиләренә һөҗүм итүләрен һәм аларның берсенең һәлак булуын белдерә.

Рәсми хәбәрләргә күрә, Дербендтагы һөҗүмдә бер кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган. Урманнан автоматтан атканнар дип хәбәр ителә. ТАСС исә туристларга ут ачканнар, дип белдерә. Дагыстанның террорга каршы комитеты Сулейман-Стальски районында террорга каршы операция хәле кертелгән дип белдерә.

"Ислам Дәүләте" төркеме Русия Сүриядә хәрби операциясен башлаганга һөҗүмнәр белән янады. Дербендтагы хәлгә кадәр 31 октябрь Мисырдан Петербурга юл алган "Когалымавиа" очкычы һәлакәтен дә үз өстенә алды. Очкычтагы 224 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG