Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадан ашамлыклар, Төркиядән визасыз килүләр бетте


1 гыйнвардан Русия Украина ашамлыкларын илгә кертүне тыйды. Төркия белән визасыз режим туктатылды.

Русиягә Украина ашамлыкларын кертү тыелды. 1 гыйнвардан АКШ, Европа Берлеге, Канада, Норвегия, Австралия, Албания, Черногория, Исландия һәм Лихтенштейн кебек ашамлыклар эмбаргосы игълан ителгән илләр исемлегендә Украина да бар. Украинадан ит, балык, сөт ашамлыклары, яшелчә һәм җимеш, чикләвек кертү тыела.

Бүген Киевның Европа Берлеге белән ирекле сәүдә килешүе гамәлгә керде. Русия премьер-министры Дмитрий Медвев, килешү гамәлгә керү белән Украина Русия белән сәүдәне туктатачак, дип кисәткән иде.

Бүгеннән башлап шулай ук Төркия ватандашлары Русиягә визасыз килә алмый. Бу гамәл исә 24 ноябрьдә Төркия белән Сүрия чигендә Русия очкычы бәреп төшерелгәннән бирле Мәскәү белән Анкара арасында дәвам иткән киеренкелек сүрәтендә эшләнә. Төркия җавап итеп Русия ватандашларына визалар кертмәячәген белдерде.

XS
SM
MD
LG