29 декабрьгә күрә, Татарстанда эшсезләр саны 16 мең 344 кеше тәшкил иткән, бу узган атнага караганда, 458 кешегә күбрәк, дип яза "Татар-информ" республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Хәзер эш бирүчеләр 24 мең 976 хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә, бер атнада алар 864 яңа урын тәкъдим иткән.