Accessibility links

Кайнар хәбәр

2015 йомгаклары: кырымтатарлар


Кырымтатарлар Кырым чигендә азык-төлек блокадасын дога кылудан башлады. Чонгар чик капкасы, 20 сентябрь 2015
Кырымтатарлар Кырым чигендә азык-төлек блокадасын дога кылудан башлады. Чонгар чик капкасы, 20 сентябрь 2015

Хакимиятләр 2015 елда кырымтатарларны буйсындыру тырышлыгын дәвам итте. Яңа елны Кырымның зур өлеше утсыз каршы алды.

Узган 2015 ел кырымтатар дөньясы өчен төрле вакыйгаларга бай булды. Бу елда да, бернәрсәгә дә карамыйча, Кырымнан китәргә җыенмаган кырымтатарларга хакимият ягыннан оештырылган төрле басымнар туктамады. Моның бердәнбер сәбәбе: хакимият бу халыкны төрле ысуллар белән буйсындырырга тырышлыкларын дәвам итә.

Ачыктан-ачык каршылык белдермәгән халык бу басымнарга түзәргә мәҗбүр булса да, Кырымдагы яңа шартларга авырдан ияләнә.

Кырымтатарларны сак астына алулар, мәхкәмәләр ел буе дәвам итте.

2015 елда "26 февраль" эше буенча, ягъни, 2014 елда Кырымның Русиягә кушуын тәләп иткән "Русское единство" оешмасының митингына каршы чыккан митингында катнашкан кырымтатар активистлары - Мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгоз, Али Асанов, Эскендер Нәбиев, Мустафа Дегирменджи кулга алынды.

Эскендер Небиев ноябрь аенда 2,5 елга шартлы рәвәштә хөкем ителде.

Кырымда 2015 елда кешеләр югала торды. Керичтә 44 яшендә Арлен Терехов, 42 яшендә Руслан Ганиев, Акмәчәттә Мухтар Арисланов югалдылар.

"3 май" эше буенча, ягъни Мостафа Җәмилевне 2014 елда Кырым-Херсон чигенә чыгып каршылаган Эдем Османовны, Таир Смедляевны чик бозүда гәепләп шартлы рәвәштә бер һәм ике елга хөкем иттеләр. Дистәләрчә кырымтатарга зур штрафлар салынды.

Дини яктан уйланып чыгарылган сылтаулар белән Хизб-ут-Таһрир "эше" буенча Рустем Ваитов, Руслан Зейтуллаев, Нури Примов, Феррат Сайфуллаев бер елдан артык сак астында кала, аларга гаепләү белдерелмәгән.

2014 елда югалган Ислям Джеппаров, Джевдет Ислямов (27 сентябрь), Сейран Зинединов (30 май), Тимур Шәймарданов (26 май), Эскендер Апселямов (3 октябрь) 2015 елда да табылмадылар. Кырымның тикшерү комитеты биш җинаять эше ачса да, бу кешеләрнең язмышы билгесез булып кала.

2014 елда март аенда Акмәчетнең үзәк мәйданыннан самообороначылар алып киткән дүрт бала атасы Решат Аметовны вәхшиләрчә кыйнап үтерүчеләр дә 2015 елда табылмады, табылачагы да шикле. Имеш, алар Донецкига качканнар. Югалганнарның берсе генә исән килеш табылды, нәрсә булганын, бу югалулар артында кемнәр торганын бәлки ул сөйли алыр иде. Бу җинаятьләрнең Кырым Русия кулына күчкәч булганы да сораулар тудыра, чөнки югалганнарның күбесе бу күчүгә карата үзләренең каршы, Украина яклы булганнарын белдерүчеләр.

Кырым блокадасы

20 сентябрьдә Кырым-Херсон чигендә Украина ягыннан башланган гражданлык блокадасы 2015 елда Кырымга карата иң зур йогынты ясаган чара булгандыр. Азык-төлек блокадасыннан башланган бу чара ноябрь аенда электр блокадасына китерде.

Блокаданы оештыручыларның башында торган АТР кырымтатар телеканалының хуҗасы, эшмәкәр Ленур Ислямов өстеннән Кырым прокуроры Поклонская җинаять эш ачылганын, аның Русиядәге, Кырымдагы бөтен бизнесы, йортлары сак астына алынуын хәбәр иткән иде. Ислямовның Акмәчәттә яшәгән 85 яшендәге әти-әнисенең йортында тентү уздырылды, аларның йорты табигый газ, судан, электроэнергиядән киселде.

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Кырымга 2016 елда электр энергиясе Украинадан бирелсә, Украина-Русия аңлашмасында Кырым Украинаның автономияле республикасы булуы язылырга тиеш дип белдереп, бу очракта гына аңлашу имзаланырга мөмкин, диде. Русия ярымутрауны электроэнергия белән тулысынча тәэмин итә алмыйча, үзенең чарасызлыгын яшереп, Кырымда төрле сораштырулар үткәрергә мәҗбүр булды 2015 елның соңгы көннәрендә.

2016 елны Кырым утсыз каршыларга мәҗбүр булды. Яңа елның, карлы, салкын беренче көннәрендә утлар Кырымда көне-төне сүнеп тора. Димәк, 2015 елда башланган Кырым блокадасы 2016 елда да дәвам итә.

Блокада Кырым һәм кырымтатар мәсьәләсен Украинада һәм дөнья күләмендә янә көн тәртибенә кайтара алды, Кырым Украинадан электрэнергияне ала алмаса, элеккечә яши алмаячагын күрсәтте. Шулай ук блокада Украинаның министрлар кабинетын ел азагында Кырымга кертелгән тауарларга чикләүләр кертергә мәҗбүр итте.

Украина Мәҗлескә акча бүлде

Украина 2016 ел бюджетында Кырымтатар мәҗлесенә 60 миллион гривня (якынча 2 млн 600 мең доллар) бүленде. Бу хакта туры эфирда Украина премьер-министры Арсений Яценюк белдерде. Украинаның яңа тарихында Мәҗлескә бюджеттан акча аеру беренче тапкыр булды.

Бу акчалар Мәҗлеснең төрле програмнарына тотылачагы да игълан ителде. Беренче чиратта бу акчага кырымтатар телендә китаплар нәшеритү, фильмнар чыгару планлаштырыла. Шулай ук Украинаның информацион сәясәт министрлыгының бюджетында Кырымнан Киевка күченергә мәҗбүр булган АТР кырымтатар телеканалының продукциясен Украина телеканалларында урнаштыру өчен дә акча аерылган.

Кырымтатар матбугат чаралары

2015 елда кайбер төркем кырымтатар матбугат чаралары Киевка күчергә мәҗбүр булды. Сәбәбе - Русиянең Роскомнадзоры аларны тәркәмәде. Шулай итеп, Ленур Ислямовның медиахолдингына кергән АТР кырымтатар телеканалы, 2015 елның ел азагында "Ляле" балалар телеканалы, "15 минут" онлайн хәбәрләр агентлыгы Киевка күчте, Кырым хәбәрләр агентлыгы да 2015 елда апрель аеннан Кырым хәбәрләрен Киевтан бирә башлады.

Мәҗлеснең теркәүдән үздырылмаган "Авдет" газеты урыныннан куылды, Русиянең кануннары буенча Роскомнадзорның тәркәүеннән үза алмаган бу газет тик 999 дәнә тираж белән чыгарга мәҗбүр булды, аның почта аша тарату мөмкинлеге юк. Аны укырга тәләгәннәр аны avdet.org сайтында укый алалар.

3 мең тираж белән чыккан "Кырым" кырымтатар газетасы дәүләттән рәсми рәвәштә финансланмый. 2015 елда бик авыр хәлдә калып җәмәгатьчелектән ярдәм сорарга мәҗбүр булып газетаны элеккечә атнага ике тапкыр урынына атнага бер тапкыр чыгарырга мәҗбүр булды.

Урыс телендә 5 мең тираж белән чыккан "Голос Крыма" газеты да матди авырлыклар кичәреп, редакцион сөясәтне үзгәртеп, 2015 елда күбрәк тарихи, мәдәни мәсьәләләрне яктырта башлады, кырымтатарлар белән бәйле кискен мәсьәләләрдән читтә торырыга тырышты.

Кырым бюджетыннан финансияләнгән "Яңа Дөнья" газетасы һәм "Йолдыз" әдәби журналының да 2015 елы Госкомнац түрәләре белән көрәштә үзды. Бу ике басманың юридик статусын бетерү эше 2015 елның азагында тәмамланды. Аларны икесен дә Госкомнац оештырган Медиа үзәккә кертәчәкләр. Ике басманың да редакцияләре моңа каршы чыгып, хакимияттәгәләр белән очрашып, җәмәгатьчелек имзалары белән хатлар юлласалар да, төрле очрашулар үткәрсәләр дә, файдасы булмады. Түрәләр һәммә нәрсә искечә кала, сезгә яхшы булачак, дисәләр дә, ике басманың да штатлары инде кыскартылганы билгеле булды. Бу Медиа үзәгенә керергә мәҗбүр ителген бу ике басма өстеннән күзәтү өчен булса кирәк, 25 кешелек штат ачылды. Монда урыс телендә "Мераба" газетын чыгара башладылар. Бу газет беренче саннарында Киевта калган Мәҗлес лидерларының эшчәнлеген тупас рәвәштә тәнкыйть итеп, Кырым хакимиятләренең сөясәтен яктырта башлады. Шундый ук юнәләштә хакимиятләр ярдәмендә ачылган "Милләт" кырымтатар телеканалы да үз эшен сентябрь аеннан бирле алып бара.

Кырымтатар мәдәнияте

Акмәчеттә февраль аенда сугыш еллары күзәтүче-резидент булган Алиме Абденнанова турында “Алиме – крымская легенда” фильмының премьерасы узды. Ленин районындагы Ойсул авылында аңа һәйкәл ачылды.

2015 елда “Мейдан” кырымтатар FM радиосы 10 еллыгын, Исмәгыйль Гаспринский исемендә кырымтатар китапханәсе,“Кырым” дәүләт фольклор ансамбле 25 еллыгын бәйрәм итте. Кырымтатар рәссамнарының Кырымда сөргенлектән соң уздырылган беренче күргәзмәләренең 25 еллыгына багышланган күргәзмә узды.

Кырым инженер-педагогия университетының студенты Ава Сеитумерова “Кырым гүзәле-2015” бәйгесенең җиңүчесе булды.

Карасубазарда (Белогорскида) кырымтатар эшмәкәре Р.Велиляев төзегән яңа мәчет ачылды. Бакчасарайдагы Зынҗырлы мәдрәсәсе бинасы Кырым мөфтиятына бирелде. Меңли Герай хан 1502 елда төзеген бу мәдрәсәдә, заманында Исмәгыйль Гаспринский һәм башка кырымтатар зыялылары укыткан иде. Июль аенда 300 мөселман Кырымнан хаҗга барды.

Кырымтатарлары хакында “Крым” фильмын төшергән Ксения Жорноклей Хьюстонда узган халыкара кинофестивальдә бронза статуэтка белән бүләкләнде.

Киевта яшәүче кырымтатарлар “Хыдырлез” яз бәйрәмен үткәрде. Украина Югары Радасы Акмәчеттәге халыкара аэропортка ике тапкыр Советлар берлеге батыры Аметхан Солтан исемен бирде. Карасубазарда кырымтатарларның милли ризыгы чебурекка һәйкәл куелды.

Акмәчеттә 18 май матәм көненә багышланган митингны, кырымтатар яшьләренә кырымтатар байрагы көнен уздыруны тыйдылар. Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевне “Литва алдында кылган хезмәтләре өчен” Литваның иң югары ордены рыцарь тәресе белән бүләкләделәр.

Украина президенты Петр Порошенко Украина Конституциясендә Кырымда кырымтатарларның милли-территориаль автономиясе хакында маддәне кертергә тәкъдим итте. Украина Югары Радасы кырымтатарларның сөргенлеген геноцид дип таныды.

Анкарада узган II Бөтендөнья кырымтатар халкы конгрессында Рефат Чубаров икенче тапкыр конгрессның рәисе итеп сайланды.

Һәвәскәр кырымтатар спортчысы Аким Джемилев Джиро дель Эмилия велоярышында дөнья рекордын куйды.

“Театр. Чехов. Ялта халыкара Чехов исемендә театр сәнгате фестивалендә Кырымтатар академик театры “Аршин мал алан” спектаклен күрсәтеп гран-прига лаек булды.

Бакчасарай районы Албат авылындагы китапханәгә кырымтатар шагыйре, Албатта туган Сеитумер Эмин исеме бирелде.

Гарәп Әмирлекләрендә Абу Даби да кырымтатар рәссамы Рамазан Усеиновның күргәзмәсе узды.

Акмәчеттә “Татлы сес” балаларның жыр-бию конкурсының VIII конкурсы узды. Истанбулда узган TürkVizyon 2015 җыр бәйгесендә катнашу өчен Кырымнан намзәт сайланса да, Кырым бу конкурстан да баш тартты.

XS
SM
MD
LG