Accessibility links

Кайнар хәбәр

Android өчен татар уены дөнья күрде


Google Play сайтында "Сынау" уены
Google Play сайтында "Сынау" уены

Android системалы смартфоннар һәм планшетлар өчен "Сынау" беренче татар интеллектуаль уены дөнья күрде.

Google Play базасында Android системалы смартфоннар һәм планшетлар өчен "Сынау" интеллектуаль уенын йөкләп була. Моның турында Азатлыкка уен авторы, Казанның 2нче лицей-интернат укучысы Азат Баһавиев хәбәр итте.

"Сынау" - Android өчен беренче татар интеллектуаль уены. Аны 2нче лицей-интернатта узган ярминкәдә тәкъдим иткәннәр иде. Ул вакытта уен демо-версиядә булса, хәзер аны һәр теләгән кеше йөкләп уйный ала.

Уйнаучыга 10 сорау тәкъдим ителә, һәрберсенә 4 вариант җавап бирелә. Сораулар төрле өлкәләргә карый, татар теле, әдәбияты, тарихына караган сораулардан тыш дөнья темасына сораулар да бар. Әлегә базада 200ләп сорау тупланган, соңрак сораулар саны артачак. Шулай итеп уенны күп тапкыр уйнап була.

Моңа кадәр смартфоннар һәм планшетлар өчен татар телендә интеллектуаль уеннар юк иде.

XS
SM
MD
LG