Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан, Самар, Оренбурда көчле буран


Гадәттән тыш хәлләр идарәсе халыкны электр баганаларыннан читтә торырга чакырды.

Башкортстанда, Самар һәм Оренбур өлкәләрендә якшәмбе көнне көчле буран сәбәпле халыкка сак булырга, мөмкин булса өйләреннән чыкмаска дигән кисәтү булды. Төбәктә 23 дәрәҗә салкын, секундына 26 метр тизлектә карлы җил.

Оренбур-Орск олы юлының 170-260 чакрымдагы өлеше ябылган, юлда дистәләгән машина калган. Алардагы кешеләрне коткаручылар чыгара. Юлларны чистарталар, юлда калучыларны җылыту урыннары булдырылды, дип хәбәр итә гадәттән тыш хезмәте. 45 кеше, шул санда балалар җылы һәм имин җиргә күчерелгән. Юлда калган машиналарны эвакуаторлар белән чыгарачаклар.

Шундый ук хәл Башкортстанда һәм Самар өлкәсендә. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе идарәсе машина йөртүчеләрне тизлекне арттырмаска, юл кагыйдәләрен бозмаска, җәяүлеләрне сак булырга, агач, баганалар, урам рекламаларын читтән уратып узарга чакырды.

XS
SM
MD
LG