Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:21

Ижау шәһәрендә үткән гасырның 80нче елларына кадәр 20нче санлы татар мәктәбе эшләп килде. Ул инде Удмуртия мәгариф министрлыгы исемлегендә юк. Күптән түгел мәктәпне тәмамлаучылар, анда белем биргән укытучылар аның 80 еллыгын билгеләде.

Удмуртия башкаласында удмурт телен укыткан мәктәп булмыйча, татар мәктәбе булуы биредә гомер итүче татарларның үз телләренә мәхәббәт, аны үсеп килүче буынга җиткерү теләгенең, татарларның үзаңы югары булуының дәлиле дип аңларга мөмкин. Ижау шәһәренең татар гаиләләреннән бик күп малай-кызлар биредә белем алды. Шулай ук татар мәктәбе шәһәрдә яшәүче татарлар өчен милли мәдәни учак та булды. Мәктәпнең 80 еллыгына биредә эшләп лаеклы ялга чыккан мөгаллимәләр, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелды.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгут ага Гаратуев шушы татар мәктәбен тәмамлаган. Ул мәктәпнең беренче ташы салынуын әле дә хәтерли.

“1935 елда безнең гаилә Полевая урамында яшәде. Бездән ерак түгел Азин урамында төзелеш башланды. Бала-чага күрә бит инде ул – җир казый башладылар. Ул җир казуны “сарафан” радиосы татарларга таштан мәктәп салалар икән дип җиткерә башлады. Менә шунда без һәркөнне барып карый торган идек. Андагы техника, безгә малайларга, галәмәт техника булып күренә иде. Аңа карап гаҗәпләнә идек.

Мәсгут ага Гаратуев

Мәсгут ага Гаратуев

Мин ул елны әле кечкенә идем. Икенче елга укырга кердем 14-нче мәктәпкә, башлангыч белемне шунда алдым. Ул мәктәптә башлангыч сыйныфны бетергәч, без төзелә башлаган таш мәктәпкә күчтек. Сыйныфыбыз белән күчтек. Шатлыгыбызны сөйләп бетереп булмый иде.

Шушы мәктәптә укыган еллардан укытучылар исемдә калды. Хәзер 60 елдан артык вакыт узды. Мин гаҗәпләнәм үземнең укытучыларыма. Кәримова апа, Гарифуллин абый – тарихчы. Ул минем йөрәгемә тарихка ярату сеңдерде. Хәзер дә тарихи китапларны яратып укыйм. Бакиров абый географияне бирде. Мин үз гомеремә шушы белем белән кулландым.

Үткән гасырның 40нчы-50нче елларында күп кенә гаиләләр “нигә кирәк татар теле, татар телен әле без кухняда да өйрәнәбез” дип балаларын рус мәктәпләренә бирделәр. Күп кенә балалар урыс мәктәбенә керделәр. Урыслаштылар. Без бит бергә үстек, югары белем алдык, эшләдек, аларның үсешләре бездән зурырак түгел. Безнең укытучыларыбыз рус мәктәпләренә караганда әйбәт укыткан татар балаларын. Без бөтен фәннәрне татар телендә укыдык. Шул бер рус теле генә керде чит тел булып. Калганнары татарча иде.

Татар һәм катнаш гаиләләрдән балалар милли белем һәм тәрбия алды анда. Алар шушы татар уку йортын тәмамлап, тормышта югары нәтиҗәләргә иреште", дип сөйләде ул.

Мәсгут ага Ижауда механика институтын тәмамлап, техник фәннәр кандидаты исемен яклап, башта заводта инженер, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы механика инстиутында – бүген Ижау дәүләт техник университеты – студентларга белем бирде, факультет җитәкчесе булды.

80нче еллар азагында мәктәп ябылып, дистә елга якын балалар тавышыннан тынып торды. 1998 елда Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге президенты Мәсгут ага Гаратуев тырышлыгы нәтиҗәсендә бина төзекләндерелеп татар гимназиясе статусында кабат ачылды. Әмма ике катлы бинада укыту өчен барлык мөмкинлекләр булмау сәбәпле, 6нчы гимназия 38нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенә күчте. Ул хәзер Габдулла Тукай исемен йөрткән 6нчы гимназия дип атала.

Бүген элеккеге 20нче татар мәктәбе бинасында 23нче санлы коррекция мәктәбе урнашкан. Мәктәптә күп еллар балаларга белем биргән укытучылар, мәктәпне тәмамлаучылар бирегә бәйрәмнәргә җыела. 2014 елда өч дистә елга якын бу татар мәктәбен җитәкләгән Әдип Кәримовка багышлап стенд ачылган иде. Быел мөгаллимәләр, мәктәпне тәмамлаучылар татар мәктәбенең 80 еллыгын билгеләп үттеләр.

