Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:49

Рәис Сөләйманов берөзлексез Татарстанда терроризм куркынычы турында сөйләп, көч структураларында эшләүчеләрне ярсыта башлагандыр.

Берәр вакыйга килеп чыкса, татар “37нче еллар килә” дип лаф орырга ярата. Ә инде идеологик яктан үзенә каршы кешегә карата кырыс гамәлләр кулланылса, татар 37нче елны ай-һай ничек кенә хуплый икән әле! Элек Русия стратегик тикшеренүләр институты хезмәткәре булып эшләгән, хәзер Милли стратегия институты эксперты булган Рәис Сөләймановны кулга алуны Яңа ел бүләге буларак кабул итүләре хакындагы язмаларны укыгач, куркыныч булып китте.

Беренчедән, редакциягә бөтен әшнәләрен җыйган булдыксыз редакторны куу ул 37нче еллар билгесе түгел. Ә менә кешене Яңа ел бәйрәме алдыннан кулга алулары нәкъ шул заман билгесе. Сөләймановны алданрак та, соңрак та кулга алырга мөмкиннәр иде – ул бит качып йөрми, җинаять урынында тотылган карак түгел. Юк, бәйрәмнәр вакытында кулга алып, өстәмә басым ясарга кирәк.

Рәис Сөләйманов социаль челтәрдәге битендә үзе белән булган мәкаләләргә сылтама биргән, ә ул сылтамаларда Русиядә тыелган Хизбут-Тәһрир һәм “Ислам дәүләте”нең байраклары булган. Бу мәкаләләр мәхкәмәдә экстремистик дип танылганнан соң эленгән булса, гаепләргә нигез булыр иде. Бик сәер һәм гаҗәп – хокук саклау органнарының бу мәкаләләрне укучыга тәкъдим иткән редакцияләргә дәгъвалары юк, ә шул язмаларны элеп куйган кешене кулга алалар. Нигә алайса даими рәвештә “Ислам дәүләте” байрагын кадрда күрсәтеп торган федераль каналларга дәгъва белдермиләр?

Әгәр без полициянең бу адымын хуплыйбыз икән, димәк без теләсә кемне социаль челтәрдәге сылтамасы өчен кулга алырга мөмкин дигән язылмаган канунга теләктәшлек белдерәбез. “Уңайсыз” кешене җәзага тарту ысулы бу. Мәсәлән, свастика сурәте тыелган. Димәк, кеше совет чорындагы фильмга сылтама элеп куя икән, свастиканы демонстарацияләгән өчен җавапка тартырга мөмкин дигән сүз.

Рәис Сөләймановны кулга алу турында карар кабул иткән Идел буе суды карарын Югары мәхкәмә юкка чыгарды һәм ул 31 декабрьдә азат ителде. Бик яхшы хәбәр. Әмма бу эшкә әле нокта куелмады – эчке эшләр министры Сөләймановка карата җинаять эше кузгатылачагы хакында хәбәр итте.

Рәис Сөләйманов исемен бөтен рәсми органнар үгез кызыл чүпрәк күргән кебек кабул итә. Нигә шулай килеп чыкты соң? Минемчә, “Рәис Сөләйманов феномены” барлыкка килүгә хакимият үзе гаепле. Дини экстремизм бармы? Бар. Әмма ул хакта халыкка аңлаешлы итеп журналистларга интервью бирерлек кешеләр бармы? Юк. Бер Рәис Сөләйманов. Журналистлар кемгә мөрәҗәгать итә? Билгеле, аңа. Безнең мөфтият авызына су кабып “духовкасында” бикләнеп утырганга кем гаепле?

Милли мәсьәлә буенча да шул ук хәл. Федераль үзәктәге аерым көчләрнең бер вәкиле Рәис Сөләйманов үзенең чыгышлары белән хакимият вертикаленең турылыгын тәэмин итеп тора. Моны шулай булырга тиешле күренеш буларак кабул итеп, тиешле нәтиҗә ясарга кирәк. Казан ханлыгын алган чорда да кемдер Мәскәү яклы булган, кемдер Казан яклы. Бүген башкача булырга тиеш дип кайда язылган? Һәм 500 ел үткәч тә әле бәхәсләр чыга – бәлки, “Мәскәү партиясе” яклы булган Шаһгали хаклы булгандыр?

Бездә бөтен проблемага күз йомарга тырышалар, ул проблема шеш кебек тишеп чыккач кына, чабыша башлыйлар. Әгәр Рәис Сөләйманов сүзләрен ялган дип саныйлар икән, чакырсыннар иде аны телевидениегә дебатларга, каршына утыртып куйсыннар икенче бер экспертны, менә шул эксперт бәхәс вакытында аны “чәчеп атсын”. Төрле фикерләрне ишетеп, халык үзе нәтиҗә ясасын. Юк, кая ул! Бездә андый диспутларның булганына йөз ел инде.

Рәис Сөләймановка каршы фикер әйтә алырлык кешеләр юк диярлек. Ничә еллар буе Татарстан матбугатында инициатива, фикер хөрлеге тыеп киленде. Фикер әйтә алучылар яки ниндидер эш урыннары белән сатып алынды, яки андыйлар китеп беттеләр. Дөрес, Милли стратегия институты эксперты белән бәхәсләшә алмауның тагын бер сәбәбе бар. Сөләйманов вакыйгаларны күпертеп күрсәтә, аның позицияләре берьяклы. Акны кара, караны ак дип әйтүне кире кагу күп очракта вакытны бушка сарыф итү генә. Мәсәлән, “Татарстан Идел буендагы Дагыстан” дигән фикер халыкка атылды. Кемдер моңа ышанып, куркып калырга мөмкин, чөнки даими ниндидер куркыныч әйбер көтеп яшәгән халык шөбһәле була. Шушы фикерне кире кагу өчен нишләргә? Һәркем үзе чагыштырып карасын өчен халыкны бер елга Дагстанга күчереп яшәтеп караргамы? Хакимиятнең: “Курыкмагыз, тыныч булыгыз” дигән сүзләре халыкны тагын да күбрәк куркыта гына. “Юк, бу алай түгел” дию генә җитми. Ялганны дөреслек белән җиңүе бик авыр. Ялган ул берьяклы, дөреслек – күпкырлы һәм шул сәбәпле мизгел эчендә массаларга тәэсир итү ягыннан көчсезрәк. Ялганны ул ялганнан да зуррак икенче ялган гына җиңә ала. Мәсәлән: Казандагы һәр икенче кеше спорт белән шөгыльләнә. Метшин килгәннән соң, Казан халкы озаграк яши һәм күбрәк ашый башлады.

Мин Рәис Сөләймановның күп кенә фикерләре белән риза түгел. Фикерләре белән дә, аларны җиткерү алымнары белән дә килешмим. Грозный Казанга караганда куркынычсызрак диюе дә, Татарстанны Дагыстан белән тиңләштерүе дә әкият. Татарстан урманнарында дини экстремистларның хәрби базалары булуы исә аның республиканы бөтенләй белмәвен күрсәтә. Бу мәгълүматлары чынбарлыкка нигезләнмәгән һәм үз фикерләрен үтемлерәк итү өчен күпертелгән сүзләр генә дип саныйм. Конкрет дәлилли дә алам. Татарстанда Рәис Сөләйманов ничә еллар буе җирле хакимиятне, шул исәптән Рөстәм Миңнехановның үзен дә көчле тәнкыйть утына тотты һәм шушы вакыт эчендә бер тапкыр прокурор шелтәсе генә ишетте. Минемчә, әгәр Рәис Сөләйманов Чечняда яшәп, шул ук рәвешчә Рамзан Кадыровны тәнкыйтьләсә, аның эшчәнлегенә реакция прокурор шелтәсе генә булмас иде. Чечняда яшәп, Рамзан Кадыровны тәнкыйтьләүнең ни икәнен бу эш белән шөгыльләнгән кешеләрдән сораштырып карарга тәкъдим итәр идем дә, ул кешеләр инде күптән гүрдә. Шул ук күрсәткечтән чыгып, Татарстанны Кавказдагы кебек үк ваһһабилар өне дип тә атаудан сакланыр идем. Кавказда дини экстремистларга каршы сүз әйткән дистәләгән кешене, шул исәптән журналистларны да үтерделәр. Рәис Сөләйманов, әлхәмделиллаһ, исән-сау, башыннан чәч бөртеге дә төшмәде, төшә дә күрмәсен. Татарстанда “актив 200 боевик” булса, бернинди саксыз яшәгән Сөләймановны тынычлыкта калдырырлар идеме?

Рәис Сөләйманов белән бер көнне Томскида интернеттагы язмалары өчен хөкем ителгән блогер Вадим Тюменцевны да бәйләп күрсәтүчеләр бар. Миңа калса, бу урынсыз чагыштыру. Тюменцев “Себерне федеральләштерү” өчен көрәшүче кеше, аның эшчәнлеге рәсми Мәскәүгә каршы юнәлештә. Рәис Сөләйманов, инде әйтелгәнчә, аерым көчләрнең рупоры, ул рәсми Мәскәүгә каршы түгел. Монда күбрәк протоиерей Всеволод Чаплинның Рус православ чиркәвенең Синодаль бүлегеннән эштән алынуы белән чагыштыру туры килә. Бер караганда, халыкны чукындыруның яңадан-яңа, берсеннән-берсе сәер идеяләрен җиткереп торган Чаплин беркайчан да бу эштән җибәрелергә тиеш түгел иде кебек. Әмма берөзлексез нидер сөйләп торган сарай сандугачы – хәтта ул хуҗалары файдасына сайраса да – ярсыта башлый. Күп сөйләве аркасында Чаплин хәтта патриархны күләгәдә калдыра башлады, шуңа да артына типтеләр. Рәис Сөләйманов та, берөзлексез Татарстанда терроризм куркынычы турында сөйләп, көч структураларында эшләүчеләрне ярсыта башлагандыр дип уйлыйм. Сөләймановның актив эшчәнлеге аларга тыныч кына яшәргә ирек бирмәгәндер.

Русиядә кыерсытылганны яклыйлар, кулга алу факты соңгы елларда берникадәр күләгәдә калган Рәис Сөләйманов фигурасына карата кызыксыну гына уятты. Хакимияткә ачуы булган җәмгыять Сбербанктан акча урлап, иптәшенең аягына атып киткән җинаятьче Игорь Богаченконы да Робин Гуд буларак кабул итте. Ә инде ниндидер бармактан суырып чыгарылган уйдырма гаепләргә нигезләнеп кулга алынган кешене халык каһарман итеп кабул итәчәк һәм аны якларга алыначак. Шуңа да, Рәис Сөләймановның авызын йомдырырга теләүчеләр максатына ирешә алмады гына түгел, үзләренә зыян салды.

Чынлыкта Рәис Сөләймановка татар милләтчеләре рәхмәтле генә булырга тиеш. Ул үзенең эшчәнлеге белән милли хәрәкәткә юнәлеш күрсәтте, үзенең фигурасына каршы идея белән берләштерде. Берочтан, Сөләймановтан публицистика осталыгына өйрәнергә була, алайса бит татарда фикер алышу “син аңгыра, син ахмак, син сатлыкҗан” тирәсеннән ерак китми, шәхесне хурлауга гына кайтып кала. Хокук саклау органнары да рәхмәтле булырга тиеш – Сөләймановның социаль челтәрдәге язмаларына фикер язучылардан чыгып кына да үзләренә әллә никадәр мәгълүмат туплый алырлар иде.

Кыскасы, Рәис Сөләймановны кулга алу уңаеннан “мин сезнең бер генә сүзегез белән дә риза түгел, әмма сезнең ул сүзегезне әйтү хокукы булсын өчен үләргә дә әзер” дигән гыйбарәне кулланырга булыр иде. ГКЧП булганнан соң, милли хәрәкәт вәкилләре һәм каршы лагерь берләшеп, демократияне яклар өчен мәйданга чыккан иде. Бу да шундый очрак. Рәис Сөләймановка каршы булган фикерләрне икенче планга калдырып, уйдырма гаеп тагылган кешене, димәк, фикер хөрлеген якларга кирәк.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG