Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә патриотик тәрбия програмы кабул ителде


Русия хөкүмәте 2016-2020 елларга патриотизм тәрбиясе програмын кабул итте.

Русия хөкүмәте алдагы 5 елга патриотик тәрбия програмын кабул итте. Моның өчен федераль бюджеттан 1.666 миллиард сум акча бүленә.

Яңача тәрбия програмының максаты илнең язмышы өчен җаваплылыгны арттыру һәм җәмгыятьне шуның тирәсендә туплау. Башка төрле максатлар арасында Русия хәрби көчләрендә хезмәт итүнең абруен арттыру, "яшьләрне рухи-психологик вә физик яктан Ватанны сакларга әзер булырга өйрәтү", Русия белән горурлык, тирән хөрмәт тәрбияләү.

Тәрбия эшен мәгариф һәм фән министрлыгы, саклану һәм мәдәният министрлыклары бергә оештырырга тиеш. Яшьләр эшләре агентлыгы програмның координаторы булачак.

Патриотик тәрбия програмнары Русиядә 2001 елдан бирле бар, 2011-2015 елларда аңа 777 миллион сум бүленгән иде.

2015 елны зурлап билгеләнгән Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларның хәрби парадлары узган иде. 23 февраль бәйрәменә Петербурда балалар бакчасына корал алып килеп күрсәттеләр.

XS
SM
MD
LG