Мәктәптә барлык фәннәр дә татар телендә алып барылуын искә алды Мәсгут ага Гаратуев. Ныклы белем биргән мөгаллимәләрен, инде дистә еллар үтүенә карамастан хөрмәтләп искә алдылар башка милләттәшләребез.

Нәкыя ханым Исламова мәктәпкә 1953 елда килә. Ул үзен бик җылы каршы алуларын,ул вакытта укытучылар коллективының да бик зур булуын искә алды. 1953 елдан башлап, 30 ел эшләгән мәктәптә Нәкыя ханым. Татар телен укыткан. Ул елларда балалар саны да күп булган, хәтта мәктәп өч смена эшләгән.“Ул вакытта инде татар теленә карата югарыдан кимсетү тарала башлаган иде. Кануннар да үзгәрде. Дәресләр җитми башлады. Директор чакыртып, сине кабул иткән идек, безгә татар теле укытучысы җитми дип, дәресләр кимү сәбәпле, смңа завуч эше бирәбез диде. Барыбер китмәдем, калдым, булган кадәр тырышып эшләдем. Соңыннан сәгатьләр дә таптылар. Хәтта хезмәт дәресләре дә алып барырга туры килде”, дип сөйләде Нәкыя ханым.

Шулай ук ул мәктәпкә килүе һәм биредә эшләвеннән канәгать булуын җиткерде. Коллектив зур булса да бер гаилә кебек яшәдек дип сөенечен яшермәде. “Бергәләшеп кыенлыкларны җиңә идек, шатлыкларны уртаклаша идек. Бәйрәмнәр бергә узды. Гаилә бәйрәмнәре дә коллективта үткәрелә торган иде. Оешкан, дус коллектив булды. Үземнең балалар да шунда укыдылар. Татар телендә белем алып, үзләренең теләкләренә ирештеләр. Институт бетереп, җаваплы эшләрдә эшләделәр.Татар мәктәбендә белем алган укучыларым, аларның берсе - Сәгыйть Хәбибуллин, Казанда консерватория бетереп, профессор дәрәҗәсенә иреште. Монда да зур урыннарда эшләүче балалар күп кенә. Шуңа күрә, үземнең татар теле белемен бирүем белән канәгать”, дип горурланып сөйләде Нәкыя Исламова.

Татар мәктәбен тәмамлап, балаларга югары белем алу мөмкинлеге чикләнгән диючеләр дә булган. Бу сүзләрне әйтүчеләрнең хаксыз булуын чыгарылыш укучыларының беренче еллардан ук институтларга кереп, гел бишлегә генә укуларына күп мисаллар китерергә мөмкин.

Фидаил Хәсәнов

Фидаил Хәсәнов

Фидаил Хәсәнов шушы фикерне физика укытучысы Кайдалов Лев Игнатьевич авызыннан ишетүен хәтерли. Әмма Фидаил Хәсәнов үзе һәм тагын күп кенә сыйныфташлары мәктәпне тәмамлаган елда ук механика институтына керүләрен, үзенең гел бишлегә генә укуын, Ленин стипендиаты булуын әйтте. Әле бүген дә ул үсемлекләр турында да татар телендә матур итеп сөйли.

Мөгаллимәләр үз укучыларына милли белем белем бирү белән генә чикләнми, аларның күңелләренә милли рух сеңдерә, татар халкының тарихына ихтирам, сәнгатенә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли. Сыйныфташларыбыз белән бүген бик дус яшибез, дип уртаклашты Гүзәлия Габдикова-Камалова.

Очрашуларны оештыручы Гүзәлия Габдикова-Камалова

Очрашуларны оештыручы Гүзәлия Габдикова-Камалова

80нче еллар азагында мәктәп урнашкан халык телендә шәһәрнең татар базары дип йөрткән микрорайонында татарлар саны кимеп китүе, алар яңа төзелгән күп фатирларны өйләргә күчеп, яши башлавы, милли телләргә караш үзгәрүе – Советлар берлегендә дә бер милләт, бер тел дигән шигар гамәлдә иде. 20нче татар мәктәбе ябыла. Дистә еллап биредә балалар тавышы ишетелмәде, бина да хәрәбәгә әверелгән иде. Аннары ул коррекция мәктәбе итеп ачылды. "Без шундый тарихи бинада эшләвебез белән горурланабыз", диде 23нче санлы коррекция мәктәбе директоры Софья Коротаева.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG